Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Җыр юлдаш булды

Шәһәр кешесенең ярты гомере юлда йөреп үтә. Ярый ла, транспортның рәтлерәгенә утыра алсаң. Кайсыларына керәсең дә, көчкә "эленеп" барасың. Тотынырга ни тоткычы, утырырга ни чиста утыргычы булмый. Чаллыда транспорт ягыннан хәлләр мактанырлык түгел шул. Газель хуҗаларының ниндиләре генә очрамый тагын. Социаль билет белән йөрүче төшә икән, аны катлы-катлы җөмләләр белән...

Шәһәр кешесенең ярты гомере юлда йөреп үтә. Ярый ла, транспортның рәтлерәгенә утыра алсаң. Кайсыларына керәсең дә, көчкә "эленеп" барасың. Тотынырга ни тоткычы, утырырга ни чиста утыргычы булмый. Чаллыда транспорт ягыннан хәлләр мактанырлык түгел шул. Газель хуҗаларының ниндиләре генә очрамый тагын. Социаль билет белән йөрүче төшә икән, аны катлы-катлы җөмләләр белән әй сүгәләр инде. Әле теге кеше чыгып киткәннән соң да, газель йөртүчесе ярты сәгать буе тынычлана алмый, өлкәннәрнең "тетмәсен тетеп" бара. Әйтерсең, аның кәефе кырылуга шушы салонда утырып баручылар гаепле.

Бүген язмам бу темага түгел, сүз уңаеннан гына язам. Киресенчә, сүзем - үз эшен яратып алып баручы машина йөртүче турында. Берничә көн элек шулай 109 нчы маршрут буенча йөрүче газельгә кереп утырдым. Шоферы ишектән керүчеләрне ягымлы сүзләр белән каршылап, һәр тукталышка җиткәндә, тукталыш исемен әйтеп (тукталыш исемен әйтү Чаллы шәһәрендә сирәк күренеш!), музыка җырлатып бара. Дөресрәге, "Күңел" радиосын кушып куйган ул.

Менә бер заман Алина Прокопьева башкаруында "Гармунчыга" җыры яңгырады.

Кулларыңда тальян гармун,

Әйдәле, бер тарт әле.

Уйнап үскән, җырлап киткән

Көйләрне сайрат әле.

Урам көйләре хәзер дә

Колакта чыңлап тора.

Туган якларга кайтабыз,

Гармуннар тыңлап кына.

Куплет арасына тагын:

Сандугачлар кунып, кайда сайрый?

Сарман буйларында тирәктә.

Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем

Өзелеп чәчәк ата йөрәктә,

дигән кушымта да өстәп куя. Бу җырның сүзләрен Никифор Тукмачев, көен Фәрит Хатипов язганын белә идем инде. Ә менә Алина Прокопьева башкаруында ишеткәнем юк иде. Янәшәмдә утырып барган татар апасы да шунда: "Бигрәк матур җырлый инде. Бу Алина миңа керәшеннең Раиса Тимофеевасын хәтерләтә. Аның да тавышы шундый шәп иде", - дип куйды.

Башкаларга күз төшерсәм, калган пассажирлар да да үзалдына елмаеп утыра. Җырның күңел түренә үтеп керүе әнә шулай була инде ул.

"Туганайлар" газетасы аша теге шоферга да, Алинаның үзенә дә, җыр авторларына да зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Керәшен авторлары менә шулай хезмәт җимешләрен бергә иҗат итсеннәр иде. Барысын да димим, билгеле. Шигырь язучыларыбыз да, көй чыгаручыларыбыз да, җырчыларыбыз да җитәрлек, югыйсә. Бергәләп, иҗат кичәләре дә оештырып булыр иде. Иҗатчы карендәшләрем, бу турыда уйланыгыз әле.

Альвина Ананьева,

Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев