Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Алача күлмәктән котылыйк

Карендәшләребезгә әйтәсе сүзләрем бар, шуларны "Туганайлар" гәҗите аша җиткерергә булдым.

Мин 74нче яшем белән барам. Без бәләкәй чакларда бәйрәмнәр вакытында әбиләрнең ничек киенгәннәрен язасым килә. Авыр заманалар, юк заманалар иде. Шулай булса да, әбиләрнең бәйрәмнәрдә кия торган затлы күлмәкләре, камзуллары бар иде. Минем әбием - Башкортстанның Бакалы ягыннан. Аның ут янып торган ал кәшимир күлмәген яхшы хәтерлим. Аскы өлеше - зәңгәр бәбәй итәкле иде. Кыр-кырлары укалап чигелгән. Бәйрәмнәрдә шәмәхә төстәге атлас ефәктән тегелгән озын камзул кия иде. Камзулының чит-читләре сары ука белән тотылган. Башына кырлары чуклы-чуклы итеп эшләнгән ефәк яулык бәйли - карап туймаслык инде менә. Бу киемнәре - бердәнбер түгел. Көндәлеккә кия торганнары да - матур, бизәкле басмадан иде. Өйдә сугылган алача күлмәкләрен кара эшкә киделәр. Боларны нигә язам? Безнең керәшенне беткән хәерче итеп күрсәтә торган киемнәр киеп, сәхнәләргә чыкканнарына җаным әрнегәнгә язам. Кызларыбызда - һаман шул - кызылга кара шакмак төшкән алача күлмәкләр. Үзләренә үлчәп тегелмәгәч, кайсы асылынган, кайсы төше тартып тора... Карап торсаң, гыйбрәт инде. Читләр безнең турыда ни уйлый икән? Бигрәк хәерче булган инде бу керәшеннәр, алачадан башка киемнәре дә булмаган, мескеннәрнең, диләрдер...
Карагыз әле сәхнәдәге татар кызларына. Татар ансамбле биючеләренә, җырчыларына күз салыгыз. Аларның киемнәре алтын ефәктән елык-елык итеп тора. Аларның да алачалары да, киндерләре дә булгандыр, югыйсә. Фольклор дигәч тә, фольклор бит әле ул басуда урак урганда җырлап йөрү генә түгел. Фольклор ул - кич утыру, түгәрәк уен әйләнү, солдат озату, туй үткәрү һәм башкалар. Әллә нинди хәерчеләр дә бәйрәмнәргә бәйрәмчә киенеп чыкканнар. Борынгы керәшен җыруының сүзләрен искә төшерсәк, анда шундый юллар бар:
Алача ла күлмәк и ал түгел,
Бер тиеннәр безгә мал түгел...
Ягъни, алача күлмәк безгә төс түгел, без маллы кешеләр, дигәнне аңлата. Ә без һаман саен, алачага әйләнеп кайтырга тырышабыз.
Шәһәрләрдә никадәр мөселман кибетләре ачылды. Күңелең нинди кием тели - рәхим ит, ал да ки. Керәшеннәр арасында да кибет тотарлык егетләр табылмасмы? Хәзерге заман керәшен киемнәре сатылсын иде анда. Модельер булмасам да, мин ул киемнәрне күз алдыма болайрак китерәм. Затлы тукымадан дөрес өлге буенча тегелергә тиеш алар. Бер-ике урынга керәшен атрибутикасы кертеп җибәрергә була. Я тәңкәләр тезәсең, я шул алача күлмәкне хәтерләткән аппликация беркетәсең. Урамнан барганда керәшен кешесе икәнлеге күренеп торсын. Үзе милли, үзе заманча, үзе матур булсын. Хәзер сәхнәгә кия торган киемнәребез, миңа калса, артистларны бизәми, киресенчә, кимсетә генә. Япь-яшь кызларга алача күлмәк киертеп, алардан карачкы ясыйлар. Ә бит бездә нинди генә талантлар юк! Аларны күрсәтергә эфир вакытын да жәлләмәсәләр, бигрәк тә шәп буласы. Ул эфирлар безнең кулларда түгел шул...
Башлаган фикеремә кире кайтып, шуны әйтәсем килә: борынгыдан безнең әбиләр затлы күлмәкләр кигәннәр икән, нигә без аларны хәерче итеп күрсәтергә тиеш? "Туым җондызы" конкурсында да, "Питрау чибәре"ндә дә, "Җырлыйк әле"дә дә заманча керәшен күлмәге кисен яшьләребез. Матур булып йөрсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр іерәшен киеме