Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Иске Карабаян – Колбагыш авылы

Исәнмесез, "Туганайлар"! "Мин бәхетле ана" дигән язмамны бастыруыгыз өчен зур рәхмәт. Торган урынымны Карабаян авылы дип кенә күрсәткәнсез. Теләче районында Карабаяннар икәү. Безнең авыл - Иске Карабаян. Гәҗиттә авыллар турында күп язалар. Мин дә үзебезнең авыл турында язып үтәргә булдым.

Иске Карабаян авылының халык телендә икенче төрле исеме дә бар. Ул - Колбагыш. Авылның бу атамасын бездән өлкәнрәкләр болай аңлаталар иде. Янәсе, авылда бер бай яшәгән. Ул коллар тоткан. Байның балалары булмаган. Үләр алдыннан ул: "Үземнең бөтен байлыгымны колларыма багышлыйм", - дигән. Шуңа күрә авылны Колбагыш дип йөртә башлаганнар.

Халык телендә башка аңлатмасы да очрый. Авыл башта Лаеш өязенә кергән. Аны "Күлбашы" (күл башы) дип йөрткәннәр. Авылның тагын Кырбаш (Кыр башы) дигән атамасы да бар.

Археолог-галим А.И.Износ-ков җыйган материаллар буенча, иң элек бу урынга, 1809 еллар тирәсендә, Починок Янасал дигән авылдан Кара бай дигән кеше килеп утырган. Шушыннан Карабаян исеме ясалган, диләр. Монда 74 ир-ат һәм 74 хатын-кыз күченгән. Барысы да иске керәшеннәр булган.

Авылыбызда кызыклы атамалар күп.

Элек урман авылга терәлеп үк торган. Мәтбей (Матвей) дигән берәү, төнлә белән берүзем юлсыз-нисез җирдән урманның яртысына кадәр керә алам, дип, иптәшләре белән бәхәсләшкән. Ул урман эченә ике чакрым җир кергән. Аның кыюлыгын олылап, бу урынны "Мәтбей йөрәге" дип йөртә башлаганнар.

Авылның түбән очыннан сузылган болынны "Даулы болын" дип атыйлар. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, бу болынны даулап, тирә-күрше авыллар арасында гел бәхәс, тарткалаш чыгып торган.

Иске Карабаян белән Карабаян арасында бер чишмә бар. Бервакыт бер кеше бу чишмә яныннан "Изге кыз Мария" тәресен тапкан да өенә алып кайтып, тәре почмагына куйган. Иртән торып карасалар - тәре юкка чыккан. Эзли торгач, тапканнар - әлеге тәре элеккеге урынында - чишмә буенда ята, ди. Шуннан соң бу чишмәне "Изгеләр чишмәсе" дип атый башлаганнар. Хәзерге көннәрдә дә, озак яңгыр яумыйча торса, халык келәү итәргә шул чишмә янына җыела.

Кайчандыр гөрләп яшәгән авыл инде картаеп бара. Шушы төбәктә туып, читкә таралган кешеләр бәйрәмнәрдә авылга җыелалар. Олы көн, Тройсын, Казанский, Пык-рау, Рождество, Май чабу бәйрәмнәре бик күңелле үтә. "Туганайлар" хезмәткәрләрен дә үзебезгә кунакка чакырып калабыз.

Тагын бер мәртәбә язның беренче бәйрәме - 8 Март белән котлыйм үзегезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат Иске Карабаян Колбагыш Теләче районы