Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Чын укытучы

Мин барлык укытучыларыбызны да бик яратам, рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Римма Петровна Егорованы бигрәк тә. Ул үз фәненең нечкәлекләренә генә түгел, ә тормыш итәргә, яшәргә өйрәтүче дә. Моңа мин, сигезенче класска кергәч, Римма апаның дәресләрендә инандым. Ул безгә кагыйдәләр, рус теленең матурлыгын, әдәбият байлыгын гына төшендереп калмый, яшәргә...

Мин барлык укытучыларыбызны да бик яратам, рус теле һәм әдәбияты укытучысы - Римма Петровна Егорованы бигрәк тә. Ул үз фәненең нечкәлекләренә генә түгел, ә тормыш итәргә, яшәргә өйрәтүче дә. Моңа мин, сигезенче класска кергәч, Римма апаның дәресләрендә инандым. Ул безгә кагыйдәләр, рус теленең матурлыгын, әдәбият байлыгын гына төшендереп калмый, яшәргә дә өйрәтә. Һәрвакыт дөнья яңалыкларын сөйли, безнең сәламәтлегебез, кәефебез турында сораша. Аның дәресләрен мин түземсезлек белән көтеп алам, яратып, күңел биреп укырга тырышам.

Сыйныф җитәкчебез буларак, ул һәрвакыт безнең өчен борчыла. Бигрәк тә миңа аның тыныч, сабыр холкы, балаларга карата ягымлы һәм мөлаем мөнәсәбәте ошый. Ул белем биргән укучылар рус теленнән район күләмендәге ярышларда, төрле конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

Римма апа - хөрмәткә лаек һөнәр иясе. Киләчәктә дә шулай безне сөендереп, яңа уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев