Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романыннан өзек
Луиза Янсуарның керәшеннәргә багышланган яңа романыннан өзек.
— Ә «землянкадагы бабай», гаепсез булуын белгәч тә, көтеп тормыйча, үзе чыгып кайтып китә алмаганмы?
Әби тыелып кына көлеп куя:
— И, кызым... ул законнар төшеп җиткәнче, рөхсәт кәгазьләре алынганчы... Кешеләр әле бик озак куркып яшәгән, хәзер менә тагын курка...
— Ә хәзер ник курка? — дип сорыйм мин, гәрчә үзем дә һавада шом эленеп торганын, кешеләрдә әллә нинди ертлачлык барлыкка килүен сизеп торам. «Бу „ирек“ дигәннәре баштарак җомшартты кешеләрне, аннары куандырды, очындырды, хәзер, әнә, җырткычландырып килә», — ди Кибәч бабай да. Җитмәсә, кибет киштәләре бушап, талоннарга күчтек. Элек әти белән әнине, гомумән, укытучыларны хөрмәт итәләр иде, хәзер чиратта торганда, аларга чәпчеп әйтүчеләр дә бар:
— Сез, укытучылар, особая категория бит инде, кулыгызга шатырдатып кәгазь акча алып эшлисез... Көрәп аласыз акчаны...
— Әле җарый, авылда торабыз, бәрәңге бар, терлек бар, ул талонга ничекләр тамакны туйдырыр идек... Юрикларны жәллим, — дип уфтана әби. Аннан өстәп куя. — Канда төзелгән... җимерелгәндә дә канга коенмасын иде инде...
Бабай белән алар Әфганстандагы сугыш турында үзара еш сөйләшә. Анда минем Сандра җырак түтинең малаен — Иван җырак дәдәмне дә алдылар. Ул кайтып килде-килүен. Ә менә күршеләрдән шунда китеп, хәбәре килмәүчеләр бар. Урсәти Янсуарга кайтканда: «Казанда группировкалар үзара суеша, бик куркыныч, ниләр булып бетәр бу», — дип сөйли. Ул инде чәчләрен хәзер элеккечә озын итеп йөртми. Бабай белән дә артык бәхәсләшми.
— «Землянкадагы бабай»ны нәрсәдә гаепләгәннәр? — дип сорыйм мин, Әфганстан темасын башымнан куып торып.
— Хезмәтчеләр тота, дип...
Янсуар әбинең, бикләп тоткан бизәкле сандыктагы көмеш тәңкәле сүрәкәләр белән түшлекләрне күрсәтеп, кат-кат сөйләгәне бар: «Безнең нәсел гомер-гомергә хәлле, белемле, грамоталы булган, казакларга, морзаларга барып тоташкан. Ногай каны бар бездә, кызым, Ногай җулы узган безнең авыл аша да. Ул — Сөембикә нәселе каны, шуны онытма! Нәрсә генә булганда да, онытма шуны! Умырткаңны туры тот, җөрәгеңә шом кергәндә, акылыңны тыңла, бернәрсәдән дә курыкма, җәме...». Әбинең ул сандыгында сәер язулы тәңкәләр дә бар: кеше башы төшергәннәре дә, ике башлы бөркет чүкелгәннәре дә...
— Без, чынлап та, хезмәтче тотканбызмы?! — дип сорыйм мин әбидән, ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
— Чәчү өсте белән урак өстендә җарлы Җүгүрләрнең титак малае белән киленнәре безгә килеп, җалланып эшләп җөргән. Тамаклары да бездән үткән, балаларына, карт анасына да ризык кайткан. Гарип булгач, аны басу эшенә бик алмаганнар, өйлекче булган. Карт бабаңның атасы, жәлләп эшләткән — ит-май биргән, бәрәңге белән түбәнөйләрен тутырткан. Кышка ызбаларын тышлаткан. Кулак, дип, аны алганда, «тимәгез, җакшы кешене әрәм итәсез, хаталанасыз», дип, җир тырнап җылаган диләр Җүгүр малае...
Минем күз алдыма ир башы белән җир тырнап җылаган шул гарип адәм килеп баса. Әби дә, бабай да авылдан «землянкадагы бабай» өстеннән кем язганын, «кайсы нәсел безнең бабай башына җиткәнен» белә. Әмма миңа аны әйтмиләр. «Син әле бала, андыйны белергә иртә сиңа», — диләр.
Мин бер генә нәрсә уйлыйм: «Ул кеше Иисус каршына баргач, аның күзенә ничек карады да, аңа ни әйтте икән? Иисус аны безнең бабайны кыерсытканы өчен каты ачуланганмы?».
— Карт бабаң — укытучы, партияле, җәмәгать активисты, ә атасы — «халык дошманы», син бит беләсең, — дип дәвам итә әбием.
— Кәрим Тинчурин кебек... — дим мин, кинәт кенә исемә төшереп.
— Авыл читендә землянка казып, эчен агач белән тышлап бирде әтей. Кайткан бабабыз, кереп, шунда тора башлады. Әнкәй аңа бер бидон тутырып яңа сауган сөт хәстәрли, икенче бидонга мул итеп тутырып аш сала, бакчадан суган, редис, җиләк алып кереп, иске газеталарга төреп, минем култык астына кыстыра. Ике мөлдерәмә бидонны селкетмәскә тырышып, ашарга илтәм, — дип сөйли әбием. Үзенең ике битеннән мөлдерәп яшь ага. — Ул инде эчендә җаны чак эленеп торган, бик бетәшкән, коры сөяккә генә калган карт иде. Авызында тешләре дә юк, кыйналып коелып беткән булгандырмы... Озак тормасын белеп кайткан, бичара... «Кышын мин сине монда калдырмыйм», — дигән аңа әтей. «Кышка кермәм инде мин, Микайла*, көздән дә калмам. Кайтмаган булыр идем, никтер үзебезнең туфракны кочаклап, сулап карыйсым килде, шушында җатып үләсем», — дигән.
Альбомда фотолары юк, мин аның нинди булганы турында сорыйм.
— Куллары гел калтырап тора иде, кашык тотып ашаганда да... Кайчак йөзе тартышып китә, бик куркыныч була... «Рәхмәт, кызым, бәхетең булсын!» — дип, бидоннарны миңа кире биргәндә, тияр-тимәс кенә башымнан сыйпап, йә иңемнән кагып куяр иде... Әмма үзен бик пөхтә тотты, көн дә кырына иде шул калтыранган куллары белән дә... Үләсе көненә кадәр... Мин табып алганда да...
Мин әбигә «кызыл төш» турында бүген дә сөйләмим. Сервантка йөгереп барып, фарфор тәкә рәвешендәге шкатулкага төртеп күрсәтәм:
— Әби, тәкә ничек кайтканын сөйлә! — Бу аны гел юатып җибәрә.
Әби яктырып китә. Тәкәне дә аңа Германиядән «Зингер» машинасы белән бергә Микаш карт бабай алып кайткан. Сугыш бетеп, инде икенче елга киткәч, бер язып салган хатыннан кала, башка хәбәре булмагач, пошаманга калалар: карт әби «исән түгелдер», ди, авылдагылар да «көтмә» дия башлый. Әмма Янсуар әби бик каты тора, кистереп кенә сала: «Кайта ул, кайтам дип китте! Безнең әти кайтмый каламы соң! Җөрәгем белән сизәм».
Аннары без калын альбомнан әбиләрнең гаилә белән төшкән карточкаларын актарып карыйбыз. Анный җырак түти белән Темәпи җизнине, кечкенә җырак туталарым Нина белән Ленаны, Толик дәдәйне... Сандра җырак түти белән Ычтапан җизнине, Әләксей белән Иван дәдәйне, аларның туй фотоларын... Аннары мине иң беренче күргәндә аптырашта калдырган фотоны кулга алабыз — бу Валя дәдәй. Мин фотода нәрсәдер дөрес түгел икәнен, күреп алуга, сизендем, әбигә дә әйттем:
— Әби, ә нишләп фотода Валя дәдәй үзе җук кебек...
Әби шаккатты:
— Ие шул, кызым, ничек тойдың... Монда Валя дәдәң гробта җата бит. Аның эчендә җаны җук инде...
Шуннан без Валя дәдәйнең, әле эчендә җаны бар чакта, гармун тотып төшкән бик матур фотосын карыйбыз. Әби аның мәктәпне бетереп кенә килгән чагында Янсуарга практика үтәргә килгән педагог кызларның башын әйләндерә торган егет булуы хакында сөйли.
Безнең гаиләдә алар Валя дәдәй белән икесе бик моңлы булганнар — ул гармунда өздерсә, әби җырлаган. Валя дәдәй үзе генә дә җырлый торган булган. «Хас-Булат удалой» дигән романсны бик яраткан. Аны миңа әби җырлап та күрсәтә:
Хас-Булат удалой!
Бедна сакля твоя;
Золотою казной
Я осыплю тебя.
Дам коня, дам кинжал,
Дам винтовку свою,
А за это за всё
Ты отдай мне жену.
Әмма Валя дәдәй мәктәпне бетерү белән үк туберкулез белән авырып, каты хастага калган. Шуннан инде тернәкләнә алмыйча, үлеп киткән. Больницада үзе кебек авыру бер дусты белән төшкән тонык кына фотосы бар: ул анда коры сөяк кенә, әмма барыбер бөтен йөзен яктыртып елмая. «Эченнән җаны чыкканда да җылмаеп, җорланып, безне җуатып җатты Валя», — ди әби, күз яшьләрен сөртеп.
Аңардан безнең веранадада сандыкка салып куйган гармун саклана. Әби, һәртөрле дәдәйләр белән түтиләр «полевая экспедиция» белән керәшен җыруларын җырлатып яздырырга килгәндә, шул гармунны чыгарып күрсәтә. Шулай берсендә, килгән адәм аңа: «Синең урының — консерваториядә, син бит — самородок, немедленно укырга кил», — дип киткән. Әбинең иңнәренә канатлар иңгәндәй булган!
Әмма карт бабай авыруга калып, Валя дәдәй әрәм булганнан соң, Нарсудта эшли башлаган, ике көннең берендә җәяүләп авылга кайтып йөргән, гаиләне туйдырган әби инде, йортны калдырып, «артист булам», дип чыгып китмәгән.
Кайчакта, телевизордан Фәридә Кудашева, Флёра Сөләйманова җырлаганны эченә кереп китәрдәй булып карап тора-тора да, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:
— Минем дә урыным шунда, алар җанында иде бит, кызым... — дип пышылдый әби. — Сәхнәдә...
Аннары җырлап җибәрә:
Сибелә чәчәк җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәгем исләремә төшкәндә...
Андый хатирәле көннәрдән соң, мин, гадәттә, йоклап китә алмыйча, стенага эленгән боланлы ковёрга карап, йөрәгемнең дөп-дөп типкәнен тыңлап бик озак бимазаланып ятам. Анда дәү боланнар белән бергә су эчәргә төшкән нәни болан баласы да бар. Утны сүндергәч, караңгыда, почмактагы күләгәләр куера төшә, аларга җан керә. Күрше чабылдык артында гына бабайның гырлаганы ишетелә, ул тагын да ныграк шомландыра. Ковёрдагы боланнар да өскә килгәндәй була, андагы нәни боланга куркыныч яный кебек тоела.
Ята торгач, изрәп, йоклап китәм. Төшемдә дә теге ковёрны күрәм, андагы нәни болан баласын атып салганнар икән дә, суга кып-кызыл булып каны җәелгән. Үкси-үкси, әбинең ут кабызып, үземне каты итеп селкетүеннән уянып китәм.
— Балам, нәрсә булды, тагын төшләндеңме?! Уян! Төш кенә ул, балам...
Ламочкадагы келпеп янган утка күзләремне ачып, берни күрмичә торам да, ялт итеп стенага борылам: нәни болан, әнкә боланның тәпиләре арасында, шунда ук сулыкта басып мөлдерәп миңа карап тора.
Исән! Җиңел сулап куям да, әбинең муеныннан кочаклап алам. Лампочканы сүндереп, тәрәз төбендәге сүрән төнге лампаны яндырып калдыра әби. Мине борып, аркам белән үзенә сыендырып яткыра да, җилкәләремне йомшак кына итеп сыйпый. Ул мине тынычландырырга теләгәндә гел шулай итә.
Бераздан, мине инде йоклады дип уйлап булса кирәк, күрше чабылдыктан бабайның тыенкы гына әйткән сүзләрен абайлап алам:
— Болай да нечкә тоя бала, бөтен нәрсә җөрәген ток белән өткәндәй сыздырып үтә... Син аңа тагын артыгын да сөйләп ташлыйсың...
Әби авыр итеп, тирән итеп сулыш ала. Мин аркам белән тоям.
— Ие шул, Әләксей, ие шул... — дип пышылдый аннары әби, ризалашып.
Мин аның тавышында яшь барын ишетәм.
Сулыш алырга да куркып, тыелып ятам-ятам да, борылып, ике битен учларым белән кочам. Күзләренә тутырып карап ятам. Әби, минем инде коп-коры, яше кипкән күзләремә карап, тавышсыз гына елый.
(Дәвамы бар).
Микайла*, Микаш — Михаил исеменең керәшенчә әйтелеше.
* * *
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев