Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Кысканга былтыр, кычкырталар быел

Кая бара бу тормыш? Көннән-көн яхшырырга тиешле заман көн туган саен артка тәгәри сыман. Без ачлыкны-ялангачлыкны күреп, татып үскән буын. Бер телем ипигә тилмергән вакытларны онытырга да өлгермәдек, кабат шуңа барабыз. Сугыштан соң илне торгызабыз, дип, көне-төне эшләдек, ял күрмәдек. Кайчан да булса бер килер әле рәхәт заман, дия идек....

Узган ел җылылык өчен түләү тарифы дөрес куелмаган булган, кабат чутлаганнан соң килеп чыккан аерманы түлисез, дип аңлаттылар. Бу сумма әле яртысы гына, кабат шуның кадәр киләчәк, дип тагын бер кат "шатландырдылар". Аларның дөрес чутламаганнарына кем гаепле соң? Без ялгыш кына артык түләсәк, бер дә кире кайтарып бирмиләр бит, югыйсә. Бу - былтыр кыстырганга, быел кычкырталар булып чыга инде. Шулай итеп, квитанциядә күрсәтелгәнчә, бер айга коммуналь хезмәтләр өчен дүрт меңнән артык акча калдырып кайттым. Әле ярый һәр айныкын вакытында түләп барам, дип сөендем. Өйгә кайткач, сигез меңгә дә тулмаган бер айлык пенсиямнән калган акчаны телефон һәм газ өчен дә түләргә аерып куйгач, елап җибәрдем. Калганы - ашарга, җан асрарга. Базарга барып, бер айга җитәрлек ит, ярма, бәрәңге, суган алып кайтасы бар. Көн саен ипи-сөткә кирәк. Дарулар турында әйткән дә юк. Ничек җиткерергә? Көн саен ярты буханка ипи дә алып ашый алмабыз микәнни? Чәйне дә сөтләп эчү эләкмәс хәзер. Дәүләт бит үзе шушы башбаштыклыкка юл куя. Безнең ише пенсионерларның тиеннәрен талап баючылар, олыгайгач, үзләре дә шушы хәлдә калсыннар иде...

М. МАКЛАКОВА,

Чаллы

(фото http://www.zem.ru/ сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия ЖКХ пенсионерлар тораккоммуналь хуҗалык