Туганайлар

Җаным авазы

Бу язмамны бүгенге көндә хөкүмәт башында утыручылар да, 14 сентябрьдәге сайлаулардан соң депутат креслосын алучылар да укысын, анализласын һәм тиешле нәтиҗәләр ясасын иде. Һәрхәлдә, мин шуңа өметләнеп калам. Илдәге тәртип өчен Президент җавап бирә. Тик Президент берүзе генә бөтен нәрсәгә дә өлгерә алмый, билгеле. Аның белән кулга-кул тотынып эшләүче, намуслы...

Бу язмамны бүгенге көндә хөкүмәт башында утыручылар да, 14 сентябрьдәге сайлаулардан соң депутат креслосын алучылар да укысын, анализласын һәм тиешле нәтиҗәләр ясасын иде. Һәрхәлдә, мин шуңа өметләнеп калам.
Илдәге тәртип өчен Президент җавап бирә. Тик Президент берүзе генә бөтен нәрсәгә дә өлгерә алмый, билгеле. Аның белән кулга-кул тотынып эшләүче, намуслы ярдәмчеләре булырга тиеш. Һәр сайлауда без әнә шундый кешеләрне сайлап та куябыз кебек. Нишләп соң тормыш яхшыруга таба бармый? Гади халыкның тормышы турында әйтәм (без сайлап куйган депутатларның тормышын алсак, аларныкы зарланырлык түгел, анысы).
Бүгенге көндә Украинада барган сугышны алыйк. Анда бит украиннар гына түгел, элеккеге СССР халкы үзара сугыша, туганнар бер-берсенең канын коя. Шул кан коешны күпме күзәтеп торырга була, нидер эшләргә кирәк бит инде. Ике якны да килештерерлек чишелеш табылырга тиеш. Юкса, тарта алмагач, нигә дип ул йөккә алынырга? Хәзер нидер эшләнмәсә, өченче Бөтендөнья сугышы башланып китәргә мөмкин. Моны җитәкчеләр генә түгел, гап-гади һәр кеше аңлый.
Перестройканы совет чорындагы ялгышларны төзәтү дип кенә кабул иткән идек. Утыз ел эчендә бар яхшыны югалтып, инде бөтенләй дә төзәтеп булмый торган күпме яңа хаталар ясалды. Булганны тарату ул бик җайлы, ә менә шул таралганы урынына икенчесен төзү генә бик читен. "Без булдырабыз", дип әйтәләр дә ул... Ничек булдырганнары безгә - түбәндәрәк яшәүче гади халыкка яхшырак күренә. Тормышның кая таба тәгәрәвен кайбер мисалларда күрсәтеп китәм.
Күземнең авыртуына чыдый алмагач, район үзәгенә больницага киттем. Авылдан Зәйгә йөри торган автобусны бетерделәр, 300 сум түләп, такси белән бардым. Иртүк баруыма карамастан, талоннар беткән. Талонсыз кабул итмибез, икенче вакытка язылыгыз, диделәр. Бер атнадан соңга язылдым. Күзем атылып чыгардай булып авырта. Срогым җитеп, яңадан килсәм, бүген кеше бик күп, талонлыларны да кабул итәргә өлгермибез, диләр... Нәрсә инде бу?! Элек бит болай түгел иде. Врачларның монда гаебе юктыр, бер специалистка йөзләгән авыру туры килгәч, нишләсеннәр? Оптимизация дигән булып, аларны да кыскартып бетерделәр бит.
Икенче группа инвалид иремнең комиссиягә күренер вакыты җитте. Йөрәгенә операция ясаганнар иде, көчкә йөри. Комиссия нишләгән дисез? Икенче группадан өченчегә күчереп кайтарганнар. Эшләрлек, имеш. Югыйсә, йөзенә карагач ук нинди авыру икәне күренеп тора. Кичә, йөрәге авыртып, больницага киткән иде, аңа да бер атнадан соң килергә кушып җибәргәннәр. Гел чәнчеп торган йөрәк бер атнага түзәрме соң?! Я булмаса, хуҗасы түзәрме?
Бу хәлләр бит халыкны мыскыл итү. Инде налогларның нинди төрләрен генә түләмибез? Газына, утына, суына түләүләрне арттыру гына җитмәгән, хәзер инде комиссия дә җыялар. Акчасын күп иттереп бирсәләр, зарланып та тормас идең. Түләүләрдән калган санаулы тиенн әргә алга таба яшисе дә бар бит әле.
Бу бәлаләрнең сәбәбе - түрәләрнең халыктан ерагаюында, минемчә. Үзләренең хезмәт хакларын шулхәтле күтәрделәр дә, гади халыкның ничек яшәгәнен каян белсеннәр алар?
Халыкны бөтенләй җүләргә саныйлар. Җүләр түгел безнең халык. Түземле, сабыр ул. Тик аның да сабырлыгы бер көн бетәргә мөмкин бит. Аннары нәрсә буласын уйларга да куркыныч.
Минем бу язмамны жалоба дип кабул итмәгез. Бу - жалоба түгел, ә җан авазы белән Сезгә - Түрәләргә эндәшү. Зинһар өчен, халыкка якынаегыз, беразга гына булса да, үз "югарылыгыгыздан" төшегез. Элек идарә иткән юлбашчыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнү, кайберләрен куллану дөрес булыр. Социализм идеяләрен тулысынча сызып ташламагыз, социализм, хәзерге бандитизм белән чагыштырганда, күпкә өстен строй булган. Без ул чорда яшәп калдык, җитәкчеләрнең халык өчен тырышканнарын күрдек. Хезмәт хаклары да гади хезмәт кешесенеке кебек иде, кимрәк тә булмаса әле.
Минем язганнарым адресатларына ошап та бетмәс, тик мин алга таба да дәшмичә кала алмыйм. Эндәшмәсәм, үз-үземне күрә алмаслык хәлгә килер идем. Мин үз исемемнән генә түгел, минем кебек уйлаган бик күп карендәшләребез, кан-кардәшләребез исеменнән дә эндәшәм. Властька килгәнсез икән, кешелекне ничек яхшырак яшәтү турында уйлагыз, киресенчә, кулымда хәзер власть - рәхәтләнеп яшәп калыйм, дип түгел.
Язмамны шигъри юллар белән бетерәсем килә:
Әй чиновник, закон чыгарасың,
Шул законны үзең үтисеңме?
Сайлаучылар биргән наказларны
Чүпкә атып кына китмисеңме?
Халык сиңа зур өметләр баглый -
Ышанычын, зинһар, акла син.
Кешелеклек булсын төп байрагың,
Шуны төшермичә атла син!
Татьяна МИРОНОВА,
Зәй районы Югары Баграж авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: