Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Керәшен шагыйре Саврушевский - Давид Григорьевның "Бур бәете"

1920 елларда керәшен поэты Давид Григорьев - Саврушевский язган

Бур бяйете
I
Бер карангы тӧн эйе… килдем кабка тӧбӧня,
Кабка бикле, эт ӧря, жӧряк лӧб-лӧб тибеня.

Сикреб мендем коймадан, эт дуыллаб тотонды,
Барам ӓз-ӓз жанына; сӧяк биргяч басылды.

Килям амбар тӧбӧня, тимер ишек жозаклы.
Жозак бик нык (ауыр кул) бӧгялжясе тотнаклы.

Тыгам мыңар зур кендек, аяк теряб кайырам.
Чыдыймы суң кендеккя – жозакны тиз айырам.

Эткя сӧяк килеште, – шытыр-шытыр кимеря.
Этнен хален бур беля, – шулай эшли “кюб эшне”.

Керям амбар эченя, жабыб куям ишеген.
Ут жактысы тӧшмяскя, тыгам ишек тишеген.

Шырпы сызам, карыйым, амбар тулы тире тун,
Ат ызбруйы, сандыклар, акчасында бар уйым...

Эшям куйдым жандырыб, бер сандыкка тотондым –
Тянкя-тянкя!.. Ходайым!.. кесялярне тутырдым!..

II
Инде сызам дигяндя, меня тяряз ачыла;
Ибан дядяй катыны разбуй салыб кычкыра!

Ну килде суҥ ачыуым! торган жирем оноттом!
Бер кулымда кендегем, бер кулыма таш тоттом…

Ней булсада булыр диб, барам жарсыб жанына;
Мине кюрмей. Килдем дя, шалт иттердем ауызына!

Кулымдагы ташымны тярязягя жибярдем.
Чыр-быр киля бӧтӧн ӧй! шуннан артка жӧгӧрдӧм.

III
Арт кабкадан чыкканда мине килеб тоттолар,
«Сыйпаштырыб, сӧйгяляб» «таш кабчыкка» тыктылар.

Таш кабчыкта тар икян, кандала да бар икян.
Эшсез жатыу жамансы,– мында ничек жатасы?..

Дурак, дурак!.. Ник кердем, кеше кӧчӧн урларга?
Кюҥел салыб бурлыкка, меня калдым курлыкка.
Д.Г.

 

Геннадий Макаров архивыннан

 

1876 елда Мамадыш өязенең Олы Саурыш авылында туган Давид Григорьев "Саврушевский" псевдонимы астында иҗат итә.

Саврушевский иҗаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев