Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Ай Биби, җылама

Исәнмесез, "Туганайлар"! Керәшен халкын шушылай дөнья күләменә чыгарганыгыз өчен зур рәхмәт. Без кечкенә вакытта Май чабу бәйрәмнәре бик күңелле үтә иде, без үсә төшкәч, алар бетте. Бары тик рәттән кунак җөргәндә генә олылардан отып калган җырларны җырладык. Безнең якта да "Биби" җырын җырлыйлар. Аның сүзләре хәзер җырлана торганнан аерыла. Аны...

Әй шау нарат, әй шау нарат, гөлкәем,

Ай Биби, җылама.

Нигә шаулый икән лә бу нарат?

Шауламас та иде, әй бу нарат, гөлкәем.

Ай Биби, җылама

Бездән аерыла бит бер канат.

Ай Биби, җылама,

Җыласаң да җаман, ай, сулама.

Эрләсәң дә иде лә, сарсаң иде, гөлкәем,

Ай Биби, җылама,

Киләпләрең озыннар булсае,

Уйнасаң да иде лә, көлсәң иде, гөлкәем.

Ай Биби, җылама,

Гомерләрең озыннар булсае.

Кызларның ди сөеп лә, ай, кигәне, гөлкәем,

Ай Биби, җылама,

Итәгенә тоткан күк күлмәк.

Кыз балалар үсеп лә буйга җиткәч, гөлкәем.

Ай Биби, җылама,

Җат кешегә буладыр бер бүләк.

Ай Биби, җылама,

Җыласаң да җаман, ай, сулама.

Сезгә бер үтенечем дә бар, гәҗит аша яшь чактагы дус кызымны таба алмам микән? Мин 1958 елда Магнитогорскида эшләдем. Анда Колышчыныкы Нина Шалакаева белән бик дус булып җөрдек. Аның ире Саша иде. Сашаның энесе Семен бар иде. Аларның авылдашлары да бар иде без эшләгән җирдә. Авылда бер түтием генә бар дия иде. Бәлки Колышчылар белә торгандыр. Аның турында берәр хәбәр ишетсәм, шат булыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: керәшен җырулары хат