Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен Чибяре - 2021” титулларына лаек кызлар билгеле булды

Конкурста 9 чибәр кыз катнашты

Җөри Питравында “Кряшен чибяре - 2021” конкурсының финалы үтте. Финалда 9 чибәр кыз – Мамадыштан – Алёна Евдокимова, Анастасия Шумитова, Оксана Федорова, Питрәчтән – Аида Сахарова, Маргарита Петрова, Сарманнан Лиана Антонова, Кайбычтан – Марина Тараканова, Зәйдән – Ангелина Кузьмина, Тукай районыннан Лиана Самойлова катнаштылар. Быел Татарстан һәм Мамадыш күләмендәге “Кряшен Чибяре”н сайладылар. Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре” Лиана Антонова, ә Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре” Алёна Евдокимова булды. Чибәрләрнең икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм акчалата премия тапшырылды.

Икенче, өченче урынны алган Марина Таракановага (Кайбыч районы) һәм Оксана Фёдоровага (Мамадыш) махсус диплом, акчалата премия бирелде.

Номинацияләрдә җиңгән конкурсанткаларга да диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылды.

 “Кряшен Чибяре” конкурсында 16-26 яшьлек хатын-кызлар катнаша. Бу конкурс, елның-елында, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.

 “Кряшен Чибяре” конкурсын уздыруның максаты – яшьләрне үз телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X