Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Жактылык белян жаҥа тормышка ӧндяӱ

“Белемнек” журналыннан алынды

Балкысын дӧнжядя чын белемнек жактысы!

Эшче кеше кулында булсын анын кабкасы!

Жяйнясен белемнек жактысы жир ӧстӧндя илляргя!

Ыуатылсын карангынын жозагы жаҥа тормош тӧзяргя.

Сискян, уен карангылыкта ирексез жӧргян, телсез, аҥсыз томана!

Аҥна, тӧшӧн: ней кюрятя, ней эшлятя казер килгян замана.

Сиз, бел, карангылыкта тороб томана жӧрӧб ӱзеҥне ӱзеҥ черткянне!

Тоймадыҥ бит, син аҥгыра, малдан начар жорткянне.

Аҥра, томана булганныктан, тоттолар сине коллокта.

Шулай ите мыҥар тикле жӧрдӧ башыҥ курлыкта.

Синеҥ жилкяҥ аркасында ряхятлекне нык кюрделяр

Жыуан корсак, нечкя сыйрак байлар белян тюряляр.

Сибтерделяр, тибтерделяр, аяк тибеб эчтеляр,

Калык малын кулга алыб, аны шулай чячтеляр.

Уян, тор, томана калык, тот кулыҥда хӧкӧмне!

Коллокка тагы тӧшмяс ӧчӧн жый башыҥа белемне.

Салкын чишмя кыуат биря арыб китеб талганда,

Белемнек шулай жярдям итя эшне эшляб барганда.

Татыулык жасаб тынычлык кертя, ул ачыдыр тарканны.

Шуҥар кюря бик жаратам белемне мин тартканны.

Жяшясен белемнек жактысы томана калык ачларга,

Тузсын, очсон иске дӧнжя ряхят тормош башларга!

А. К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев