Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

1апрель

1 апрель - Көлке көне уңаеннан газета укучыларыбыз арасында конкурс игълан иткән идек. Безгә материаллар килә башлады. Шуның берсе белән сезне дә таныштырабыз. Конкурс 7 апрельгә кадәр дәвам итә. Яңа материаллар көтеп калабыз! Былтыр 1 апрель көнне мин җиңгиләргә кунакка бардым. Җиңги белән тәмләп чәй эчеп утыра идек телефон шалтырады....

1 апрель - Көлке көне уңаеннан газета укучыларыбыз арасында конкурс игълан иткән идек. Безгә материаллар килә башлады. Шуның берсе белән сезне дә таныштырабыз. Конкурс 7 апрельгә кадәр дәвам итә. Яңа материаллар көтеп калабыз!

Былтыр 1 апрель көнне мин җиңгиләргә кунакка бардым. Җиңги белән тәмләп чәй эчеп утыра идек телефон шалтырады. Мин телефонны алдым. Трубкада бер ир тавышы: "Сезнең бакчагызга сыерларыгыз белән тавыкларыгыз чыккан" ди. Ә 1 апрельнең нинди көн икәнен без бөтенләй дә онытканбыз. Хәзер нишләргә? Җиңги әйтә: "Мин таяк алам, син чыбыркы ал, бакчага абзар ягыннан чыгабыз" ди. Ишек төбендәге аяк киемнәрен кайсын кияргә дә белмичә, аякка нәрсә эләкте шуны кидек тә чыгып чаптык. Мин дәдүнекен (бездә абыйны шулай диләр) кигән булган икән. Урамда пычырак, балчык, аяк таеп китте дә мин битем белән балчыкка егылдым. Җиңги миңа аягы эләгеп абынып егылды. Бер-беребезгә карыйбыз да көләбез. Без теге бакчага каргаларны куркытыр өчен куя торган карачкылардан бер дә ким түгел идек. Өстебез балчык кына иде. Хәзер ничек тә булса торырга бит инде безгә, ләкин торып булмый. Тора гына башлыйбыз, дәдүнен галошы зур - таеп китә дә, тагы егылабыз. Җиңги: "Инде сыер-тавыкларыбыз кырга китеп югалганнардыр инде", - ди. Дүрт аяклап булса да балчыктан чыгып життек. Уйнап ята торган эт безне күреп оясына кереп качты. Бакчага чыктык: сыер да юк, тавык та юк! Эзләре дә юк! Җиңги: "Тукта әле, абзарга кереп карыйм эле", - ди. Барсак, исебез китте: сыерлары да, тавыклары да урыннарында тора. Алар да куркуларыннан сикереп куйдылар. Шулай итеп тынычланып юындык та өйгә кердек. Дәдүгә сөйлим хәзер бу хәлләрне, "кем генә булды икән теге безне алдаучы абый", дим. Дәдү көлә башлады: "Ә чаптыгызмыни, курыктыгызмыни". Аннары инде бездән көлеп туктагач: "Теге шалтыратучы мин идем ул, 1 апрель белән сезне", - ди.

Безнең ачуыбыз бик каты кабарды. Апа белән икәү дәдүне кыйнар дәрәҗәгә җиттек. Ләкин, үзебез гаепле: 1 апрель бит!

Диана Леонтьева, Кайбыч районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев