Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Питрау бәйрәме”

Максат. Балаларны керәшеннәрнең традиция һәм йолалары белән таныштыру, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү, балаларның сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Бизәлеш. Чигелгән сөлгеләр, питрау чәчәкләреннән әзерләнгән бәйләмәләр. Җиһазлау.Уеннар өчен магнитофон язмасы, керәшеннәрнең милли киемнәре. Чакырылган кунаклар: балаларның әти-әниләре, 19 нчы мәктәпнең милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елисеева Р.Р,...

Максат. Балаларны керәшеннәрнең традиция һәм йолалары белән таныштыру, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү, балаларның сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Бизәлеш. Чигелгән сөлгеләр, питрау чәчәкләреннән әзерләнгән бәйләмәләр.

Җиһазлау.Уеннар өчен магнитофон язмасы, керәшеннәрнең милли киемнәре.

Чакырылган кунаклар: балаларның әти-әниләре, 19 нчы мәктәпнең милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елисеева Р.Р, 37 нче гаилә китпаханәсе хезмәткәрләре.

Алып баручы.

Питрау бәйрәме (12 июль) христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн.

Керәшеннәрнең үзенә хас гореф - гадәтләре, йолалары, тел үзенчәлекләре, кием салымы, бизәнү әйберләре һәм бик билгеле шәхесләре бар. Аларның ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган торле йолалары, гореф - гадәтләре шулай ук бик кызыклы. Борынгыдан килгән ышануларга нигезләнгән йолалар, күмәкләп ботен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган.

Ә керәшен авылларының күбесендә ул борынгыдан килгән йолалары белән баетылып, җәй бәйрәме - чәчәк бәйрәме итеп үткәрелә.

1 бала: Питрау бүген бездә, Питрау бүген!

Бу татлы сүз!

Җәй дигән сүз, шатлык дигән сүз

Тирәбез дә бөтен тереклекне

Шул бәйрәмгә эндәшик дигән сүз!

2 бала: Питрау бәйрәменә килгән лә ай, туганнар

Асыл киемнәрен киенеп.

Әйдәгез, бергәләп җырлыйк әле,

Бәйрәм итиекче соенеп.

Җыр "Суда балык йөзәдер"

( 7 нче төркем балалары башкара)

Алып баручы.

Хуш киләсең, Питрау, хуш киләсең

Кышлар буе көттек үзеңне

Оланнарга инде ач йөзеңне

Һәм ирештер татлы сүзеңне.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар. Халкыбызның иң гүзәл, иң күңелле Питрау бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне үзебезнең бакчабыз мөдире Михайлова Елизавета Михайловнага бирәбез. Котлау сүзе

Җыр "Эх алмасы, алмасы."

Алып баручы. Котылып бар дөнья мазасыннан

Котылып бар моңсу уйлардан,

Питрауда.

Башларымны кырын саласы да

Их, биисе килә, туганнар!

Айсылу "Чабата" биюен башкара.

Алып баручы.Бакчабызда эшләүче Надеҗда Михайловнага сүз бирик, ул безгә шигырь сөйләп үтәргә тели.

Исәнмесез, газиз авылдашлар,

Кардәшләрем минем, исәнмесез!

Халкыбызның җыр - моңнарын сагынып

Бәйрәм, диеп монда килгәнсездер.

Җыруларның иң моңлысын сайлап

Иң асылын бүләк итәбез.

Җөрәк түребездә керәшенгә

Хөрмәт итү хисе йөртәбез.

Халкыбызның җыры - моңы белән

Аяз булсын туар иртәбез.

И керәшен, карендәшем минем,

Халкымның бер асыл бизәге.

Сезнең моңны бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге. Җыр "Усы буйкайлары"

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар инде җырладык да , биедек тә, ә хәзер бер уйнап алыйк.

Уен "Назалы"

Уйнаучы парлар берсе артыннан берсе кулга кул тотынышып тезеләләр. Рәт башында ялгызы гына малай яисә бер кыз бала кала. Уйнаучы парлар җырның беренче яртысында кулларын талгын гына хәрәкләндереп торалар, ә икенче яртысында ялгыз кеше рәт арасыннан биеп үтеп,үзенә иптәш сайларга тиеш. Парсыз уйнаучы рәт алдына баса. Уен шулай дәвам итә.

Килдеңмени, - синмени.

Роза гөле өч тармаклы

Шуның берсе - син мени?

Стакан тулы җимеш,

Ике кулы кесәсендә

Начальник булган, имеш.

Син бит минем туганым.

Чылтырап аккан чишмәләрдә

Битләреңне югансың.

Алып баручы: Ә хәзер, әйдәгез, килгән кунаклар. Сезнең дә көчегезне сынап карыйк. Мин сезгә себерке бәйләү, такыя үрү конкурсларында катнашырга тәкүдим итәм. Рәхим итегез! Әти-әниләр, чакырылган кунаклар катнаша)

Уен соңында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Ай, рәхмәт балалар!Бигрәк мактур уйнадыгыз.

Алып баручы.Еллар тыныч булып

Исән-сау яшәсәк иде!

Питрау бәйрәмнәрен шулай

Куңелле итеп үткәрсәк иде!

Эйе шул, дусларым, күгебез аяз, җиребез имин булсын иде.Шулай булганда гына, безнең бәйрәмнәребез йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев