Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бергә булыйк

Кадерлеләрем минем, сөекле "Туганайлар"ым ! Менә тагын бер ел сезнең белән бергә үтеп китте. Узып баручы елда да Сез минем якын дустым, киңәшчем, сердәшчем булып калдыгыз. Газетаның һәр санын түземсезләнеп, сагынып көтеп алам. Язмаларны укыганда, журналистларның һәрберсе янымда утырган күк, сөйләшеп, бәхәсләшеп алам. Пенза якларында яшәүче мөселман кешесе булсам да,...

Кадерлеләрем минем, сөекле "Туганайлар"ым !

Менә тагын бер ел сезнең белән бергә үтеп китте. Узып баручы елда да Сез минем якын дустым, киңәшчем, сердәшчем булып калдыгыз. Газетаның һәр санын түземсезләнеп, сагынып көтеп алам. Язмаларны укыганда, журналистларның һәрберсе янымда утырган күк, сөйләшеп, бәхәсләшеп алам. Пенза якларында яшәүче мөселман кешесе булсам да, Сез язган әйберләрне мин кайчандыр инде белгән, бәйрәмнәрендә дә катнашканым бар, кебек кабул итәм. Югыйсә, моңарчы керәшеннәр белән аралашканым булмады. Ниндидер күренми торган җеп безне бәйләп, якынайтып тора, бусы - бәхәссез. Үзебезнең як мишәрләре турында Кадир Акъегетнең "Алты авыл" дигән китабын җибәргән идем. Танышкан булсагыз, уртак якларыбызны, йолаларыбызны тапкансыздыр.

Хөрмәтле "Туганайларым"! Яңа - 2012 ел Сезгә зур уңышлар, мактаулы исемнәр, ныклы сәламәтлек китерсен. Каләмнәрегез үткен, фикерләрегез тирән булсын. Алдагы елларда да бергә калыйк. Нагайбаклар әйткәнчә, бергә булыйк, тегермән корыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев