Туганайлар

Тапшырылмаган хат

Операция кичергәннән соң, тернәкләнеп китә алмыйча, Минзәлә районы Түбән Юшады авылында яшәүче әтиебез Лерун Ратников бу дөньядан китеп барды. Сеңлебез Лариса кызы Гүзәлнең (ул вакытта аңа тугыз яшь иде) үлгән бабасына язган хатын яшереп куйган җиреннән табып алган. Әтинең кырыгына кайткач, шушы хатны безгә дә укып күрсәтте. Күз яшьләре белән...

"Кадерле Лерун бабам! Мин сине бик яратам. Хәтта син хәзер җәннәттә булсаң да, мин сине көн саен күрәм шикелле. Мин сине бик сагынам. Бик интегеп киттең инде бабам. Сине бөтен кеше дә сагына - әнием дә, әтием дә, Глафира әби дә, кызың, улларың да, барысы да! Бу хатымны шуның белән тәмамлыйм. Мин сине беркайчан да онытмамын, син дә мине онытма инде, бабам..." дип язылган иде хатта. Бу юлларны гел исемдә тотып, озак уйланып йөрдем. Бабасына әйтелми калган ярату сүзләре, аны югалту хәсрәте, киләчәккә булган хыял-өметләренең челпәрәмә килүе - боларның барысы сыйган аларга. Сабый акылы белән, эчкерсез итеп, ничек бар - шулай язылган. Бераз олырак яшьтә булса, һичшиксез, мондый сүзләр дә булыр иде кебек тоелды миңа һәм үзеннән-үзе шушы шигъри юллар туды:

Керфек очларыннан яшен сөртеп,

Нәни кызчык бизәп хат яза.

Язган хаты аның барып җитмәс,

Бабакае киткән дөньядан.

Килгән иде кулга-кул тотышып,

Үзәннәрне йөгереп узасы.

Кармак салып, елга буйларында

Җәйге таңны каршы аласы.

Сузылып ятып үлән өсләренә,

Җир җиләген бергә җыясы.

Билдән биек печән арасында

Чикерткәләр куып уйныйсы.

Йөрим урап, ишек алларында

Йөргән эзең килә табасым.

Тыңлыйм колак салып йорт эчләрен

Ишетәсе иде тавышың.

Мәңгелеккә диеп хушлаштың да,

Китеп бардың безнең арадан.

Тыныч йокы сиңа, бабакаем,

Онытмабыз сине беркайчан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: