Туганайлар

Чәчәргәме, әллә җыяргамы?

Соңгы айларда массакүләм чараларда керәшен мәсьәләсе бик актуаль темага әйләнде. Бу ноябрь азагында булган трагедия - чиркәүләр яну белән бәйле. "Регнум" Интернет-порталында, "Комсомольская правда" газетасында бу проблемага кагылган материаллар да басылды. Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова, яклау сорап, керәшеннәр исеменнән Патриарх Кириллга мөрәҗәгать итте. Керәшен хәрәкәте ветераны Аркадий Фокин,...

Соңгы айларда массакүләм чараларда керәшен мәсьәләсе бик актуаль темага әйләнде. Бу ноябрь азагында булган трагедия - чиркәүләр яну белән бәйле. "Регнум" Интернет-порталында, "Комсомольская правда" газетасында бу проблемага кагылган материаллар да басылды.

Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова, яклау сорап, керәшеннәр исеменнән Патриарх Кириллга мөрәҗәгать итте.

Керәшен хәрәкәте ветераны Аркадий Фокин, керәшеннәр исеменнән федераль массакүләм чараларына интервьюлар биреп, Татарстанда керәшен проблемасы бик кискен тора, бу Республика керәшен оешмасының керәшеннәр өчен бернәрсә дә эшләмәвеннән килә, дип белдерде.

Республика керәшен оешмасының идарә утырышында Семенова белән Фокинның бу гамәлләренә карата ризасызлык белдерелде. Оешманың ветераны - галимә Татьяна Дунаева Библия мисалында "ташларны чәчәр чак бар, ташларны җыяр чак бар", диде. Аның фикеренчә, без инде ташларны 90 нчы елларда күп чәчтек. Керәшен мәсьәләсе чынлап та кискен торган ул чорларда бу файдалы һәм кирәк иде. Ләкин хәзер буш сүз сөйләү һәм лозунглар кычкыру вакыты узды, заманалар үзгәрде, ташларны җыяр вакыт җитте, зарланып йөрисе түгел, үзебезгә җиң сызганып эшләргә кирәк. Бүген республикада моның өчен шартлар тудырылган, диде. Аның сүзләрен бөтен идарә членнары да күтәреп алып, мәсьәләләрнең кайдадыр читтә түгел, үзебезнең арабызда, килешенеп чишелергә тиешлеге белән ризалаштылар. Идарә утырышының йомгаклары буенча, "Туганайлар" газетасында Ирина Муллинаның "Пора собирать камни" дип исемләнгән материалы басылып чыкты. Тагын берничә көннән "Регнум" Интернет-порталында һәм "Звезда Поволжья" газетасында Аркадий Фокинның "Не нужны нам ваши 30 сребренников" дигән исем астында керәшеннәргә мөрәҗәгате басылып чыкты.Ул анда Республика оешмасын халыкны алдауда, татарлар булырга өндәүдә гаепләде, аның керәшеннәрне бергә җыю, туплау өчен түгел, татарлаштыру нияте белән төзелгәнлеген исбатларга маташты, шушы икейөзлелекне каплау өчен, "Ту ганайлар" газетасының төрле уйдырмалар язып ятуын әйтте.Тик сүзләрен бер конкрет мисал белән дә дәлилләп күрсәтмәде.

Редакциябезгә әлеге публикацияләргә кагылган хатлар килә. Шуларның берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Дошманнар эше

Хөрмәтле редакция!
Газетагызны укып барам. Соңгы вакытларда булган хәлләр бик тә борчый. Үзем дә Чаллы керәшен оешмасында төрле елларда аз эшләмәдем.Кемнең кем икәнен дә яхшы беләм. Чиркәүләрне яндыруның ике арага ут салу өчен эшләнгәнен азрак башы булган кеше аңлыйдыр, дип уйлыйм. Шушы трагедияне флаг итеп күтәреп, халыкны болгатырга маташулары ризасызлык тудыра. Гади халык та акны карадан бик яхшы аера белә. Әнием, 84 яшьлек Кузнецова Татьяна Петровна, минем белән яши, оныкларын караша. Чиркәүгә дә йөри, "Туганайлар"ны да укый. Газетада чыга торган керәшен календарен баш очында тота, шуннан карап, бөтен дини бәйрәмнәрне барлап тора. Пожарларны да бик авыр кичерде. "Татарлар эше түгел бу, улым, дошманнар эше", - диде, шушы хәлләрне ишеткәч.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, туганнар, туганкайлар. Безне кемнәрдер талаштырырга, каршы куярга тели.

Николай ЛОГИНОВ,
Чаллы

Кем кемгә таш ата?

"Туганайлар" газетасының 24 нче декабрь санында басылган "Время собирать камни" дигән мәкаләне укыгач, хат язарга булдым.

Әйдәгез әле, Казан шәһәрендә һәм районнарда керәшен хәрәкәте җанланып киткән 1990нчы елларга әйләнеп кайтыйк. Мария Семенова шушы елларда оештыру эшләренә алынды. Керәшеннәр бүген күп нәрсәләргә ирешкәннәр икән - аның бит нигез ташы әнә шул елларда салынды. Үзенең бөтен көчен, вакытын, сәламәтлеген жәлләмичә, җиң сызганып, халкына хезмәт иткән кеше бит ул Мария Семенова. Ә аны бүген берни эшләмәгән кешегә чыгаралар.

Ә инде Аркадий Васильевич Фокинга килгәндә исә, аңа бәя бирү өчен, аның керәшеннәр турындагы "Есть такой народ - кряшены" дигән бер китабын укып чыгу да җитә. Ә аның халкыбыз тарихына багышланган дистәләгән хезмәтләрен кая куясыз?! Мин үзем аны хөрмәтле кеше дип саныйм һәм аның хезмәтләре алдында башымны иям. Хатым аша бу ике патриотка: Мария Семеновага һәм Аркадий Фокинга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Әйдәгез әле, өлкән буынны хөрмәт итәргә, алар куйган фидакарь хезмәтне бәяләргә өйрәник.

Мәкаләдә мин тагын шундый юллар укыдым: үзебезнең туганнарга таш белән атмыйк, дигән. Бу сүзләр кемгә кагыла соң? Кайсысы кайсысына таш аткан? Чынында, нәкъ киресе килеп чыга түгелме соң?..

Ярар, Мария Семенова Патриарх Кириллга хат язган, шул ярамаган, ди. Ләкин әлеге хатны ул сәбәпсез язмаган бит. Керәшен тарихы күпне күргән һәм күрә. Безнең иң изге әйберләребезне кушып, сүгенү сүзе итеп куллануларына да түзәбез. 1926 елда, ата-бабаларыбызның тамырын бетерергә теләп, бөтен архивларыбызны су төбенә җибәрүләренә дә түзгәнбез. Минем халкым әнә шундый сабыр булырга өйрәнгән халык инде ул. Ә менә соңгы вакытта чиркәүләребезне яндыра башлауга күчкәч, Мария Михайловна түзмәгән - Патриархка хат язган. Бу нишләп әле зур гаеп булсын? Моңа минем дә, һәм башка бик күп керәшеннәрнең дә йөрәге әрни. Безгә керәшен булып, үз динебезне тотып яшәргә ярый торгандыр бит?!

Минем тагын шуны аңлыйсым килә: нигә башка милләт кешеләре үз проблемаларын газета битләрендә күтәреп чыга ала, радио-телевидение аша ишеттерә. Мәсәлән, күренекле татар язучылары, депутатлары, башка өлкәдә эшләүчеләре үз халкының проблемаларын яңгырата алалар, власть органнарына чыгара алалар - ә безгә ярамый. Нигә яздың, диеп, үзебез үк чукый башлыйбыз. Бу юл белән барсак, без керәшенлегебезне ничек саклап калырбыз соң?

Хөрмәт белән, Казан шәһәреннән

Вера СЕМЕНОВА-ФӘТТАХОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: