Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Литературные произведения

Георгий Ибушевның «Серле рәшә» хикәясе

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның “Балачакны сагынып” китабыннан алынган хикәяләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Без бүген түти белән кукуруз басуына эт эчәгесе, төрле үләннәр җыярга менәбез. Безнең күрше Лиза түти белән Анна түти күптән менеп киттеләр инде. Ул үләннәрне ишегалдына таратып киптерәләр дә кыш көне малларга ашаталар. Түти мине дә алып менә, иптәш булырсың дип. Менә ул мине уфалла арбасына утыртты да, кузгалып та киттек. Барам авызымны җәеп як-якка карап. “Түти, мин авырмы?” – дим, ә ул көлә генә: “Әбинең бәләкәй кәҗә бәрәне хәтле генә бит син”, –ди. Булса соң, аңа каравы мин тиз йөгереп йөри беләм, киртә-коймаларга да бик җиңел генә менәм әле мин. Әнә тагын шул Чемкә Лизасы инде, капка баганаларына сөялеп телен чыгара-чыгара мине үчекләп тора, менә төшим әле басудан, күрсәтермен мин аңар. Әле мине түти Урсайлар турына хәтле утыртып барачак, аннан инде үр башлана, мин арбадан төшәм. Түти миннән ун яшькә зур, шуңа күрә ул арбаны җиңел генә тартып бара, ул дәдәйләрдән дә зуррак әле. Мин йә алга йөгереп китәм, йә бераз арбага да тотынып барам. Нарпа әби өе янындагы юлдан басуга таба менеп барабыз. Инешнең теге ягында, якында гына гына ферма күренеп тора, минем анда әллә ничә тапкыр булганым бар малайлар белән. Анда шулхәтле кызык, атлар, сыерлар, сарыклар, бәләкәй колыннар, бозаулар күп. Бик күп кеше эшли ул фермада, мин аларның күбесен әле беләм дә. Качышлы уйнаганда, качарга дип кергән зур казан төбеннән мин әле егерме тиен акча да тапкан идем. Учып дәдәйгә күрсәткән идем, ул аны тиз генә, апай, мин сине кинога алып барырмын, дип, үзенә алды да куйды. Әнә, ферма астындагы инештә Пәнтәл Начтугы белән Сергей каз куып йөриләр, кулларына озын таяк тотканнар, тотмассың, ата каз килә башласа, йөгереп китәргә өлгермәсәң, ул хәзер ботны тешләп ала. Пинүкләрнең ата казларын күрсәң әле син, ул шундый усал, әллә каян читтән узсаң да, йөгереп канатларын кага-кага куа башлый. Мин җилдертәм генә аны күргәч, тешләтермен, бар. “Еракмы әле басуга?”, – дип кычкырам мин бераз алгарак китеп. “Бераз бар әле”, – ди түти. Мин тагын йөгерә-бөтерелә уйнарга тотынам. “ Чистый кычыткан чыпчыгы булдың инде”, – ди түти миңа. “Кычыткан чыпчыгы нинди була ул?”, – дип сорыйм мин. “Синең кебек бер дә тик тормый торган”,  – дип көлә түти.  Мин аны әтидән сорыйм әле, кычыткан чыпчыгы булгач, кычытканнар арасында торадыр инде ул. Әллә кайчан әни белән без бу юлдан Татарстан дигән авылга Сәгыйдә апаларга менгән идек әле, катыкка дип. “Катыгым бик күп, Лиза, менеп ал әле, әчеп бетәр ату”,  – дигән Сәгыйдә апа әнигә. Анда менәсең-менәсең, шундый тирән бер елгага җитәсең, аның суы да юк, үзе шундый тирән, Әрнәш елгасы дип атала. Анда шундый биек, куе булып агачлар, төрле куаклар үсә, тар гына сукмактан аска төшәсең, аннан тагын менәсең, менә шунда Татарстан дигән авыл инде. Шулай йөгереп-уйнап, үземә күрә төрле хыялый уйлар белән менә торгач, басуга да җиттек. Кукурузлар шундый озын икән, мин алар янында бәләкәй генә. Түти: “Апай, монда туктамабыз, мондагы үләннәрне җыеп бетергәннәрдер инде”, – ди. Без тагын да алгарак киттек, бу  басуда бездән башка да кешеләр бар, әнә, Лиза түти белән Анна түти арбалары янында сөйләшеп торалар, алар инде байтак кына үлән җыйганнар. Безне күргәч тә, “Ольга бүген тулы арба белән төшә, булышчысы бар”, – дип, мине мактап та куйдылар. Без әле тагын байтак кына бардык, аннан соң туктап, үлән бармы икән дип, түти басуга кереп карап чыкты. Без шушында туктарга булдык, ничек туктамыйсың, әз генә барсак, бу басу бетә дә инде. Аннары кливер басуы башлана, мин аны шуннан беләм: шундый тәмле хуш исе әллә каян бөркелеп тора. Мин дә түти белән кермәкче идем кукуруз арасына, адашырсың, монда сине тиз генә табып булмас аннары дип куркып алып кермәде. “Шушында, арба янында гына уйна, яме”, – дип, үзе басу эченә кереп китте. Мин юлда, арба янында калдым, юлның икенче ягында арыш басуы, ул инде сап-сары булган. Мин әле бодайның, солының да нинди икәнлеген беләм, ә арпаның мыеклары шундый озын, әле алар чәнчиләр дә, мине олы дәдәй аерырга өйрәтте аларны. Әле мине олы дәдәй бодайдан сагыз ясарга да өйрәтте: башагыннан бодайны уып аласың да чәйнисең, аннары ул сагыз кебек була. Түти һаман чыкмый, шундый озын булып үскән кукуруз сабаклары, җил искәндә, әллә ничек кыштыр-кыштыр килеп шаулашалар, әллә анда берәр нәрсә бармы икән, дип, мин басуга, кукуруз сабаклары арасына караштыргалап алам. Түти, түти, дип, әкрен генә дәшәм, кычкырсам, нәрсәдер килеп чыгар кебек. Мине чын-чынлап курку басып алды, Лиза түтиләрнең дә ерак арбалары гына күренә. Инде менә куркуымнан елап җибәрәм дигәндә генә, бер кочак үлән күтәреп, түти килеп чыкты. Ул минем нинди хәлдә икәнлегемне, дерелдәгән иреннәремне күреп, тиз генә кочагындагы үләнен арбага атты да, син нәрсә, апаем, курыктың мәллә, дип мине кочагына алды. “Курыкма, мин якында гына бит, монда бүтән кем дә юк, җил искәнгә генә шулай шаулый ул кукуруз”, – дип тынычландырды ул мине. Мин сиңа тавыш биреп торырмын, бер дә курыкма, яме, дип, тагын басуга кереп китте. Мин дә куркуымны оныттым, түти дә тавыш биргәләп тора, ә мин юл кырыенда күренгән эт эчәгеләрен, төрле үләннәрне йолкып, арба кырыена җыя барам, түти күрсен дип шулай йөри торгач, байтак кына үлән җыелды. Түти үземне бик мактады аннары. Мин бераздан бездән ерак булмаган кливер басуына кадәр барып җиттем. Ул басу шундый матур, шау чәчәктә утыра, ерак та түгел имән полосасы. Мин түтидән: “Ул нинди урман?” – дип сораган идем, түти аның урман түгеллеген аңлатып бирде. “Әнә урман, күрәсеңме?”, – дип еракта күренгән урманны күрсәтте. Шулай тирә-яктагы матурлыкка сокланып, урманга таба сузылган юлга карап торганда, кливер басуыннан аерылып, рәшәгә охшаган шундый матур ачык төстәге яшькелт дулкын тибрәнә-тибрәнә өскә күтәрелә башлады. Арыш басуыннан да шундый ук сары төстәге дулкынның өскә күтәрелүен күреп, мин шаккаттым. Алар бераз күтәрелгәч, бер-берсенә якынаеп кушылдылар да, шундый матур җемелдәшеп, җиргә сибелделәр, аннан, тагын күтәрелеп, тагын сибелделәр. Бу могҗизага исем китеп озак карап торгач, арба янына йөгердем, нәкъ шул вакытта түти дә, үлән күтәреп, басудан чыкты. “Түти, кара әле, кара юл өстенә”, – дим мин аңа. “Нәрсә бар соң анда?”, – дия-дия, ул бер – миңа, бер юлга карый. Әнә ничек матур дулкыннар өскә менеп кушылалар да юлга сибеләләр, дим, нәрсә күрүем турында сөйләп, бармагым белән шул якка төртә-төртә шушы матурлыкны күрсәтергә күпме генә тырышсам да, түти аны барыбер күрмәде. Бераздан инде мин дә аны күрми башладым. Арбага байтак кына үлән җыелды. “Әле аны тартып кайтасы да бар бит”, – дип, түти нечкә бау белән үләнне арба тәртәсенә тарттырып бәйләп куйды. Без кузгалдык, ә мин һаман шул матур дулкыннар турында уйлыйм, ләкин мине түтинең шул җемелдәвек дулкыннарны күрмәве бик гаҗәпләндерә. Андый могҗизаны мин дә бүтән беркайчан да күрмәдем. Ләкин бүген дә ул җемелдәвек дулкыннар минем күз алдымда тора, бәлки, ул төсле могҗиза басуларның җаны булгандыр...Кем белә..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев