Туганайлар

Вера Семёнова: "Нигә без шулкадәр аумак?"

Арулармысез, “Туганайлар”! Газетаның 24 октябрь санында басылган “Керәшен егетләре кияүгә чыга?” дигән мәкаләне укыганнан соң, кулыма каләм алдым. Бу турыда инде күптәннән уйлап, борчылып йөри идем.

Мин Теләче районы Субаш авылында тудым. Субаш – чеп-чи керәшен авылы. Балалык һәм яшьлек елларым халкыбызның бөтен гореф-гадәтләрен күреп үтте. Башлангыч классларда үзебезчә – керәшенчә аралашып дәресләр уза иде. Ә инде бишенчегә күрше татар авылларыннан балалар килә башлады. Керәшенчә сөйләшмәгез, татарчага өйрәнегез, диеп ачулана-ачулана, укытучының дәрес өйрәткәне истә калган. Мин боларны нигә язам, дисезме? Чөнки күпләр сезнең телегез юк, диеп әйтәләр. Ә бит алай диючеләр керәшеннәрнең тарихын, гореф-гадәтләрен бөтенләй белми, керәшен семьясында туып үсмәгәннәр. Бар ул керәшен теле. Менә әбиләребез, әниләребез сөйләшкән шул телне бөтенләй югалтып барабыз – бу бик кызганыч. 1926 елга кадәр керәшеннәрнең үз газеталары, керәшен педагогия техникумы, керәшен театры, авылларда керәшен мәктәпләре булган. Билгеле, безнең тел татар теле белән охшашлы, ләкин аермасы да аз түгел. Безнең көнкүреш, фольклор, тел мәҗүсилек элементларыннан тора. Телебез бүгенге көндә дини китапларда, чиркәү кенәгәләрендә сакланып калган. Шулай гына булса да, Аллага шөкер, дим!

Инде дингә килгәндә, без керәшеннәр ул яктан бик бәхетле халык, дип саныйм. Бик олы динебез – Иисус Христос юлы бар. Билгеле, мин бу нәрсәләрне өлкәнәя башлагач аңладым, чөнки динсез советлар чорында үскән кешемен. Ә бүгенге яшьләрне бу яктан “төрткәләүче” юк. Кеше өйрәтеп утыра бу, димәгез, ләкин күп еллар буе эчемне пошырган нәрсә бар. Керәшен егете-кызы, татар кешесе белән кушылуга, озак уйлап тормыйча, никах укытырга тотына. Ә бит бу бик зур җазык икән. Шушы газета битләреннән яшьләргә сүзем бар. Инде әгәр яратуыгыз шулай көчле булып кавышасыз икән, никах укытмагыз. Дөньяны яши-яши аңлыйсың икән ул. Ярату узарга мөмкин, ә менә дингә хыянәт итү безне тәмугка алып бара. Яшьлек ул ялгышларга бай, аларның иң зурларын ясамаска тырышыгыз.

Аннары тагын кайбер әйберләргә тукталасым килә. Без керәшеннәрнең буыннан-буынга күчеп килгән нәрсәләре күп, шуларны үзебезнеке итеп сакласак иде. Мәсәлән, бездә Сабан туе дигән бәйрәм юк, бездә Тройсын, Симек, Чүк, Питрау, Казанский бар. Күп керәшеннән ишетәм, сабантуй дигән сүз “җыен” дип атала иде ул. Тагын чукындыру түгел – чумылдыру, чукыну түгел – кач кылу. Әйдәгез, алдан үзебез дөрес итеп сөйләшик, башкаларга да аңлатыйк.

Инде бик нык борчыган нәрсәм – бүгенге көнгә кадәр безгә “керәшен татары” дип тамга тагу дәвам итә. Нигә шулай булмасын соң? Менә мин чеп-чи керәшен кешесенә кызыксынып, син кем дип, сорау бирәм.  Ул “керәшен татары” ди. Ул чор узды бит инде, хәзер пас портта да язмыйлар. Әгәр без, кая борсалар шунда борылабыз икән, керәшенлегебезне югалтачакбыз. Мин үземне бер сүз белән керәшен (кряшен) дип беләм. Әбиләребез һәм аларның әбиләре беркайчан да үзләрен татар дип атамаганнар. Бәлки, арабызда кайберәүләр керәшенлекләреннән качып та йөридер...

Билгеле, яшьләр арасында хәзер күп кенә актив керәшен егетләре, кызлары бар. Керәшен яшьләр хәрәкәте барлыкка килде, Керәшен үзәге ачылды. Бу үзәктә яшьләр кызыклы чаралар үткәрәләр, бергә аралашалар. Инде шулай аралашып, матур семья корганнары да аз түгел. Хәтта, яшь гаиләдә туган балаларын керәшен итеп теркәүчеләр дә ишетелә. Менә шушындый яшьләргә рәхмәт әйтәсе килә.

Мәктәпләрдә этнокультура дәресләрендә керәшеннәр турында да өйрәтсеннәр иде. Казандагы бердәнбер керәшен чиркәвебездә яшьләр һәм балалар өчен бергә атнакөн мәктәбе ачылсын иде. Дәресләрне яшь кеше алып барса, ул яшьләр өчен кызыклырак булыр иде.

Нигә без, керәшеннәр, шулкадәр аумак һәм юл куючан? Без һаман бүтәннәргә яраклашабыз. Мәсәлән, бездә түтей, дәдәй дип үзеңнән олы кешегә матур итеп эндәшү бар, буыннан-буынга барган. Татар белән аралаша башлауга без апа, абыйга әйләнәбез. Нигә соң безне алар түтей, дәдәй дип атамыйлар? Безгә алдан керәшенлегебезне өскә кую, шуның белән горурлану кирәк. Шуннан соң безне башкалар да керәшен итеп кабул итәр, хөрмәт белән карар.

Вера СЕМЁНОВА, Казан шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 14 декабрь 2019 - 22:16
    Без имени
    Бик дорес язгансыз.рэхмэт.э безнен ботен доньяга танылган бэрмэнчек ансабелендэ яртысы татар кешелэре.кулмэклэре керэшеннеке булса да биюлэрне жырларны татарлаштырып биилэр хэм жырлыйлар.гел керэшеннэр генэ жорсэ.эбилэрдэн сорап ойрэнсэлэр шунда безнен гореф гадэтлэр чип чиста керэшенчэ булып сакланып калыр иде.э алар янартылган керэшеннэр дип уйлыйм мин.гафу итегез .эгэр мин дорес булмасам.
  • 9 декабрь 2019 - 14:47
    Без имени
    Уземнен Керэшен булыум белэн гомер буе горурланып яшэдем.Советлар чорында динне тыйган вакыьта да бэйрэм,традициялэрне белдек. Дорес,нэнэйнен ;жыен;-дип сойлэгэнен бик яхшы хэтерлим,э хэзер чынлапта Сабантуй-дилэр.Чонки артистлар чакыртып бэйрэмнен затын,куркэмлелеген бетерэлэр. Телгэ килгэндэ эле дэ рэхэтлэнеп керэшенчя сойлэшэм.Укыган вакытта замечан.була иде инде,бердэ исем китмэде.Чонки ,чынлапта мин Керэшен бит❣❣❣
  • 8 декабрь 2019 - 21:28
    Без имени
    Бик дорес сузлэр, барысы бн дэ килешэм!