Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшыкаранлылар рус, керәшен, чуаш җырларын да яраталар

Ник дигәндә, Сарман районы Яхшы Каранлы авылында мәдәни тормыш башында – рус кызы Кристина Гарипова, әдәби тормыш башында чуаш кызы Нина Гомәрова тора. Техник хезмәткәр – керәшен кызы Лена Абдуллина да аларга бик теләп булыша

Авыл күләмендә үткәрелә торган чараларда, бәйрәмнәрдә, татарча җырлар белән беррәттән, рус, чуаш һәм керәшен җырлары да яңгырый.

- Авылыбызда 117 кеше исәпләнә. Җәй көне шәһәрдән бик күп балалар кайта, җәйне үткәрергә кайтучы зурлар да күп була. Яшьләр юк, дип аптырап тормыйбыз, мәдәни чараларда балалар бик актив катнашалар. Бәйрәмнәрне дә алар белән әзерлибез. Ә авыл халкы аларны яратып карый. Авылыбызда әле үзбәкләр дә бар. Төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшибез, - ди Кристина Гарипова.

Сарман

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев