Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Яков Емельянов: «Синең өеңә шайтан керсә, саклаучы фәрештәң көенер»

Яков Емельянов шигыре

Ялкау, мескен, зур ялганчы

Күремчелеккә бирелә,

Күремчелеккә бирелгән кеше

Үз эшенә иренә.

Үз эшенә иренүчене

Этең белән алышма;

Шайтан колы күремче белән

Һичбер чакта танышма.

Танышма син аның белән,

Йөрмә аның юлыннан,

Өйгә кереп ашыңа утырса

Кашыгын ал кулыннан.

Ал кашыгын кулыннан,

Ашыңның тәмен белмәсен,

Әрсез хайван, ялкау көчек,

Синең өеңә кермәсен.

Синең өеңә күремче керсә

Саклаучы фәрештәң көенер,

Күремче дусы зәһәр шайтан

Шул чагында сөенер!

Син шайтанны сөендерсәң

Йортыңа бәла ябышыр,

Улың, кызың, җәмәгатең

Бары да чиргә сабышыр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев