Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Покрау бүләге

14 октябрь көнне Тукай районы Мәләкәс авылы клубында "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле артистларының Покрауга багышланган зур концерты булды. Сәгать ярым вакыт буена керәшен җыруларын тыңлап, керәшен биюләрен карап кинәндек. Бу ансамбль турында әле моңарчы ишетеп кенә белә идек, инде менә үзләрен күрү, җырларын ишетү бәхетенә дә ирештек. Шулхәтле көйләребез,...

14 октябрь көнне Тукай районы Мәләкәс авылы клубында "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле артистларының Покрауга багышланган зур концерты булды. Сәгать ярым вакыт буена керәшен җыруларын тыңлап, керәшен биюләрен карап кинәндек. Бу ансамбль турында әле моңарчы ишетеп кенә белә идек, инде менә үзләрен күрү, җырларын ишетү бәхетенә дә ирештек. Шулхәтле көйләребез, биюләребез булуга сөенеп утырдык. Чабаталы биюләрен башкарганда, үзебезнең дә, яшь чакларны искә төшереп, сәхнәгә менеп биеп төшәсе килде.

Шунысы тагын куанычлы булды: бу концертны карарга Тукай районы Борды авылыннан да кырыклап кеше килгән иде. Алар да ансамбльнең чыгышын бик ошатып киттеләр.

"Бәрмәнчек"ләрнең Мәләкәс клубы сәхнәсендәге бу концертлары соңгысы булмасын, алга таба да күрешүләр язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт "Бәрмәнчек" Покрау