Туганайлар

Ләке шагыйрәсе

Ләке авылыннан Вера Подвалова турында безгә оныгы Вероника язып җибәрде. Әбисенең язмаларын туплап, оныгы "Шигырьләр һәм бәетләр җыентыгы" дигән китап та бастырган. "Вера Подвалова 1940 ел­ ның 16 июлендә Сарман рай­оны Ләке авылында Марфа белән Василийның (Закар Бә­челие) икенче балалары булып дөньяга аваз сала. Ул тугач та, әтисе сугышка китә....

Ләке авылыннан Вера Подвалова турында безгә оныгы Вероника язып җибәрде. Әбисенең язмаларын туплап, оныгы "Шигырьләр һәм бәетләр җыентыгы" дигән китап та бастырган.
"Вера Подвалова 1940 ел­ ның 16 июлендә Сарман рай­оны Ләке авылында Марфа белән Василийның (Закар Бә­челие) икенче балалары булып дөньяга аваз сала. Ул тугач та, әтисе сугышка китә. Олы дәдәсе Гриша белән Вераны әниләре тәрбияли. Балалары бәхетен­нән, әтиләре сугыштан исән­ сау әйләнеп кайта. Яңадан да 6 бала дөньяга килә. Ишле гаиләдә бөтен авырлык зур балалар өстенә төшә. Вера да яшьтән үк бар эшкә дә өйрәнеп үсә. Үз авылларын­ да 7 класс белем алгач, аны фермага эшкә чакыралар. 1959 елда торф чыгарырга җибәрәләр, аннан кайткач та­гын фермага таналар карарга керә. Яратып йөргән егете Тихман Микулаена кияүгә чыга. Вераны сыер савучы итеп күчерәләр. Бер­бер артлы өч балалары туа. Дүртенче улын табып, аңа ун көн дигәндә, тормыш иптә­ше Николай үлеп китә. Олы малае Гришага - 9, Генага - 7, Розага - 3 яшь, ә Коляга - 10 көн генә була әле. Утыз яшьтән тол калып, балаларын берү­зе аякка бастыра. Гомер буе терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә бала­лары башлы-­күзле, 5 оныгы да үсеп буйга җиткәннәр. Бүгенге көндә кырында иптәше Размик бар. Һәр ял саен балаларны каршы алып, озатып, бик әй­ бәт кенә яшәп яталар. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Балалары да тәртипле булып үсеп, үз тормышларын үзләре күрә. Әниләренә кайгы-­хәсрәт китермичә яшәргә тырышалар".
Верониканың әбисен өзе­леп яратуы, олылавы һәр җөм­ләсеннән күренеп тора. Вера түтине балалары, якыннары гына түгел, бөтен Ләке халкы хөрмәтли. Ялгыз килеш, ба­лаларын үрнәк итеп үстерә алуы өчен генә түгел, яхшы күңелле, кешегә бик ярдәм­чел булганы өчен дә ярата­лар аны. Шуның өстенә, Вера түти әле ул Ләке авылының үз шагыйрәсе дә. Туган көннәр­гә, туй кичәләренә, югалткан кешеләренә атап язылган шигырьләре дә, туган авылына багышланганнары да, яшьлек истәлекләре булганнары да шактый аның. Түбәндә шул җыентыкка кергән берничә ши­гырен бирәбез.
Балачагым хәтирәләре
Үз урамым ямьле миңа
Зифа таллары белән.
Яшь чагында уйнап үскән
Текә ярлары белән.
Озын тауда малайлар
Чуманда шуа иде.
Ике метрлы Әләксей
Безне гел куа иде
(Куып тотып, җиргә егып,
Кар белән уа иде).
Ул чакта балалар бик күп -
Барыбыз да укыйбыз.
Ә кичен подвал янында
Чыр­чу килеп уйныйбыз.
Иске подвал урынына
Якын иде өебез.
Валентин гармунда уйный,
Без тыпырдап биибез.
Дүрт кыз алда утырабыз,
Малайлар безнең артта.
Укытучы күрмәгәндә
Алар гел чәчтән тарта.
Истә әле Ринатка:
"Тик тор", - дип кычкырганым.
Зырт борылып аркасына
Пероны батырганым.
Исән микән классташлар,
Бер күрешергә иде.
Үткәннәрне искә алып
Бер сөйләшергә иде.
Истә әле малайларның
Зур чуманда шуганы.
Риф абыйның "җүнсезләр" дип,
Аулак өйдән куганы.
Подвал яны клубына
Җыелабыз кичләрдә.
Ул чаклар кабаттан кайтса,
Белер идек нишләргә...
Туган ягым
Чит җирләрдә ямансу бит
Сандугач сайравы да.
Үз авылыңда күңелле
Бакалар тавышы да.
Бакчалардан чияләрне
Әче дип кабалмадым.
Ләкедән күңелле җирне
Бер каян табалмадым.
Яратам үз авылымны
Кушай таулары белән.
Зәңгәр күктә алсуланып
Аткан таңнары белән.
Су буйлары әрәмәлек,
Анда күптер аккошлар.
Гомергә ялгыз яшәргә
Язган икән язмышлар.
Бәлеш ясаучыларга уку
Бәлеш ясаучы кешеләр
Алданырак килгәннәр,
Кем нәрсә эшләргә тиеш -
Киңәш­табыш иткәннәр.
Ирләр чыгып киткәннәр,
Утын кисеп керткәннәр.
Хатын­кызлар камыр басып,
Бәлеш тышын бөккәннәр.
Хәзер болай итәбез,
Алга таба китәбез.
Бәлеш ясаучыларны
Зурлап хөрмәт итәбез.
Бу битендә ниләр бар,
Чыпчыкта да миләр бар.
Карга сыман сайрарга
Үземдә дә көйләр бар.
Кара урман уртасыннан
Атып алдым чал куян.
Бәлеш ясаучыларга
Хезмәт хакы мин куям.
Бәлеш ясаучыларга
Икесенә йөз грамм.
Бәлеш ачучыларга -
Бәлеш саен йөз грамм.
Бәлеш ясаучы кешеләр
Монда таба килегез.
Кунаклар көтеп утыра,
Бәлеш ачып бирегез.
Яратам
Яратам зәңгәр күкләрдә
Таң сызылып атуын
Иртән кояшның чыгуын
Кичтән кояш батуын.
Яратам зәңгәр күкләрдә
Болыт агылуларын.
Чыгып күкләргә карасам,
Бетә сагынуларым.
Зәңгәр күкләргә карасам,
Күрәм кошлар киткәнен.
Белмәдем дә, күрмәдем дә
Гомерләрнең үткәнен.
Зәңгәр күктә чыр­чыр килеп
Кошлар бала очыра.
Кошлар кебек әниләр дә:
Үстерә дә очыра.
Үз урамым
Әле бик күптән дә түгел
Урамым матур иде.
Анда яшәгән кешеләр
Һәр эшкә батыр иде.
Каршы як урамыбызның
Йортлары җиргә сеңгән...
Ничәмә еллардан бирле
Инде утлары сүнгән.
Исән булган хуҗалар да
Ташлап читләргә киткән
. Инде анда күп йортларның
Нигез ташлары беткән.
Тормыш иткән чакларда да
Күп күрде нужаларын,
Әле һаман көтә кебек
Бу йортлар хуҗаларын.
Үз авылым
Үз авылым якын миңа
Зифа таллары белән, Елга буйлап
уйнап үскән Текә ярлары белән.
Үз авылымны яратам
Кушай таулары белән,
Сабый чакта чана шуган
Сөзәк ярлары белән.
Үз авылым якын миңа
Урман­кырлары белән.
Гөрләп тора Сабан туйлар,
Моңлы җырлары белән.
Үз авылымны яратам,
Булса да кар­бураны.
Тик көн дә кыскара бара
Авылымның урамы.
Ничә генә сыер чыга
Хуҗалык көтүенә,
Уйлап­уйлап исем китә
Авылның бетүенә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: