Туганайлар

Керәшен Сәрдәсе: авыл тарихы, халык язмышы, әүвәлге документлар

Керәшен Сәрдәсе – Татарстанның Питрәч районында, Мишә елгасы бассейнында урнашкан бик борынгы керәшен авылларының берсе. Бу мәкаләдә авылның бай тарихы, халкының катлаулы язмышы турында сүз бара.

Мишәгә кушыла торган Сәрдә елгасы буенда, Казан шәhәреннән 60 километр көнчыгышта урнашкан Керәшен Сәрдәсе авылының тарихы hәм халкының язмышына кагылышлы документлар Россия дәүләт борынгы актлар һәм Татарстан Милли архивларында саклана.

Шул документларның берсе, бүгенге көндә безгә билгеле булганыннан иң «борынгысы» – Казан ханлыгы басып алынганнан соң 13 ел узгач, 1565-1568 елларда патша Явыз Иван түрәләре Никита Васильевич Борисов белән Кикин Андрей улы Дмитрий төзегән җир биләмәләрен теркәү кенәгәсе – «Писцовое описание Казани и Казанского уезда 1565-1568 годов». Бу документта Сәрдә елгасы буендагы Иске Сәрдә авылы рус бояры Матвей Кузьминский уллары Семенка белән Рахман биләмәсе итеп күрсәтелә. Авылда биш йорт барлыгы, ул йортларның буш, ташландык хәлдә булулары да әйтелгән. Шул ук документта Матвей Кузьминскийның өченче улы Ивашконың Иске Сәрдәдән күчеп, Сәрдә елгасы Мишәгә кушылган җирдә Яңа Сәрдә исемле яңа авыл нигезләгәне дә теркәлгән. Биредә бүген инде буш урыны гына торып калган Рус Сәрдәсе авылы турында сүз бара.

Казан ханлыгы заманыннан ук калган 700дән артык авыл исемлегендә Мишә буендагы Нырсы-Варзи (Нырсывар), Таутермень (Тегермән Тавы), Толкиш, Югары, Урта, Түбән Казы (Керәшен Казысы, Рус Казысы) авыллары, шулай ук Пимәр, Әлбәден, Юныс, Әтрәч, Чыты, Кибәч, Кәүәл авыллары белән беррәттән Иске Сәрдә авылы да исәпкә алына. Сәрдәгә күрше булган Көлкәмәр авылы, бераз соңрак, 1647 елгы җир теркәү кенәгәләрендә чагыла башлый.

 

Архивтагы документларда теркәл­гән авылларда, шул исәптән Иске Сәрдә авылында да, 1565 елда рус түрәләре хуҗалык итә. Руслар килгәнче анда нинди халык яшәгәнлеге, төп халыкның кайларга күчеп китүе яисә ничек юкка чыгуы (һәлак булуы?) турында бернинди хәбәр сакланмаган. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң Мәскәү тарафыннан яңа оештырылган хәрби хакимлекнең җирле халыкка карата бу елларда тоткан үтә дә кырыс алымнарын искә алсак, бу бичараларның авыр язмышы турында жәлләп уйланырга гына кала.

 

Керәшен Сәрдәсе авылында Казан ханлыгы заманында яшәгән халык­лардан истәлек булып калган, Сәрдә елгасы буенда үскән берничә изге чыршы агачы (аның янына ерактагы мөселман авылларыннан гыйбадәт кылырга киләләр иде) hәм Олы елга (халык телендә «Җыланлы җылга») буенда яше мең ярым елдан артып киткән «Берле нарат», «Икеле нарат» агачлар юкка чыкты. «Берле нарат» агачы янындагы 9-10 метрлы ике курган бүген дә үзләренең шомлы серләрен саклап, борынгы халыкларның язмышын искә төшереп тора. Ул балалар ышануында сакланып калган сүзләрдә: «Нарат әбигә шәрә тәнне, бигрәк тә чөмәгеңне күрсәтергә ярамый – кутыр чыга, үләсең»; курганнар турында исә: «Алып бабай чабатасын каккан, шуннан өелгән балчык тавы», – дип сөйләнелә. Аларның төп аңлатмасы авылның яңа хуҗалары Кузьминскийларга да, алардан соң килгән керәшен алпавытлары, хәрби йомышлы керәшеннәр – Текиневлар, Резяповларга да инде билгеле булмаган.

 

Казан тарихчысы И.Износковның 1895 елда Казанда басылган «Список населенных мест Лаишевского уезда Казанской губернии с кратким описанием их» исемле китабында Мишә елгасы янындагы Түбән Сәрдә (Рус Сәрдәсе) авылының чиркәвеннән көньяк юнәлештә, 150 сажин арырак, басу кырында борынгы кабер таш­лары сакланганлыгы әйтелә. Алар ул вакытта ук инде бик тузып-җи­мерелеп беткән була. Гарәп графикасында уеп язылган текст калдыклары каберлекнең бу авылларда яшәүче борынгы халыктан калганын күрсәтә. Бүген инде ул ташлар бөтенләй юкка чыккан.

 

1870 елны Казан университеты про­фессоры А.Н.Стоянов җитәк­че­легендә башкарылган археологик тик­шеренүләр вакытында, җирле полиция хезмәткәре күрсәтүе буенча, Югары Сәрдә (Керәшен Сәрдәсе) авылында иске каберлекләр эзләнгән. Бәлки дөрес эзләмәгәннәрдер, тапмаганнар. Аларның кайсы урыннарда эзләүләрен экспедиция хисапларыннан ачыклап булмады. Авыл эчендә, Сәрдә суы буенда бик борынгы, ташландык иске зират-каберлек булганлыгын авыл бабайлары әле 1950 елларда да сөйли иде. Бу каберлекләр, hичшиксез, авылда Казан ханлыгы заманында яшәгән халыктан калган. Күрше Чыты авылы янында А.Н.Стоянов тарафыннан тикшерелгән hәм өйрәнелгән борынгы мөселман каберлеге бүген дә саклана. Чыты авылы халкы бу каберлекне «иске авыл кешеләренеке» дип аңлата. Үзләре турында алар 1610 еллардан соң Арча районы Венета hәм Казан янындагы, инде шәhәр эченә кереп калган Вознесенское авылыннан күчерелдек, дип әйтә. Бу эшләр рус хәрби идарәләре тарафыннан Казан әйләнә-тирәсендә 40 чакрымлык «куркынычсызлык арасы» оештырылган вакытта башкарылган булса кирәк. Бу Керәшен Сәрдәсе авылына яңа хуҗалар булып Текиннар hәм Резяповларның Алат шәhәрчеге (Алат крепосте, Биектау районы) янындагы Шуман hәм Чуаш Иле авылларыннан килүләренең дә төп сәбәбе шул булырга тиеш.

Тарихчы галимнәр фикеренчә, Мишә буе җирләренә Болгар патшалыгы кешеләре XI гасыр башында ук күчеп утырган. Алар килгәнче дә урман-болынлы, чиста суга бай җирләр буш ятмаган билгеле.

Арча районы Сәрдә авылларына да халыкның Мишә буендагы Сәрдәдән аерылып килгәнлеге бик мөмкин. Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара районнарындагы Сәрдә яисә исеменә Сәрдә сүзе катнашкан авылларның барысының да (Иске Сәрдә (Керәшен Сәрдәсе), Югары Сәрдә, Урта Сәрдә, Яңа Сәрдә, Сәрдәбаш, Сәрдегән, Сәрдек, Югары Сәрдек, Зур Сәрдек, Яңа Сәрдек, Сәрдегән, Сөрде, Сәрдәүч, Сәрдекбаш) Болгар патшалыгының бер төбәгеннән чыккан, бер нәсел-ыру кешеләре булуы ихтимал.

 

«Сәрдә» сүзе борынгы нугай-кып­чак­лар теленнән алынган. Халкы­бызның 1350-1450 елларда иҗат ителгән атаклы «Идегәй» дастанына «сәрдә» сүзе үлән исеме буларак кереп калган. Дастанда менә шундый юллар бар:

 

«Сәрдә дигән салт үлән –

Аны тапсак утлаек,

Әттек дигән тамыр бар,

Аны да тапсак юшыек».

Биредә сүз Идегәйнең сугышчан иптәшләре белән Туктамыш ханнан качып «шәhре Сарайдан» далага чыгуы, ял иткән урында атларын утлату, туйдыруы турында бара. Мөмкинлектән файдаланып, шуны да әйтергә кирәк, «Идегәй» дастанында керәшеннәрдә генә сакланып калган hәм әле бүген дә гади халык телендә кулланыла торган сүзләр байтак очрый. Академиябезнең телне өйрәнүче галимнәре ул сүзләрне аңлатма белән бирә. Белгечләр өчен инде ул сүзләр аңлашылмый, искергән, бик борынгы кыпчак теленнән калган сүзләр булып санала (мәс.: яренге, җәринкә, чонтык, чүмәк hәм башкалар).

 

Сәрдә үләне халыкта бүген дә шул исемдә атала (русча: сныть, подагричник). Язын, кар эри башлау белән сәрдә үләне беренчеләрдән булып, дымлы үзәнлектә, урман буендагы ачыклыкта үсә башлый. Элек бу язгы үлән белән атларны кышкы витамин җитмәү авыруыннын (авитаминоз) коткарганнар. Үләннең яшь сабаклары кешеләр өчен дә бик файдалы. Кычытканнан да иртәрәк үскәнлектән, сәрдә үләне авыл халкын язгы ачлыктан коткарган. Дастанда искә алынган «әттек» дигән тамырны – керәшеннәрдә бүген «ирен яргыч үләне» дип йөртәләр. Иске исемен инде бары без генә, карт бабайлар гына беләбез.

 

1602-1603 елларда Иван Болтин җитәкчелегендә төзелгән Казан өязендәге җир биләмәләрен теркәү кенәгәсендә («Писцовая книга Казанского уезда 1603-1605 годов») Иске Сәрдә авылы телгә алынмаган. Моның төп сәбәбе – ул елларда авылның әле урыс боярлары кулында булуы. Ә искә алынган кенәгәдә сүз «урыс булмаган» хәрби йомышлы керәшеннәр hәм татарлар турында бара.

Шул ук кенәгәләрдә Кече Сәрдә авылы (Рус Сәрдәсе) «пустошь», ягъни буш, ташланган авыл дип теркәлгән. Бу вакытта авылның хуҗалары инде керәшен кенәзләре, бик борынгы нәсел – Асанмурзиннар (Асановлар) булган.

Безнең бабаларыбыз, хәрби йомышлы төрки-нугайлар, 1600 елларга кадәр, Ашыт елгасы буенда Болгар патшалыгы заманында ук корылган Алат крепосте тирәсендәге авылларда, үз җирләрендә иген игеп яшәгән, дәүләт биләмәләренең төньяк чикләрен сак­лап хезмәт иткән.

1590 елда дәһшәтле Мәскәү патшасы Иван Грозный боерыгы белән хәрби йомышлы Текей бабайга (Текей Азин 1530-1595) Казан өязендәге «Чюваш» авылы (Биектау районы, Чуаш Иле авылы) шәхси биләмә итеп бирелгән. 1609 елда Иске Сәрдә авылы (Керәшен Сәрдәсе) барлык җир hәм урман-сулары белән Алат юлындагы Шуман авылы хәрби йомышлы керәшен алпавытлары Текей Азинның оныклары Текиннар (Текеневлар) hәм Резеповлар кулына тапшырыла. Шул елда ук алар яңа урынга, Сәрдә авылына күченә.

әскәү патшасы Василий Иванович Шуйскийның боерыгы буенча, 1609 елның 20 августында Шуман авылы алпавыты, хәрби йомышлы керәшен Ондрей Володимирович Текинга (Андрей Владимирович Текин) бирелгән Грамота аның варисларының берсе булган Яков Егорович Текин (Токиновлар нәсел язуы) кулында 1800 елларда да сакланганлыгы турында Мәскәү архивында документлар бар.

 

Патша Грамотасы хәрби йомышлы керәшен алпавыты Ондрей Володимирович Текинга Шуман авылындагы җир биләмәләренә өстәмә итеп, Иске Сәрдә авылындагы басу hәм урман-болын җирләрнең яртысын бүлеп бирү турында боера. Авылда булган җирләренең икенче яртысы башка грамота белән хәрби йомышлы керәшен алпавыты Семен Лукич Резеповка (Арезепов) бирелә.

Шул көннәрдән башлап, Текин­нарның hәм Резеповларның берничә оныгы, аларга 30-40 ел узгач килеп кушылган Филипповлар (Максимовлар, Никитиннар, Казаковлар, Николаевлар) hәм Багишевлар (Постниковлар) нәселләре белән бергә Керәшен Сәрдәсе авылы халкы барлыкка килә. 1647-1656 елгы җир биләмәләрен теркәү кенәгәләрендә алар инде авылның төп хуҗалары итеп күрсәтелгән.

 

Керәшен Сәрдәсе авылының тарихы 1719, 1748 елларда уздырылган халык исәбен алу документларында да (Ландратские книги, Ревизские сказки) сакланган. Шулай ук 1835, 1850 елларда уздырылган исәпкә алу документларында, 1724 елдан башлап Рус Казысы hәм 1744 елдан соң Рус Сәрдәсе авыллары чиркәүләрендә алып барылган метрикә кенәгәләрендә дә авылда яшәгән кешеләр турында бик җентекле хәбәрләр бар.

 

1719 елда авылда 12 хуҗалык булган, 49 ир-ат хәрби йомышлы керәшен-җирбиләүче алпавыт яши, дип язылган. 1748 елда йортлар саны – 15, ирләр саны – 46, ә халык инде «йомышлы дәүләт крестьяннары сословиесе»нә күчерелгән. 1795 елда авылда 27 йорт, 92 ир кеше теркәлгән. Бу еллардан башлап халык ясаклы керәшеннәр дип атала. 1834 елда – 46 йорт, 191 ир кеше, 215 хатын-кыз яши. 1850 елда авылда – 49 йорт, 240 ир кеше, 263 хатын-кыз яши. Соңрак уздырылган халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча Керәшен Сәрдәсе авылына кагылышлы документлар архивларда сакланмаган.

 

Әйтеп үтелгән документлардан авыл­да борынгыдан ук үзара туган булган дүрт һәм аларга өстәлгән берничә нәсел-ыру кешеләре яшәгәнлеге аңла­шы­ла.

1. Текиннар: Токинов, Александров, Семенов, Овчинников, Михайлов, Карташов, Егоров , Конашев, Киселев, Фадеев, Гаврилов, Малов, Романов, Шалямов, Федоров, Тимофеев, Круг­лов, Никитин, (Гүрди, Гәңки, Сәтлек), Данилов, Денисов, Топьянов, Никифоров, Сидуков, Цепов, Анисимов, Мойсеевлар;

2. Резеповлар: Владимиров (Бүре), Волков (Бүре), Мухин, Анисимов, Иванов (Башмаков), Цыганов, Кузнецов, Попов, Сергеев, Яковлев (Чтапан, Апач), Калашников, Макашов, Быкеевлар;

3. Филипповлар: Максимов, Сердинский, Никитин (Шайхи), Казаков, Кузьмин, Морозов, Яковлев (Гөркә), Николаев, Чукин, Ворожейкин, Федоров (Пешәү), Вараксин, Ермолаев, Дементьев, Лягушкин, Иванов (Бәтер), Трофимов, Полевой, Трифонов, Афанасьев;

4. Багишлар, Постниковлар.

5. Скворцовлар – 1870 елларда авыл мәктәбенә укытучы булып килгән Николай Федорович нәселе.

6. Белугиннар – 1890 елларда бертуган агалы-энеле Степан Филиппович белән Ефрем Филиппович (Җәпүк) Лаеш районындагы Ташкирмән авылыннан күчеп, авыл мәктәбенә укытучы булып килгәннәр.

Архив документларында теркәлеп калган исемнәреннән күренгәнчә, бүгенге Мишә елгасы буенда урнашкан керәшен авыллары халкының 1600 елларга хәтле Алат юлында (даруга) яшәгән бабалары Бөек Кодрәтле Тәңрегә ышанучылар булган. Гази, Текей, Янсара, Дәүләткилде, Янклыч, Айтуган, Шалкей, Ишбулат, Ногай, Шәмәрдән, Хуҗабирде hәм башкалар. Бу исемнәрдә ислам дине йогынтысы бөтенләй юк диярлек.

Җирле халыкта христиан диненең йогынтысын көчәйтү өчен 1731 елны Зөядәге Богородицкий монастырьда Новокрещенская контора оештырыла. 1740 елны Императрица Анна Иоановнаның 11 сентябрьдәге Указы нигезендә авылларда чиркәүләр төзелә башлый. 1741 елда Рус Казысы авылында таштан Благовещение чиркәве төзелә. Моңарчы анда агач чиркәү булган. 1744 елда Рус Сәрдәсе авылында Преображение Господня чиркәве салынып бетә. Бу чиркәүгә Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр, Кибәч, Әтрәч, Рус Сәрдәсе кешеләре языла (приход).

Керәшен Сәрдәсендә 1870 нче елларда «школа» ачыла, анда, төп фәннәрдән тыш, өстәмә итеп төрле кул эшләренә өйрәнү түгәрәкләре дә оештырылган була. Беренче укытучылар hәм тәрбиячеләр булып Казандагы үзәк керәшен-татар мәктәбен бетергән, авыл укытучылары династиясенә нигез салган Николай Максимович, Антон Максимович, Петр Максимович, Егор Петрович, Гурий Николаевич Максимовлар-Сердинскийлар, Федор Никитович Никитин, Ташкирмән авылыннан килгән агалы-энеле Никита Филиппович белән Степан Филиппович Белугиннар, шулай ук башка авылдан килгән Захар Федорович белән Василий Захарович Скворцовлар эшли. Субаш авылы кешесе, укытучы Гаврила Григорьевның hәм Урахчи авылыннан килгән укытучы Василий Фотеевның исемнәре дә мәгълүм. «Школа»да шулай ук төрле елларда Казан укытучылар семинариясен, укытучылар курсларын бетергән ир hәм хатын-кыз укытучылар да эшләгән. Сәрдә халкы үзенең беренче укытучыларын бүген дә онытмый, зур хөрмәт белән искә ала.

1887 елда И.А.Износков чыгарган белешмәдә («Список населенных мест Казанской губернии с кратким описанием их. Лаишевский уезд» за 1887 год): «Югары Сәрдә авылы исемсез чишмә янында, Нугай сәүдә юлыннан сул якта урнашкан. Шәhәрдән 39 чаКрым, волость идарәсе 6 чакрым (Рус Казысы авылы). Авыл 2 чакрым ерак­лыкта урнашкан Түбән Сәрдә авылы чиркәве приходына беркетелгән. Авылдагы 118 хуҗалыкта 438 ир-ат hәм 452 хатын-кыз яши. Халкы керәшеннәр. Җир биләмәләре 1864 дисәтинә…», – дип язылган.

Архивта сакланган материалларга караганда, 1860 елларга кадәр авыл Олы урамның «Югары оч күпере» белән «Түбән оч күпере» арасындагы мәйдан белән чикләнгән булган. Авылның Югары очы (күпердән югары ягы) – «Түбән оч», «Атау», «Арт урам» дип йөртелгән урыннары башлыча 1860-1890 елларда, хәзерге «Ышна юлы», «Утын юлы» кырларындагы урманнарны арчып, ышна кырын ачканда киселгән агач-бүрәнәләрдән төзелгән.

1900 елны авыл инде хәзерге чикләренә таралып каршы алган. Шул елдан авыл халкы өчен иксез-чиксез бәла-каза, рәхимсез ачлык, сугыш кайгы-хәсрәтләре алып килгән дәhшәтле ХХ гасыр башлана. Бу инде моңарчы күрелмәгән башка тормыш, бөтен ил белән бергә кичергән яңа тарих. Анысы турында журналда аерым язма булыр, дип өметләник.

Чыганак: Безнең Мирас

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: