Туганайлар

Минем бабай патша семьясын саклаган

"Туганайлар" гәҗитенең 2012 ел беренче санында басылган "Фотоларда кеше язмышлары" дигән язманы укыгач, күңелне хатирәләр өермәсе урап алды. Ул язмада Федоровка авылының без белгән кешеләре генә түгел, ә патшаны саклауда хезмәт иткән Федоровский полк турында да искә алынган. Шәйдулла Асылгәрәев янында басып торган солдат - аның денщигы - минем бабам...

Без - Бүреләр нәселеннән

Бабам сөйләве буенча, безнең нәсел Волков фамилиясен йөрткән. Бабайның бабасы, бүреләрне ат белән куып, ардырып, башына кистән (чукмар) белән сугып, тере килеш, авылга тотып кайта торган булган. Мин белгәндә, әле ул кистән исән иде. 14-16 миллиметр юанлыктагы ярты метрлы сабына, сукканда кулдан ычкынмасын өчен, бау тагылган, икенче башы йодрык зурлыгында шакмаклап ясалган түгәрәк шар шикелле. Озак еллар түбәдә эленеп торды ул. Шушы үнәрләре аркасында аларга Волков фамилиясе биргәннәр. Бабайның бабасы белән бертуганнар үзләре генә дә унике бала була. Аларның һәрберсеннән туган балалар да Волков фамилиясен йөртә. Буталып бетмәс өчен, минем бабайга әтисенең - Бай Гәверлә Бәчелиенең исемен фамилия итеп бирәләр. Атасы аңа биш яшь булганда үлеп китә. Шулай итеп бабай кайсыдыр документларда Васильев, кайсыларында Волков булып йөри. Әтисе Бай Гәверлә Бәчелие турында буыннан-буынга тапшырылып килгән шундый кыйсса бар. Имеш, Гәверлә бабай яшь чагында Белоногов дигән бай тегермәнчедә хезмәт итә. Тегермәнченең Екатерина исемле кызы була. Кыз белән егет бер-берсен ошатышалар. Билгеле инде, тегермәнче Белоногов үзенең кызын крепостной крестьянга бирергә теләми. Екатерина, әтисенең бөтен байлыкларын урлап, Гәверлә белән кача. Бик озак вакытлар урманда яшеренеп ятканнан соң, яшьләр Федоровка авылына килеп төпләнә. Су буена кадәр таш койма куялар. Таш амбарлар төзиләр. Шулай баеп китәләр. 12 баланы үстерү ансат булмагандыр, акчалары бик тиз бетә. Шулай да Бай Гәверлә дигән кушаматлары ябышып кала. Мин инде менә шул Бай Гәверлә Бәчелиенең Питер исемле малаеның оныгы булам.

Безнең бабайның һәрвакыт бикле тора торган сандыгы бар иде. Ул аның ачкычын гел үзе белән йөртте. Сандыкта төргәк-төргәк кулъязмалар, төреп кенә саклый торган фотокарточкалар, заемнар, Керенский акчалары һәм тагын шундый әллә никадәр кәгазьләр саклана. Шушы төреп кенә саклаган әйберләр арасында дүрт фотокарточка да бар. Калган карточкаларны, зур бәйрәмнәр алдыннан, рамга тыгып, берничә көн стенага элеп тоталар, ә шушы дүртесен сандыктан чыгармыйлар иде. Бабай үлгәннән соң гына, түти бу карточкаларны рамга куйды. Шул карточкаларның өчесендә бабай Шәйдулла белән бергә төшкән. Берсе - сезнең гәҗиттә басылганы төсле, икенчесендә - икәү басканнар, Шәйдулла кылычка таянып тора. Өченчесендә бөтен взводлары белән төшкәннәр - алдагылар яткан, уртадагылар утырган, Шәйдулла уң якта, кылычка таянган. Тик ул чакта мин бу кешеләрнең кем икәнлекләрен белми идем. Статьяны укыгач белдем инде - бабамның командиры Шәйдулла Асылгәрәев патша нәселеннән булган. Сандыкта изге кенәгәләр, Псалтырь, Евангелиеләр, бакыр тышлы, үлгәннәр өстендә укыла торган иман китаплары бар иде. Өйдәгеләр бик яшереп кенә саклагач, алып торучылар да, яшереп кенә, яулыкка төреп кенә йөрткәч, бу китапларны Мәлем чиркәвен талаганда алып кайтканнардыр, дип уйлый идем. Кенәгәләр барлыгын берәүгә дә белдермәскә, дип нык кисәтәләр иде безне.

Гәҗиттә Порфирий Кустовский фотосы да басылган. Халык арасында аны Күлкә Парпые дип йөрттеләр. Ул да хезмәт иткән җиреннән бер чемодан китап белән кайткан. Менә шул Порфирийны, май заводы янында, башына чүлмәк киертеп кыйнап үтерәләр. Моны да бабайдан ишетеп беләм. "Ник үтергәннәр?" - дип сорагач, "Күп белгәндер, күрәсең", - дип җавап биргән иде бабам.

Патша түшәге йомшакмы?

Безнең бабай дөреслекне ярата торган, патшага чын күңелдән бирелгән, аңа ышанган кеше булып яшәде. Ул числолорны да элеккеге стиль белән чутлый иде. Авыл мужигының патша сараен сакларга эләгүе, архив язмаларында әтисенең фамилиясе күрсәтелмәве, Федоровский гарнизонда хезмәт итүе, Гражданнар сугышында катнашмый торып, Германиядә булуы - башка сыймаслык табышмак.

Әбинең: "Питер, ничек патша кызы кочагында йоклаганыңны сөйлә әле, патша түшәге йомшак идеме?" - дип шаяртуына каршы, бабай көлеп: "Патша кызы - патша сараенда, ә мин тышкы якта тәрәз төбендә генә тордым шул", - дип җавап кайтара иде. Бүгенге көнгә кадәр ачыкланмыйча калган тагын бер факт бар. Бабамның, фотодагы Шәйдуллага күрсәтеп (ул вакытта аның исемен белми идем әле), "Безне патша хатыны аеры туйдырды. Югыйсә, Германиядә ачтан үлә идек. Кайтмагыз, шушында калыгыз, өйләндерербез үзегезне", - дип калдылар", - дип сөйләүләре саташу кебек тоелса да, чынга да ошап куя иде. Сугышка кереп, пленга төшсә дә, ул берничек тә Германиядә патша сараена эләгә алмый. Мин уйлап-уйлап утырам да, патшаны семьясы белән атып үтергәннәр дигән хәбәр әллә уйдырма гына булдымы икән дим. Патша семьясын тынычлыкта калдырсыннар өчен. Нагайбак казаклары патша семьясы утырган поездны исән-имин Германиягә китереп җиткерергә мөмкин бит.

Шәйдулла белән юллары ничек аерылышкандыр, белмим, бабам авылга 1923 елда гына кайта. 1930 елларда милициягә чакырып аптырата башлагач, семьясы белән төнлә авылдан чыгып качалар. Башкортстанның Бакалы районында, Оренбург якларында, тамак хакына ялланып, өйләр төзеп, тәрәзә пыялалары куеп йөргәннән соң, сугыш алдыннан гына авылга кайтып егылалар. Сөйләүләре буенча, землянка сайгагы астына күмеп калдырган яхшы савыт-сабаларын беркем тапмаган, барысы исән була.

Татар кызын керәшен алса...

"Фотоларда кеше язмышлары" дигән язмадагы тагын бер карточка мине күңелем белән ерак үткәннәргә кайтарды. Ул - Рәйсә Дәүләтбаева фотосы.

Бишенче класска Федоровка мәктәбенә укырга килгәч, мине ишек ягыннан алдан икенче партага бер Сармашбаш кызы белән утырттылар. Класста - 29 укучы. Өч рәт парта. Арттагылар - өчәр урынлы. Класс җитәкчебез - Татьяна Скворцова исемлек буенча барлап чыккач, минем белән утыручы кызның исеме Рәйсә Дәүләтбаева икәнен белдем. Сармашбаштан тагын бер кыз - Мәдинә Нуретдинова бар иде. Дәрес вакытында сөйләшергә ярамый. Кирәк булганда, Рәйсә белән Мәдинә ниндидер алфавит нигезендә аралашалар. Мин дә кайбер хәрефләрен белеп калдым. Авызга бармак белән күрсәтсәң - о хәрефе, бармакны авыз янына куйсаң - р, борынга бармакны аркылы куйсаң -т хәрефе икән. Рәйсә эчке якта утыра, мин кырыйда. Эчтә утырганнарны такта янына сирәк чакыралар, кием вешалкалары аша үтәрлек түгел, безне торгызып чыгарга кирәк. Дәрестә бер-беребез белән аралашу өчен черновик дәфтәр тота идек. Кайчакта артык мавыгып кителгәндер инде - укытучы яныңа килгәнен сизми каласың. Мондый чакта икеңне дә бастырып куялар. Рәйсә белән бергә басып тору шундый рәхәт. Безне үз эшенең мастерлары укытты. Исемнәрен санап тормыйм - һәрберсе алдында баш иярлек. Мәктәптә һәр фән буенча түгәрәк эшли иде. Рәйсә җыр-бию һәм яшь иҗатчы түгәрәгенә йөрде. Бишенчене бетергәндә, минем гел аның ягына карап утыруымнан нидер чамалапмы, безнең класстан китәсен белепме, истәлеккә фотокарточкасын бирде. Аның артына мондый шигырь язылган иде:

Ике урман арасы,

Йөгерә куян баласы.

Татар кызын керәшен алса,

Тирги ата-анасы.

Мәгънәсенә карамыйча гына, шигырен мактаган булдым. Язган әйберләрең тагын бармы, дип сорадым. Бар, әле монсы дрянь дип язып бирде. Нәрсә соң ул дрянь дигәч (ул чакта каян белик инде андый сүзләрне), русча-татарча сүзлектән эзләргә кушты. Күпме сүзлекләр актарсам да, бу сүзнең аңлатмасын тапмадым. Рәйсә алтынчыга безгә килмәде, яңадан аны очратканым булмады. Быел Сарманга баргач, тарихчы Дамир абый Гарифуллин янына кердем. Ул минем бабам белән Шәйдулла Әхмәтвәлиев фотоларын, бер хатын-кыз портретын күрсәтте. Бу портреттагы таныш чалымнарны күреп, кем булырга мөмкин, дип баш ваттым. Аннары портреттагы кешенең фамилиясен әйткәч, ак алъяпкычлы, ак бантик-лы, күбәләккә охшаган Рәйсәне искә төшердем. Озак та үтми, "Туганайлар"да шушы язма басылды. Рәйсә белән дә күрешергә җай чыкты - күңелләр булганчы сөйләштек. Чыннан да, фотоларда кеше язмышлары. Безнекеләр дә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим