Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Никифор Тукмачев: «Кемгәдер кар, миңа бәхет ява сихри төннәрдә»

Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрьнең «Ябалак кар» шигырен тәкъдим итәбез.

Никифор Тукмачев "Буран".

Бөтерелеп җилләрдә,
Килеп куна иңнәргә.
Кемгәдер кар, миңа бәхет
Ява сихри төннәрдә.

Ерак юл узсалар да,
Кайларга очсалар да,
Ак бәхеткә урасыннар,
Кемнәрне кочсалар да.

Кар биләүли дөньяны,
Айның туган көннәре.
Авылның шушы кичләре,
Сокландырмый кемнәрне?

Яратып җил, үз итеп,
Алды битне чеметеп.
Ак бураннар синнән "сәлам"
Китерделәр күп итеп.

Түбән очта гармун моңы
Үзәкне өзде тагы.
...Яшьлеккә кайткан күңелнең
Хыялда йөзгән чагы.

Югары Баграж авылы төркеме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев