Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Интеллигенциягә интеллект җитми

Кешегә акыл тормыш тәҗрибәсе белән генә керә. Институтлар да, академияләр дә ничек чын кеше булырга өйрәтми, профессия генә бирә. Халык әйтмичә, төртеп күрсәтмичә, үзләрен читтән күрә дә, ишетә дә белми интеллигент дип саналучы кайберәүләр.

Телевидение һәм радионы культура учагы дип саный идек без заманында. Хәзер бетте ул нәрсә. Халыкка нәрсә күрсәтсәк тә, ни сөйләсәк тә ярый, диләр, ахры. Кешегә, үз дәрәҗәсен төшерү өчен, бер кыек әйткән сүзе яки җөмләсе дә җитә.
Моңарчы хөрмәтләп йөргән кайбер кешеләргә үпкә сүзләремне җит-керәсем килә. Телевизордан татарча спектакль караганда, керәшеннәрне кимсетә торган сүзләрне инде берничә тапкыр ишетергә туры килде. Әле кемнән диген? Беренче чиратта, яраткан драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинның хатыны Нәҗибә апа Ихсанова авызыннан. Ул гына түгел, башка артистлар да, "чукынган тәре", "тәре баганасы" кебек сүзләрне катнаштырып, театр уйныйлар. Артистлар, режиссерлар үзләре үк, текстта шулай язылган очракта да, драматургны төзәтергә тиеш, югыйсә. "Энем яки сеңлем, мондый сүзләрне куллану - ул тулы бер халыкны кимсетү була. Башка чакта болай язма", - дияр иде берәү. Юк, рәхәтләнеп, сүгенү сүзе итеп кулланалар.
Усалланыйк дисәк, без дә бит усаллана беләбез. Тик алай эшләмибез, без сабыр халык. Эндәшмә-гән саен, бигрәк алып узалар. Ходай керәшенне юкка гына яратмаган. Бу дөньяда без яшибез икән, димәк, безнең кирәгебез бар.
Болай да керәшеннең яшәү рәвеше, культурасы, мәктәпләре юкка чыгып бара. Кайбер татар композиторлары, ке-рәшен җыруларын эш-кәртеп, үзләренеке итеп күрсәтә. Кара әле, безнең бабайлар бу көйне болайрак җырлый иде бит, ничек бу композитор аларча көй язды икән, дип йөрисең аннары... Сандыклардан чыккан сугылган әйберләребез, крестлы чигүләр белән эшләнгән бистәрләребез дә үзебезнеке түгел бит инде хәзер. Татарның өлкән буыны моны яхшы хәтерли, галимнәр дә белә, тик дәшмиләр генә.
Совет чорында Алласыз булсак та, үзара тату булдык, бер-беребезне кимсетә торган сүзләр әйтешмәдек. Хәзер халык динлеләнде. Тик аңа карап, усаллык кимемәде, киресенчә, артты гына. Татарлар бик күп куллана торган "чукынган тәре" сүзе нәрсә аңлата соң? Тәре бит ул - икона. Күпләребезнең өендәге почмакларында Алла Анасы белән аның улы рәсеме куелган. Шуңа карап, кач кылалар, ә чукынмыйлар.
Ә нәрсә ул "тәре баганасы"? Тәренең нәрсә икәнен белгәч, аның баганасы булмаганлыгы да аңлашыла торгандыр... Качның гына баганасы була.
Илленче елларда русча чыккан бер бию китабының татарчага тәрҗемәсен карарга туры килде. Бер бик "шәп" татар белгече "ноги ставить крест на крест" дигәнне, аякларны тәре ясап басарга, дип язган. Җитмәсә, берничә урында шулай кабатланган. Нинди көлке һәм кызганыч...
Әйтәсе килгән сүзем шул: нинди динне сайлавы, нинди яшәү рәвеше алып баруы һәр халыкның үз эше. Аның сайлавы нәкъ менә син теләгәнгә туры килмәгәнгә карап кына, аны кимсетергә берәүнең дә хакы юк. Үткән буыннарда булган усаллыкны киләчәккә алып бармыйлар.
Бөтенебез тигез, дибез. Радиодан элекке җырчыларны юк-юк та бер җырлаталар. Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Әлфия Авзалова, Ил-һам Шакировларның җырларын әледән-әле тапшырып торалар. Шулар белән бергә ник бер тапкыр булса да, керәшеннең олы җырчы-сы Раиса Тимофееваның язмаларын куймаска? Байтак артистлар, белер-белмәс көе, керәшен җырларын башкарырга алыналар. Раиса Тимофеева башкаруындагы көйләрне тыңласалар, аларга да өйрәнү өчен бер дәрес булыр иде. Юк, тапшырмыйлар шул...
Сүз уңаеннан, тагын шуны әйтәсем килә: Раиса Тимофеевага мактаулы исем бирергә кирәк, дигән сүз инде ничәмә-ничә тапкыр күтәрелә, тик әле уңай якка хәл ителгәне ишетелми. Ә менә хәзерге җырчыларга сәхнәгә менәр-менмәс үк андый исемне бирәләр. Кемнәр бирәдер, ничек үзләре оялмыйча алалардыр, исең китәр... Телевизордан да өлкән җырчыларны бик әз күр-сәтәләр. Китеп барганнары турында әйткән дә юк инде анысы. Телевизорны бит күбрәк олылар карый, яшьләр Интернетта. Кыска итәк киеп, чи-ми килеп җырлаучыларны күрсәтүгә караганда, Габдулла Рәхимкулов, Рәшит Ваһапов кебек артистларны тыңлау чын сәнгатьне бәяләү өчен файдалы булыр иде. Дөнья чүп белән тулды. Чүп җырлар, чүп көйләр, чүп сүзләр, чүп ризыклар... Затсыз әйберне затлы итеп күрсәтүләр... Алай булмаска тиеш, югыйсә, кая барабыз, җәмәгать?
Язмамның башында әйтелгәннәргә кире кайтып, сүземне шигырь юллары белән бетерәм:
Керәшенгә дә колак сал,
Ул да начарга әйтми.
Чиркәү кенәгәләре дә
Җүнсезлеккә өйрәтми.
Кач белән изге Тәрегә
Ялгыш та тел тидермә.
Керәшеннәрне рәнҗетеп,
Үзеңнән җан биздермә.
Барыбызга да җитәрлек
Урын бар җир-күгендә.
Явыз уйлардан котылыйк -
Шатлык булсын күңелдә.
Кем генә булып тусаң да,
Күңелең чиста булсын.
Йөрәгеңдә башкаларга
Сөю-наз тулып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикер