Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бергәлектә – көч

Тормыш шундый инде ул: бүген бәхет елмайса, иртәгә арт саныңа китереп тибәргә мөмкин. Пенсиядәге кеше моның шулай булуын аеруча яхшы белә. Ярты ел алдан пенсияләрне күтәрәчәкләре турында зурдан кубып сөйлиләр дә, инде акча янчыгын ачып, почтальонны көтеп утырганда, ЖЭК кәгазьләрен китерәләр. Андагы саннарны күргәч, тагын алданганыңны беләсең. Сугыш ветераннарына, сугышта...

Хат язуымның сәбәбе - болар түгел.

Хәтерегездә булса, январь аенда пенсионерларга транспортта йөрү өчен, 30 талон бирү системасын керттеләр. 30 талоныңны тотып бетерсәң - өйдә утырасың. Өлкән кешенең әллә кая барасы юк, имеш. Шул вакытта бөтен пенсионерлар бердәм булып күтәрелеп чыкты. "Социаль проездной" калдырылды. Һәрберебез өендә генә хәсрәтләнеп утырган булса, 30 талон белән калачак идек. Бездә бит башбаштаклык күрсәткән күп түрәләр җәзасыз кала. Андыйларга үз фикереңне җиткерүдән курыкмаска кирәк. Юкка гына "Бергәлектә - көч" димиләр. "Социаль проездной" калдыруны сорап, бергә күтәрелгән пенсионерларга рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат пенсионерларга транспорт талоны