Туганайлар

ЯШИК ШУЛАЙ БЕР БУЛЫП

25 ноябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Чаллы керәшен җәмгыятенең юбилей кичәсе узды. Аларны котларга Татарстан Республикасы Президентының эчке политика мәсьәләләре Идарәсенең этник политика бүлеге җитәкчесе Вячеслав Никифоров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты председателе, "Туганайлар" газетасы баш редакторы...

Күңелдән күңелгә туры юл

Мин 1925 елны ишле семьяда туганмын. Њземне белђ башлаганда, ђтиебез чирли иде инде, ул Беренче бљтендљнья сугышында булып, исђнлеген бик бетергђн. Ђбиебез карт, 89 яшьтђ, бабай бик ќђшли њлгђн. Ђби ќиде бала белђн калган. Ике ир баласы сугышта њлгђн, дњрт кызы белђн кешегђ эшлђп кљн књргђннђр. Ђтием аныћ тљпчек баласы. Ђнием бик акыллы, бик эшчђн иде, самый калхузлашу чорларында бер кљн дђ эштђн калдырмадылар њзен. Џђр ќылны симинђ ашлыгын олы илђк белђн гел ђнием суыртып чистарта иде. Ауылда бњтђн кеше ђллђ белмђгђн, ђллђ ул авыр эшне эшлђргђ телђњчелђр табылмаганмы, белмим, кышлар буйы бер кљн ќал итмичђ, ничђ амбар ипине чистартып бирђ иде. Сугыш чыккан ќылны њпкђсе кабарып, бик нык чирлђде, шуннан рђтлђнђ алмады, 1942 елныћ ќђендђ њлеп китте. Ђти ул вакыт бригадир иде. Аны Казанга алып киттелђр, аныћ урынына мине - 16 яшьлек баланы бригадир итеп калдырдылар. Ќарый ђле ђти мине чут салырга љйрђткђн иде. Њзем, куймагыз, булмыйм, дип ќылыйм, тыңламадылар куйдылар. Шулай итеп мин эшкђ кереп чумдым, ќылап утырырга бакыт ќук. Безнећ ауыл бик зур тњгел, йљз унбишлђп йорт бар иде, ике бригада эшли. Калхуз ќирлђрен карт-коры, бала-чага белђн эшлђп, берсен дђ кысыр калдырмадык. Халыкка аћлатырга да, ялынырга да туры килгђн чаклар књп булды, халык тыћлады да, тырышты да. Кешелђрдђн сыерларын сорап, аларны ќигеп, симинђ чыгара идек. Менђ шулай тырышуларымны књрепме, алдынгы бригадирлар исемлегенђ керттелђр њземне џђм 1946 елныћ 20 апрелендђ медаль белђн бњлђклђделђр. Бик авыр заманнарда да без њзебезне кызганмыйча эшлђдек шул. Яз ќитсђ, бђлђкђй чаналарга тљяп, элеватордан симинђ ташый идек, чана табаны бетђ, чабаталар чыдамый, ђ кешелђр тњзђ. Чђчњ орлыгын ташып бетергђч, Татарстан совхозыннан бђрђћге симинђсе ташый башлыйбыз. Менђ шулайлар эшлђп тђ, ул заманнарда ќирлђрне буш калдырмадык. Сугыш кырларында шул ќирлђрне саклап, књпме ир-ќегетлђребез ќатып калды. Ќир бит ул безне ашата да, яшђтђ дђ.

1947 елны сугыштан яраланып кайткан књрше ќегетенђ кияњгђ чыктым. Дњрт бала тђрбиялђп њстердек.Тормыш рђхђт кенђ бармады, тљрлесен књрдек. Инде балалар њз семьялары белђн яши. Ќиде оныгым, тугыз оныкчыгым бар. Ирем генђ кыска гомерле булды, якты дљньҗаларны иртђрђк ташлап китте.

Мин үзем, озак еллар инде Чаллыда яшәсәм дә, тумышым белән Гәрдәле авылыннан. 1977 елны март аенда безне - авыл халкын яћа тљзелгђн Чаллы каласына књчерђ башладылар. Яћа тљзелњче заводларга ќир кирђк иде. Авылда ќыелыш ќыеп, йортларыгыз љчен акча тњлђнђчђк, дисђлђр дђ, ул тњлђнмђде. Књплђребезгђ кечкенђ фатирлар бирделђр, безнећ авылда пропискасы бар, дип, байтак кына чит кешелђр зур-зур квартиралар алды. Менђ шундый гаделсезлек туган нигезлђрен ташлап чыгып китђргђ мђќбњр булган гђрдђлелђрне бик рђнќетсђ дђ, берни эшли алмадык. Зиратыбызны књчерделђр. Ул чакларда халыкныћ зар ќылаганына чик-чама булмады. Олыгайган кљнебездђ књплђребезнећ кендек каныбыз тамган туган ќиребезгђ кайтып сыеныр урыныбыз да юк. Зур калада яшђсђк тђ, њзебезнећ керђшенлегебезне онытмадык, авылдашлар белђн аралашып, књрешеп яшђргђ тырыштык.

1990 елларныћ башында Чаллыда яшђњче керђшеннђрне барлый башладык. Мин, Колчерина Анна, Васильев Валериан, Асанова Анастасия, Миронова Татьяна, Асанова Анна, Антонов Николай, Малов Ананий, Колчерин Николайлар бергђлђшеп ќыелып кићђштек тђ, Миронова Татьянаны керђшеннђр књплђп яшђгђн комплекс, йортларга ќљреп исђп алырга ќибђрдек. Татьяна фатирдан-фатирга кереп, керђшеннђрне барлап, Нардуганга чакырып йљрде. Ђ башкаларыбыз керђшен ќырларын искђ тљшереп, бђйрђмгђ ђзерлђнђ башладык. Нардуган бик књћелле њтте. Ђле бер ќирдђ дђ булмаган керђшен фольклор ансамблебез оешты. Аны Райчка Ипеева ќитђкли башлады. Аннан соћ балалар ќыеп, атна кљн мђктђбен ачтык. Аныћ ќитђкчесе Нина Кудряшова белђн балаларга да керђшен ќырларын љйрђтђ башладык. Соћрак алар безгђ кушылып, концерт-ларда катнаша башлады. "Керђшен сњзе" газетасы чыга башлау њзе бер зур шатлык булды. Ничђ еллар буена авылдан-авылга йљреп, газетага подписка ясадык. Керђшен хђрђкђтенђ шундый љлеш кертђ алуым белђн бик бђхетлемен.

А.КОЛЧЕРИНА,

Яр Чаллы

Игелекле эш онытылмас

Чаллыда керәшен җәмгыяте оешуга 20 ел вакыт узып та киткән. Нәтиҗәсе куанычлы: хәзер керәшен җук, дип беркем дә әйтә алмас.

25 ноябрьдә шушы бәйрәмнән бүләкләремне тотып, күңелләрем тулып кайтырга чыкканда, ярты төн якынлашкан иде. Әле бит Сидоровка бистәсенә кайтасым бар. Утырган трамваем да ЗЯБ бистәсенә чаклы гына кайтты. Машина юлына төшеп, берүзем атлыйм да атлыйм. Янымнан үткәндә машиналар, тизлекләрен әкренәйтсәләр дә, кулымны күтәрмәгәч туктамыйлар. Шулай атлый-атлый, өйгә кайтып кергәндә, сәгать өченче иде. Ишек төбендә картым Назар каршы алды, ачуланмады тагын үзе.

Боларны нигә яза, дисәгез, моннан егерме еллар элек "Карендәшләр" ансамбленә йөргәндә, мондый сәяхәтләрем еш була иде. Райчка Ипеева репетицияләрдән соң синең ничек кайтып җиткәнеңне дә белмим, ичмасам, телефоның да юк, дип кайгырып әйтә иде. Ансамбльгә бер дә авырыксынып йөрмәдем. Яратып, ашкынып бара идем. Беренче сәхнә күлмәкләрен дә мин тектем.

Бер елны шулай зур итеп Нардуган бәйрәменә әзерләндек. Концертны башлап җибәрергә җыенганда гына, чыгыш ясарга бер каз кирәк булачак, диделәр. Николай Ипеев белән машина алып, Сидоровкага безгә киттек. Ак төстәге ата казымны алып килеп өлгердек. Нардуганны халык бик ошатты. Икенче елны Нардуганга суйган каз түшкәләре кирәк булды. Каян аласың, кем бирә ул чаклы казларны. Ак кәрәзле бистәрләрне суйган каз төсенә керерлек итеп суган кабыгына мандым. Өлгеләр сызып, бистәрләрне кисеп, каз гәүдәләрен, муеннарын, аякларын тектем, эчләренә опилка тутырып, бөтенесен тоташтыргач, гел чын каз түшкәләренә ошады. Менә шул чакта булдыра алуыма, керәшен бәйрәмнәрен уздыруга үземнән дә өлеш кертүемә бик сөендем. Тамашачыларның күбесе ул казларны чын каз түшкәләре дип, ә Гәрдәле авылы кешеләре, Начтук суйган казларына кадәр алып килгән, дип уйлаганнар.

Әле Нардуганга табагач кирәк булган елны да хәтерлим. Шәһәр квартираларында ул юк бит инде, миңа алып килергә куштылар. Алып килдем, сәхнәне гөрләтеп бәйрәмне уздырып, табагачымны тотып кайтырга чыктым. Тукталышка автобус бик тиз килеп җитте, табагачка таянып кереп бастым. Халык күп булса да, яшьрәкләр миңа утырырга урын бирә башлады. Күрәсең, таякка таянып торгач, инвалид дип уйладылар. Үзләренә табагачым белән театр уйнап кайтуым турында сөйләргә туры килде. Рәхәтләнеп көлдек. Менә шулай йөри алганда йөргәнбез дә, булдырганбыз да. Ул чакларны искә алулары күңелле дә, рәхәт тә.

А.АСАНОВА,

Яр Чаллы

Тарих битенә язылыр

Мин 90 нчы елларда Казаннан Чаллыга кайтып төпләндем. Ияләшеп китү, Чаллы шәһәре ритмына иярү җиңел булмады. Нәкъ шул елларда, керәшен җанлы кешеләр җыйналып, онытылып барган бәйрәмнәребезне, йола-традицияләребезне саклап калу турында сүз кузгаттылар. Андыйлар арасында Анна Асанова, Татьяна Миронова, Гәрдәле авылыннан Асанов, Колчерин фамилияле берничә семья бар иде. Шәһәрдә Питрау бәйрәмен үткәрү буенча җыелып сөйләштек. "КамАЗ" дирекциясенә кереп, ниндидер "зам"нар белән килешенеп, бәйрәмне "Гренада" паркында уздырырга рөхсәт алынды. Питрауга Казаннан Георгий Ибушев, Галина Казанцева да кайтты. Бәйрәм турында ишеткән кеше белде, ишетмәгәне белми калды, шуңа күрә халык әллә ни күп җыелмады. Шулай да бу көн - керәшеннәрнең оешкан төстә беренче тапкыр җыелулары буларак, тарих битенә язылып калырга хаклы дип саныйм мин. Бер елдан соң, Чаллы керәшен җәмгыяте официаль рәвештә теркәлү үтте. Шул вакыттан бирле матур гына эшләп килә. Саулыгым булганда, бәйрәмнәренә йөри, җырларымны җырлап кайта идем. Хәзер инде исәнлегем чамалы, йөреп булмый. Җәмгыятьнең юбилей кичәсендә дә катнаша алмадым.

Чаллылылар, барчагызны юбилее-гыз белән чын күңелемнән котлыйм. Киләчәктә дә алдыгызга куйган максатларыгызга ирешеп, халкыбыз хакына армый-талмый эшләвегезне теләп калам.

Сезгә зур хөрмәт белән

ветеран-җырчы Раиса ТИМОФЕЕВА

Өметем акланмады

Яр Чаллы керәшен җәмгыятенең 20 еллык юбилеена мин дә, оешманың ветераны бит дип, чакырмасалар да бардым.

Зур итеп оештырганнар. Олы кунаклар чакырылган. Казаннан да, Чаллыдан да, башка шәһәрләрдән дә килгәннәр. Мактарлык нәрсә күп булмаса да мактадылар, бүләкләр бирделәр. 20 ел элек башлап йөрүчеләрдән беренче булган Ямаш Игәнәйне (Малов Ананий Нестерович) һәм Антонов Николай Павловичны кайчан искә алырлар икән диеп утыра торгач, концерт ахыры җитте. Мин дә, чәчәкләрем тапшырылмый калмасын диеп, алгарак буш урынга төшеп утырдым. Тәмамлый башлагач, бер-ике сүз генә булса да әйтеп тапшырырмын диеп, программалары беткәнен көттем. Чәчәкләремне, аларны искә алып, хатыннарына, я булмаса якыннарына тапшырырмын, дигән идем. Алар да чакырылмаган булып чыкты.

Иң беренче искә алынасы идарә һәм ансамбль членнары да (исәннәре) сәхнәгә иң азактан чакырылды.

Бу бәйрәмнән күп нәрсәләр көттем, тик өметем акланмады.

Ямаш Игәнәйнең соңгы китабы басылдымы? Язмалары кайда? Аны да бит керәшен җәмгыяте кайгыртырга бурычлы. Мин, бүләккә шул китап булыр мәллә, диеп өметләнгән идем...

Дөрес, бу юбилейны уздырырга күп көч куелгандыр. Тик ул үзенең тиешле биеклегенә җитә генә алмады...

Т.МИРОНОВА,

Минзәлә

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим