Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Вояж" коллективы Казанга чакыру көтә

Татарстан буенча "Без бергә" дип исемләнгән республика балалар иҗаты фестиваль-конкурсының зональ турлары гөрләде.

Чистай зонасының бер җиңүче дип Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан "Вояж" бию төркеме танылган. Алар "Бәрмәнчек" ансамленең репертуарыннан булган эскәмиядә бию башкарганнар.

- Безнең чыгышны бик ошаттылар - җиңүче булдык. Инде хәзер 28 май көнне узачак "Без бергә" фестиваленең гала-концертына чакыру көтәбез", - дип шатлыгы белән бүлеште, коллективның җитәкчесе Светлана Питеркина.

Светлана Юрьевна Ленино авылының күп функцияле үзәгендә җитәкче булып эшли. Районнарында Халыклар йорты ачылгач, айга ике тапкыр, "Сүрәкә" ансамбле белән берлектә, керәшен халкының мәдәниятенә, сәнгатенә, көнкүрешенә багышланган чаралар уздырулары, турында да сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев