Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева: Тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим

«Җырчылар кешене көлдерергә тиеш түгел, алар җырлары белән уйландырырга, кайбер дөрес булмаган фикерләрен башка юнәлешкә борырга тиешләр», — дип саный җырчы

Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева сәхнәдә үзен артык гади тоткан җырчыларны хупламавын әйтте. 

«Кайбер артистлар сәхнәгә: „Казан, сәлам, ничек кәефләр?“ — дип килеп чыга. Мин бу әйберләрне дөрес түгел дип саныйм. Кайберәүләр үзләрен гади, по-братански итеп тотып, оста сөйләргә дә тырыша. Дөрес, алар залларны тутыра, ләкин тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим. Без бит югары сәнгатьне пропагандаларга тиеш», — дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәдә.

«Хәзер кызыклы хәлләр, кешене көлдерер өчен мәзәкләр сөйләү китте, ә моның өчен бит аерым юмор осталары бар. Җырчылар кешене көлдерергә тиеш түгел, алар җырлары белән уйландырырга, кайбер дөрес булмаган фикерләрен башка юнәлешкә борырга тиешләр. Тавышыннан ләззәтләнеп, һәр тамашачы концерттан соң өенә күтәренке рухта кайтырга тиеш», — дип саный Винера Ганиева.

Ул җырчы сүзгә дөрес басым ясарга, сәнгатьле итеп көйләргә, сәхнәдә үзен профессиональ тотарга, матур, затлы киенергә тиеш, дигән фикердә. 

«Кайбер җырчыларның тавыш мөмкинлекләре дә күренми, алар янында оста биючеләр, музыкантлар игътибарны күбрәк үзенә җәлеп итә кебек. Алар концертның атмосферасын тотып, шоу тудыралар. Эчтәлеге бик тирән булмаган, халыкның зәвыгын бик төшерә торган, ниндидер ритмга салынган попса, кешене ритмда дулкынландыру, биетү, җыр арасында ниндидер сүзләр кыстыру — шушылар еш күзәтелә», — диде.

Винера Ганиева җырчының кием мәсьәләсенә дә тукталды. «Кайбер җырчылар үз образларын дөрес тапмый. Үзләренә килешле прическага да кагыла бу… Матур, затлы концерт күлмәкләре белән салоннар тулган, ләкин кайбер җырчылар шуны сайлый белми. Синең җырларыңа, образыңа туры киләме-юкмы — шуңа игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде. 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев