Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Һәлак булганнар герой түгелме?..

Мин кечкенә чакта авыл өйләренә кечкенә йолдызчыклар беркетеп чыктылар. Кемгәдер - берәү, кайсыларына - икәү, ә кемнәргәдер бөтенләй тәтемәде. Ба-ла-чага арасында иң абруйлысы мин идем, чөнки безнең өйгә 4 йолдызчык беркеттеләр! Бала-чага бит, бу йолдызларның безнең йорттан барлыгы дүрт ир-ат сугыш кырында ятып калганлыгын белдерүне аңламаганмын...

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел вакыт узып, үзебезгә, сугышта һәлак булганнарның балаларына, 70-80 яшь тулса да, ул чорның авырлыклары беркайчан да онытылмый. Ул ачы хатирәләр әледән-әле искә төшеп, йөрәкне телгәләп ала. Шул ук вакытта горурлык хисләре дә уяна. Ни дисәң дә, 10 яшь тулыр-тулмас ач көйгә үгез, сыер җигеп, басуларны сөреп, икмәк үстергән, олыларга җи-ңүне якынайтырга булышкан малайлар-кызлар бит без.

Ятимнәргә әтиләрен югалту ачысы белән бер-гә михнәтне дә күбрәк күрергә туры килде. Ул ачлык елларында ашаган үлән ашлары, черек бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемәләрне мәче-этләргә бирсәң, ашау түгел, иснәп тә карамыйлар иде...

Сугыш ветераннарына тел тидерәсем килеп әйтүем түгел, бары күңелдәге ризасызлыкны, күңел әрнүен генә әйтәсем килә: сугыштан исән-сау кайтканнарның балалары әтиле дә үсте, бу семьялар төрле льготалардан да файдаланды. Ветераннарның зур-зур пенсияләре балаларына зур ярдәм. Дәүләт ветераннарны кайгыртып, җиңел машиналар өләште, торак-җир алу, яхшырту программасы әле дә эшләп килә. Ә Ватан өчен башын салган аталарыбыз герой түгелмени соң? Аларга тиешенчә бәя бирелмәгәнгә йөрәк сыкрый. Әтилеләр күкрәк киереп йөргәндә, без боегып, күләгәдә кала бирдек. Ни өчен законда безнең өчен бер нәрсә дә каралмаган? Дәүләт соң булса да үз ялгышын аңлап, сугыш ятимнәренә йөз белән борылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары