Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яр Чаллы шәһәрендә 27 тапкыр Нардуган бәйрәме оештырылды фоторепортаж

Әле кайчан гына, мәш килеп, Яңа ел бәйрәмнәрен каршылап йөргән идек. Баксаң, 2019 елның беренче ае инде төгәлләнеп тә килә. Гомер дигәнең, әнә шулай, агымсулар кебек, бертуктаусыз йөгерә дә йөгерә икән ул

Чаллыда беренче тапкыр Нардуган оештырылуга да 26 ел вакыт үтеп киткән. Быел ул Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залы сәхнәсендә 27 нче тапкырын үткәрелде. Тамаша залы, һәрвакыттагыча, халык белән шыгрым тулы иде. Чаллының “Карендәшләр”, Алабуганың “Ак каз”, “Айбагыр”, Әлмәт районы Илтән-Бута авылының “Туганайлар”, Яңа Чишмә районы Ленино авылының “Сүрәкә”, Удмуртиянең “Пурым” керәшен ансамбльләре тамашага килүче халыкны фойеда ук җыр-бию, шаян такмаклар белән каршы алды.

Бәйрәм тамашасы, иң элек, нардуганчыларның залдагы халык белән аралашуыннан, төрле кәмитләр күрсәтүеннән башланып китте. Быел нардуган булып киенеп чыгучылар саны, башка елдагыларга караганда да күбрәк иде, ахры. Виталий Агапов әйтүенчә, бәйрәмгә кунакларның чакырылмаганнары да килеп төшкән. Хәер, нардуганчылар алар чакырып килүче кунак түгел инде. Авыз ачудан Качмануга кадәрге чорда өеңә нардуганчы кермәсә, моны начарга юраганнар. Быелгыларның шулай күпләп килүен бары яхшыга юрарга гына кала. Еллар тыныч, илләр имин, семьялар бөтен булсын – нардуганчыларның теләкләре әнә шундый! 

Бәйрәмнең төп хуҗасы – Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов. Программаның һәр өтере, һәр ноктасы уйланылган – бәйрәмгә кадәрге әзерлеккә күпме көч, энергегия түгелгәне күренеп тора. Сәхнәдә чыгыш ясаган бер генә җырчы да, конкурста катнашкан бер генә кеше дә бүләксез китмәде. Халык та, тамашаның буеннан – буена, төрле тәм-том белән сыйланып утырды. Әле, учлап-учлап, конфет сибәләр, әле телеңне йотарлык коймак тараталар, ул да булмый - пилмәне өлгереп чыга.

Пилмән дигәннән, аны быел беренче тапкыр бәйге рәвешендә үткәрделәр. 700 ләп тамашачы текәлеп, күзәтеп утырганда, камырын җәеп, кисеп, нәкъ керәшенчә, өмәреп ясап, шунда ук пешереп, халыкны сыйлау – зур тәвәккәллек сорый торган конкурс. Егетләре сыната торганнардан түгел – хатын-кызларга караганда да җитезрәк, уңганрак булып чыктылар. Виталий Васильевичка рәхмәт: шундый ярыш кертеп, күпме кешене өенә “ужинлы” итеп җибәрде. Нардуганда, елдагыча, күрәзә карау, багу, бәхет сынау кебек йола уеннары үткәрелде. “Сәхнәгә менегез инде,”- дип ялынып торырга туры килмәде - теләүчеләр саны “кирәкле”ләргә караганда һәрвакыт артыграк булды. Нардуган сәхнәсендәге юрауларны ничә тапкыр сынаганым бар – бары да юш килүчән була аларның. Кияү эзләүчеләр кияүгә чыга, байлык эзләүчеләр акчага коена, “сөяркә” теләүчеләр – семьясын югалта... Нәкъ шулай. Шаярсаң да, уйлап шаярырга кирәк, ди бит халык.

Быелгы Нардуган тамашасы да, башка еллардагы кебек, 4 сәгатькә сузылып, бер сулышта үтеп китте. Бәйрәмдә, Виталий Агаповча әйтсәк, 100 процент керәшен канлылар белән бергә, “керәшен каны ноль процент булган” мишәр егетләре дә җырлады. Һәр барчасының чыгышын, халык, дәррәү кул чабып, яратып кабул итте. Гәүдәләре белән генә түгел, осталыклары белән дә елдан-ел үсә барган “калак сугучы” “бәләкәй дәдәйләр” дә нык сөендерде.

Татарстанның атказанган артисты, җор телле Вадим Захаров сәхнәгә чыгуга, көчле кул чабулар башланды. Җырларын башкарып бетергәч тә, бер тын, халык аны сәхнәдән җибәрмичә торды. 1 мартта Чаллыда Вадимның сольный концерты буласы икән, сүз уңаеннан, Чаллылылар әлеге концертка килми калмаслар, дигән өмет-ышанычымны да әйтеп үтим әле. Шәп була, килми калмагыз!

Быелгы Нардуган әнә шулай, гөрләп үзды. Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов, аның ярдәмчеләре, бәйрәм спонсорлары исән булып, алдагы елларда да шундый кичәләрне, берүк, оештыра алсыннар иде. Бернинди түләүләргә өмет тотмыйча,  ару-талуны белми, сәхнә тоткан ”Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле җыручыларына  да чын йөрәктән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Молодцы!

Җәмәгать, керәшен йолаларын сәхнәләштереп, башка халыкларга да күрсәтә, яраттыра алабыз икән ( залда керәшеннәргә караганда бүтәннәр күбрәк тә иде!), бу инде халкыбызның бүгенге хәле турында күп нәрсә сөйли. Бу фикер белән сез дә килешәсездер, дип уйлыйм, кадерле туганайларым?!

Чарадан фоторепортаж карагыз!

Михаил Тукранов фотолары.

Мария Мартынова, Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев