Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Ахырзаман

Җир Җир булып калды Гәрәй РӘХИМ Күпме галим, патша, сихерчеләр, Тиздән Җир бетә, дип көттеләр. Дөнья һәлакәте уты белән Безнең күңелләрне өттеләр. Шөкер, Аллабыз да, Җир үзе дә Саклап калды безне, Кешеләр! Күпме "бөек" ялган булып чыкты, Хаклы булды безнең ишеләр. Бездәйләр бит җыен юк-барларга Ышанмаучан ныклы, көчлеләр! Җир-планета! Ул...

Җир

Җир булып калды

Гәрәй РӘХИМ

Күпме галим, патша, сихерчеләр,

Тиздән Җир бетә, дип көттеләр.

Дөнья һәлакәте уты белән

Безнең күңелләрне өттеләр.

Шөкер, Аллабыз да, Җир үзе дә

Саклап калды безне, Кешеләр!

Күпме "бөек" ялган булып чыкты,

Хаклы булды безнең ишеләр.

Бездәйләр бит җыен юк-барларга

Ышанмаучан ныклы, көчлеләр!

Җир-планета! Ул Җир булып калды,

Кеше булып калды Кешеләр!..

Дөнья бетә, диләр

Декабрьнең 21 көнне

Дөнья бетә, диеп сөйлиләр.

Шул афәттән дөнья халкы бүген

Котылып калу җаен эзлиләр.

Кибет киштәләре бушый азлап,

Юкка чыга шәмнәр, шырпылар.

Сатылмыйча яткан консервалар

Һәм күп кенә башка нәрсәләр.

Бер-береннән яман хәбәр ишетеп,

Пошаманга төшкән кешеләр.

Башын вата, дөнья бетүенә

Ничек әзерләнә күршеләр.

Хафага төште бит дөнья халкы,

Йоклый алмый үтә төннәре.

Дөнья бетсә, барчасы кырылыр -

Кирәк булмас оны, шикәре.

Кемнәр генә уйлап чыгаргандыр,

Кемнәр боза Ходай боерыгын.

Ходай китабында язылган бит,

Һич кем белмәс - ул көн килерен.

Офыклардан кояш күтәрелсә,

Якты нурын сибеп җиһанга.

Дөнья бетмәс, күктә кояш янса,

Җылылыгын бирсә һәр таңда.

Ышанмагыз, дуслар, ышанмагыз!

Дөнья бетмәс, тик без бетәрбез.

Дөнья мәңге булыр, вакыт җиткәч,

Бу дөньядан бер көн китәрбез.

Анна ЛАРИОНОВА,

Казан

Ахырзаман

Ахырзаманның җитүе -

Безгә ул пүчтәк кенә.

Байларга бетү турында

Уйларга кирәк менә.

Ул кадәр акча калдырып,

Ничек үләргә кирәк?

Биек өйсез дә, утраусыз,

Яхтасыз түрә сирәк.

Бер көтү япь-яшь кызларны

Кая куеп китәсең.

Кешегә әйбер бирү юк -

Үзең бетсәң, бетәсең.

Кеше рәнҗеткәннәр бетсен,

Намуслылар калсыннар,

Кырын юлларны сукалап,

Өр яңа юл салсыннар.

Ахырзаман соңлап килде,

Бик күптән кирәк иде.

Эшләгән түләүгә җитми,

Тәмам теңкәгә тиде.

Алик КОЛЧИН,

Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөнья бетә конец света