Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев өр-яңа "керәшен образы" иҗат иткән

Шушы көннәрдә Камал театры Илдар Юзеев әсәре буенча "Ак калфагым төшердем кулдан" дип исемләнгән постановканың премьерасын күрсәтте.

Татар халкының язмышы, таркаулыгы турында барган пьесада 80нче елларда, перестройка башланган чорларда, татар тарихында беренче тапкыр Америка татарлары һәм Татарстан татарларының телевидение "күпере" аша турыдан-туры очрашуы тасвирлана. Ток-шоуда катнашкан геройларның берсе - Зәй ягыннан килгән керәшен Павел Николаевич Иванов. Ул бирегә 18 яшьлек оныгын алыштырырга килгән. Узган ел авыл Сабантуенда батыр калган, Америка татарлары тарафыннан ток-шоуга чакырулы оныгы чакыру "бушлай" булгач, килеп йөрмәскә булган. Ә бабасы чакырулы җиргә бармау яхшы түгел, дип саный, һәм, оныгының хатасын төзәтергә булган. Кирәк булса, ул эфирда җырлап та, көрәшеп тә күрсәтә ала. Ул әле көчендә, май аенда 80 яшен тутырса да, беркемгә дә бил бирми һәм моңа кадәр дә бирмәгән. Сугыштан соң, нахакка сатлыкҗан исеме күтәреп, лагерьларда да булып кайткан, урман да кискән, тик бирешмәгән, "баш исән булсын"...

Павел Иванов ролен Россиянең атказанган артисты, май аенда, чыннан да, 80 яшен тутыручы Николай Дунаев уйный. 25 ел сәхнәдән төшмәгән "Гөргөридән" соң, бу Дунаевның икенче уңышлы "керәшен образы".

Театрда аншлаг белән спектакльнең премьерасы бара.

Николай Дунаевның 5 майда узачак юбилей кичәсенә билетлар инде сатуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев