Туганайлар

Җилдән җитез дәдәбез

Зәй районы Сәвәләй авылында туып, гомерен Кырымның Ялта шәһәрендә үткәрүче дәдәбез Николай Лукин турында сөйлисем килә. Август уртасында дәдәебезгә 80 яшь тулды. Әмма үзенә аның беркем дә сигез дистәне бирми, ир уртасы яшендә дип кенә карыйлар. Дөрес итеп яши белгәнгә, әнә шулай яшь, матур күренә дәдәбез. Ә бит аның тормыш...

Зәй районы Сәвәләй авылында туып, гомерен Кырымның Ялта шәһәрендә үткәрүче дәдәбез Николай Лукин турында сөйлисем килә. Август уртасында дәдәебезгә 80 яшь тулды. Әмма үзенә аның беркем дә сигез дистәне бирми, ир уртасы яшендә дип кенә карыйлар. Дөрес итеп яши белгәнгә, әнә шулай яшь, матур күренә дәдәбез. Ә бит аның тормыш юлына аллы-гөлле чәчкәләр генә түшәлеп куелган булмый.

Сугыш башланганда, 7 яшен тутырып кына килгән дәдәйгә яшүсмер яшендәгеләр эшли торган барлык эшләрне башкарырга туры килә. Фронттан җибәргән хатларында әтиебез: "Микулай, син семьяда ир-ат затыннан иң олысы булып калдың. Тормыш йөгенең авыр башы сиңа төшә. Сынатма", - дип яза. Шул ук вакытта әниебез Палукка (минем бианам) язган хатларында: "Палук, тормышыгыз бик авырдыр, беләм. Тик шулай да малайларны укытырга тырыш, кеше булсыннар", - дип үтенә.

Фронтовик әтисе алдында сынатырга ярамаганын бер минутка да исеннән чыгармый малай. 44 нең январенда өйләренә әтиләре үлгәнлеккә кара печатьле кәгазь килгәч тә, үзендә якыннарын юатырлык көч таба. Тик ялгызы калган чакларда гына күз яшьләренә ирек бирә.

Әтиләренең теләген аяк астына салырга ярамый - ничек тә югары белем алырга кирәк. Имтиханнар бирүдән әллә ни курыкмый ул. Өйдәгеләр аннан башка нишләрләр, дип кайгыра.Аннары, Казан кадәр Казанга барыр өчен, өскә күлмәк-ыштан да, юлга акча да юнәтәсе бар бит.

Ничек итсә итә, Казанның төзелеш институтына барып керә егет. Физик яктан ныклыгын, җитезлеген дә бик тиз күреп алалар. 30 чакрымлык дистанцияләргә чаңгыда чапканда, аңа тиңнәр табылмый. Ул җиңүләр аркасында стипендиясенә дә бераз өстәлә.

Укуын тәмамлагач, аны Омск шәһәренә җибәрәләр. Хәрби җир асты шахталары төзелешендә эшли. Анда 3 ел эшләгәч, запастагы офицер буларак, хәрби хезмәткә чакыралар. Ерак Көнчыгышта, Тын океанда, Байкал тирәләрендә "секретлы" объектларда хезмәт итә. Дәдәбезнең "светлый" башы аркасында, ул хезмәт иткән частька командованиенең рәхмәт хатлары шактый килә.

Армиядән соң аны Ялтага җибәрәләр. "Никитин бакчасы"на төзелеш эшенә урнаша. Башта прораб, аннары участок җитәкчесе, аннары бөтен төзелеш буенча директор урынбасары була. 42 ел гомерен шушы поселокны төзү эшенә багышлый. Ниндидер авария килеп чыгамы, тикшерү үткәреләме, сорау туамы - әле хәзер дә: "Лукинны алып килегез", - дип, артыннан машина җибәрәләр. Николай дәдәйне монда белмәгән кеше юк.

Без, Татарстанда яшәүче туганнары өчен дә, киң күңелле, кунакчыл дәдәй ул. Ничә кеше төялеп барып керсәң дә, ачык йөз белән каршы ала. Ялтадагы, Симферопольдәге истәлекле урыннарга йөртә.

Ул яши торган йорт белән янәшә генә җырчы София Ротаруның дачасы төзелгән. "Николай Михайлович, менә шушыны гына ашап кара әле, бик файдалы җимеш", - дия-дия, дәдәйнең күңелен күрергә тырыша җырчы. Чөнки Ротару бакчасын төзеткәндә, Николай дәдәйнең ярдәме күп тигән. Янәшәдә генә Пугачева, Киркоров, Янукович дачалары тезелеп киткән. Алар өчен дә чит кеше түгел дәдәбез.

Соңгы вакытта Украинада барган хәлләр Кырым халкын да борчуга сала. Украина чиновниклары, Референдумда нәтиҗәләрен юкка чыгарып, Кырымны яңадан үзләренә кайтарырга йөри, дигән сүзләр ишетелә.

"Туган якка бөтенләйгә кайтмыйсыңмы соң?" - дип чакырып карыйбыз дәдәбезне.

- Сәвәләйдә мине белүчеләр әз калган. Чаллыда да Виктор белән Мөслимәдән башкалар мине белми. Ә монда бары да белә, хөрмәт итә. Ә Украина чиновникларына килгәндә исә, Кырымны кайтарырга куллары кыска. Референдумда катнашкан халыкның 95 проценты Россиягә кушылуны яклап тавыш бирде. Бу фактны кая куясың? - дип, сорауга каршы сорау белән җавап бирә Николай дәдәй.

Сәвәләйдә аны белүчеләр әз калган, дисә дә, туган авылына ел да кайтмыйча калмый үзе. Балыкка бара, Аракы чишмәсенең тәмле суыннан авыз итеп, кайчандыр данлыклы булган, хәзер ташландык хәлдәге алма бакчасыннан урап кайта. Татарстанда чакта, үзенең "Никитин бакчасы"н, анда кайтса, күңеленә газиз Сәвәләен сагынып яши ул. Адәм баласына йөрәк әнә шулай сагынып-өзгәләнеп яшәү өчен бирелгәндер инде.

Николай дәдәйне, укып бетергәч, әллә кайларга җибәрмичә, туган төбәгенә җибәрсәләр дә, олы дәрәҗәләргә ирешкән булыр иде. Нишлисең, язмыш аны шулай ерак җирләргә илтеп ташлаган. "Никитин бакчасы"н атаклы бакча итеп танытсын дип! Николай дәдәй! Сине бөтен туганнар исеменнән олы юби леең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулыкны югалтмыйча, әле күп еллар буена бергә-бергә йөрешергә язсын!

Чаллы шәһәрендә яшәүче киленегез Мөслимә ЛУКИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: