Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Эшсез яшәүләре бик рәхәт

Эшкә йөрмәүдән дә рәхәт нәрсә юк икән. Мин аны пенсиягә чыккач кына анладым. Гомерем буе заводта эшләдем. Үзгәртеп кору елларыннан соң системалы рәвештә кыскартулар башланды, алар баш өстендә эленеп торган кылычны хәтерләтә иде. Берсенннән котылганга сөенергә өлгермисең, икенчесе башлана. Тора-бара бу кыскартуларга да ис китми башлады. Чөнки бездән киткәннәрнең язмышы...

Эшкә йөрмәүдән дә рәхәт нәрсә юк икән. Мин аны пенсиягә чыккач кына анладым. Гомерем буе заводта эшләдем. Үзгәртеп кору елларыннан соң системалы рәвештә кыскартулар башланды, алар баш өстендә эленеп торган кылычны хәтерләтә иде. Берсенннән котылганга сөенергә өлгермисең, икенчесе башлана. Тора-бара бу кыскартуларга да ис китми башлады. Чөнки бездән киткәннәрнең язмышы отышлырак булуын аңлап алдык: алар менә дигән эшләргә урнаштылар, яхшы хезмәт хакы ала башладылар. Әкренләп пенсия яшенә дә якынайдык. Инде уйда башка курку - ничек тә тыныч кына пенсиягә китәргә... Ул арада оешманы чит илләр сатып алды, тагын билгесезлек, тагын йокысыз төннәр… Шулай гадәт буенча куркып яши-яши пенсиягә чыккач та әле бер ел эшләнелгән. Тагын кыскартулар башланды. Житәкче мине үзенә чакырып, урын алыштырмый гына хезмәт хакы күпкә түбән булган башка оешмага күчәргә тәкъдим итте. Мин ризалашмадым. Һәм беләсезме, өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Ничектер жиңеләеп, бушанып калдым. Узган елларга борылып карыйм да, өч баламны аякка бастырырга, укытырга, өйләндерергә каян үземдә көч таптым икән, дип шаккатам. Хәзер өйдә утырам. Балалар үзләре эшли, миннән акча сораганнары юк. Оныклар карашам. Җәйне шәһәр янындагы дачамда уздырдым. Яшелчә, җимеш үстереп, кышка җитәрлек тозладым, кайнатма ясадым. Буш вакытларымда Интернетта аралашам, яңалыклар белән танышам. Беләсезме, миңа мондый тормыш ошый. Хәтта, ничектер үземне яшәреп киткәндәй хис итәм. Дөрес, пенсия акчасы канәгатьләндерә дип әйтә алмыйм, анысы. Әмма, кире элеккеге хезмәтемә кайтмас идем. Кабат кемгәдер бәйле булып, урын югалтудан куркып яшәргә теләгем дә, көчем дә юк. Какшаган нервлар кире төзәлми бит. Ә менә күңелгә ятышлы эш була калса - уйлап карармын. Ә хәзергә мин ирекле булуның рәхәтен кичерәм…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия