Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Шаккатыргыч нәрсәләр яныбызда икән...

Күптән түгел безнең 4нче коррекцияләү интернат-мәктәбе укучылары кызыклы экскурсиядә булып кайттылар. Питрәч районының Әлбәден авылында урнашкан "Сердинка" җәмгыятенең страуслар үрчетә торган ферма управляющие Дмитрий Павлович Фадеев безне якын туганнарыдай, елмаеп каршы алды.

Ферма территориясе-нә кергәнче үк, йорт хайваннарын телевизордан яки елына бер тапкыр зоопаркта гына күргән шәһәр балалары өчен чын "мог-җизалар" башланды.

- Карагыз әле, монда бер көтү кәҗә! - дип кычкырды кемдер.

- Ә ата кәҗәнең мөгезләре шундый зур, аның янында фотога төшеп буламы? - диде икенчесе.

- Нинди акыллы эт, оясы өстенә басып, башын коймадан чыгарып өрә, - диде өченчесе.

- Ул сезне куркытыр өчен өрми, шулай итеп сезгә сәлам бирә, хуш киләсез дип әйтә, - дип аңлата Дмитрий Павлович...

Менә ул шау-гөр килеп тирә-юньне күзәтүче балаларны ферма эченә алып кереп китте. Балалар тавышын ишетеп, берсе артыннан берсе алагаем зур гәүдәле, озын муенлы, елтыр күзле страуслар йөгерешеп чыга башлады. Менә әкәмәт! Ят кошлар койма өстеннән кызыксынып безгә карап: Сез кемнәр? Ни эш бетереп йөрисез? Безгә күчтәнәчләрегез бармы? - дип сорыйлар кебек. Ярый әле, Дмитрий Павлович берничә кишер әзерләп куйган икән! Балаларның иң батырлары, кошларга якынрак килеп, аларны кишер белән сыйлады. Күбесе читтән генә күзәтте. Ни өчен дисәгез, алдан ук бик җитди кисәтеп куйдылар: страуслар ачык, ялтыравык төсләрне бик яраталар икән, баш киемнәрен дә тартып алырга мөмкиннәр. Җебеп торсаң, кулыңдагы телефоның я фотоаппаратыңны эләктерергә дә күп сорамыйлар. Алып йөгерсәләр, куып җитәм димә, машина белән дә куып тота алмаячаксың...

Балалар инкубаторга да керделәр, кечкенә страусларны карадылар. Баксаң, страуслар бик акыллы кошлар икән. Ата страуслар - джентельменнар, кичен әти кеше көне буе йомыркалар өстендә утырган булачак әнине алыштырып, төнге сменаны үз өстенә ала!

Экскурсия тәмамлангач, кунак йортына чакырып, балаларны табадан гына төшкән коймак белән тәмләп чәй эчерделәр. Рәхмәтләребезне әйтеп, кире Казанга, юлга кузгалдык. Автобуста кайтканда, эмоцияләре чиктән ашкан балаларның сүзләренә колак салып утырдым.

- Австралиягә барып йөрисе юк, страуслар үзебездә, - диде берсе.

- Страусның йомыркасы кило ярымга тарта. Үзе зур, үзе файдалы. Ите дә иң тәмле ит, анда холестерин аз, - диде, бик белдекле кыяфәт чыгарып, икенчесе.

- Сез ни сөйлисез, алар бит хәзер безнең дуслар! - диде, йомгаклап, өченчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кызыклы хәл