Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәфис затлардан шигъри тәлгәшләр

Надежда ТОКРАНОВА Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы кызы. Газетабызның иң яшь хезмәткәре. Җырга-моңга гашыйк. Тормышка, мәхәббәткә карашын шигырь юлларына күчерә. Күп кенә заманча җырлар авторы. Түзә белеп кирәк түзәргә... Дөнья булгач төрле чагы була, Елыйсылар килә, көләсе. Без дигәнчә бармый икән дөнья, Тик түзәсе иде, түзәсе!.. Әрни йөрәк, сызлый, сыкрана...

Надежда ТОКРАНОВА Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы кызы. Газетабызның иң яшь хезмәткәре. Җырга-моңга гашыйк. Тормышка, мәхәббәткә карашын шигырь юлларына күчерә. Күп кенә заманча җырлар авторы.

Түзә белеп кирәк түзәргә...
Дөнья булгач төрле чагы була,
Елыйсылар килә, көләсе.
Без дигәнчә бармый икән дөнья,
Тик түзәсе иде, түзәсе!..
Әрни йөрәк, сызлый, сыкрана ул,
"Чыгар" - диеп тибә урыныннан...
Соң чыгарып сине, үзем нишлим???
Тукта! Өлгерерсең, соңыннан...
Ниләр генә күрми икән КЕШЕ
Шушы кыска гомер эчендә.
Сына да ул сыгылып, тагын тора,
Яшәү көче табып үзендә.
Һәр кешенең үз язмышы, диеп,
Белми әйтмәгәннәр өлкәннәр!..
Бәхет ачкычын да таба икән,
Түзә белеп түзә белгәннәр!!!
Язмыш безне төрле яклап сыный,
Әле аннан, моннан тарткалый.
Көтмәгәндә килеп чыга да ул,
Тотып алып, тагын якалый!....

Ни хәл, әнкәй?
Әнкәй, җаным, ни хәлләрдә
Яшәп ятасың икән?
"Балам кайда, исәнме?" - дип,
Уйлап йөрисең микән?
Шөкер, балаң исән әле,
Ходай рәхмәте белән.
Сине уйлап өзгәләнә,
Бар җаны-тәне белән.
Иртән торса, син исендә,
Төшләренә керәсең.
Сиздермәскә тырышса да,
Сагына ул, күрәсең.
Бик еш хәзер искә ала,
Бергә булган чакларны.
Күңелләре дә тулгалый,
Бар төрле вакытлары...

Чынлап ярата алсаң...
Мәңгелек бозлар да эри,
Чын сөю барда гына.
Ай да кояшны юксынып,
Барадыр яннарына.
Салкын җаннар да җылына,
Чынлап ярата алса.
Ялгызлар да парланадыр,
Сөйгәнен таба алса.
Бары сөйгән кеше генә,
Бик матур була ала.
Яратып баксаң, чәчкә дә
Кабат яңара ала.
Маңгай күзенә алданып,
Күп нәрсәне күрмибез.
Бәхет үзе янга килә,
Без шуны да сизмибез.
Яратудан нурлар чәчеп,
Балкып яшик дөньяда.
Гомер кыска, тик бер генә
Туа кеше дөньяга.
Яратудан гына, тормыш
Һәрчак нурлы буладыр.
Сөеп узган мизгелләрдән,
Бәхет таңы туадыр.
Күңел күзе күздер ул,
Ихлас ярата алса.
Бүген яратыйк без, дуслар,
Инде һич тә булмаса.
***
Питрәч ягында туып-үскән, Казан каласында канат чыгарган шигъри җанлы кыз Луиза ЯНСУАР (Луиза Шарова) иҗатында рух-җан, уй-хис бөтенлеге чагыла. Луиза - бүгенге көндә "Күзен ача умырзая", "Мин Күкләргә кайтам", "Болан кызы", "Без җан өргән учак" китаплары авторы.

Теләк
Бәхет килсә, күкрәгемә иңсен,
Йөрәгемә кунсын, кош булып.
Серле көйләр белән сихерләсен,
Мин җырлармын аңа кушылып.
Сөю килсә, Күкрәү булып килсен,
Яшеннәре телсен җанымны.
Нәфис гөлдәй ачылырмын. Беркем
Күрмәс башка шундый чагымны.
Хыял килсә, назлы җилдәй килсен,
Сафландырып китсен хисләрем.
Тиңе булмас Җырга әверелеп,
Мин диңгезләр, таулар кичәрмен.
Һәм... бер тамчы өмет калсын җанда -
Күзләремә Язмыш бакканда.
Чигенмәскә, өзелмәскә... Мәңге
Җанны тере килеш сакларга.

Шигырь
Рәхәтем дә шушы, михнәтем дә,
Хәсрәтем дә шушы, бәхет тә.
Аһ, аңламас мине, белеп торам,
Табынганнар данга, тәхеткә.
Ирегем дә шушы. Читлегем дә.
Газабым да, моңым, назым да.
Калтыранган куллар өзелгәнче,
Кыл тарталар күңел сазында.
Хәсрәтем дә шушы, рәхәтем дә,
Дәүләтем дә шушы, хакым да.
Җирдә язылмаган кануннарның
Мин берүзем торам сагында.

Язмыш
Дөрли җан - офыкка кабынып,
Ә шәмнәр сүрелә, сүрелә.
Бәхет тә, газап та йөрәктән
Яшь түгел, Моң булып түгелә.
Яшьнәүле бер мизгел хакына
Фида ла бу яшәү мең кабат.
Фәрештә сулышын тойгандай,
Тетрәнә иңнәрдә ак канат.
Хыяллар, сурәтле моң булып,
Бер сүнә, бер балкып кабына.
...Кыл сыман өзелә гомерләр -
Мәңгелек Яшәү - Җыр хакына.
***
Мария ЛОГИНОВА - Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә. Тормыш сынауларына бирешмичә, көрәшә-көрәшә, авырлыкларны җиңә-җиңә, яңа үрләргә күтәрелә ул. Мариянең тормышка, туган җиргә, кешеләргә карата мәхәббәт хисләре белән сугарылган берничә шигыре шигыре белән танышыгыз.

Кемгә?
Шәмдәлләрдә янган шәм нурлары,
Ялтырап, чәчеңне иркәли.
Тәрәзәдән төшкән ай юллары
Алтыннан тамчылар сибәли.
Тамчылар ләйсәндәй коелып,
Бөртекләп, керфеккә эленгән.
Әллә соң балкыган йөзеңә
Мәхәббәт сулышы өрелгән?
Кемгә дип, ал нурга коенып,
Елмаеп, кулъяулык чигәсең?
Өрфәдәй ак ефәк яулыкка
Ал җептән чәчкәләр сибәсең?

Ике роза
Ике роза... Ике бөртек.
Иртәнге чык кипмәгән.
Чиядәй кызыл таҗлары
Гел ачылып бетмәгән.
Зәңгәр күзләр моңга баткан,
Ялгыз инде нишләсен?!
Авыр хәсрәт ядрә булып,
Тишсә тормыш көймәсен?
Назга сусаган иреннәр
Исемеңне пышылдый...
Өмет утыңны сүндергән
Ялгызлык бит ул - шундый.
Кабер читенә тезләнеп,
Ике роза кададың.
Мәрмәр һәйкәлгә уелган
Рәсеменә карадың.
Шул чагында күзләреннән
Учка ике яшь тамды.
Кайнар яшьләр тамган җирдә
Кызарып, эзләр калды.
Үлгәннәр бит еламыйлар -
Ә син нигә елыйсың?!
Әллә таш һәйкәл аркылы
Сөйгәнеңне таныйсың?!

Каян алырга?
Ярый инде, зур дан кирәк булса,
Данны була яулап табарга.
Җиргә кызыл яра булып тамган
Кыз сафлыгын каян алырга?
Ярый инде, дәва кирәк булса,
Анысын була сатып алырга.
Чүпкә әйләнелгән намусыңны
Ничек итеп рәткә салырга?
Тәүге үбешү искә төшсә, мөмкин
Хәтер юлларыннан табарга.
Ә өметең, ышанычың сүнсә,
Яшәү көчен каян алырга?
***
Яшь шагыйрә, күп көйләр авторы Людмила АЛАНЛЫ - Лениногорск районы Федотовка авылы кызы. Ул Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итә. "Беренче кар", "Бәхет телим сиңа" китапларындагы шигырь-җырларын укучылар яратып укый. "Туганайлар" газетасы белән хезмәттәшлек итә.

Без эзләгән бәхет
Без эзләгән Бәхет ерак микән,
Озак еллар микән үтәсе?
Барыр юлыбызның таңнарында
Күпме икән сынау-киртәсе?
Без эзләгән Бәхет нинди икән,
Безгә дигән Бәхет ни икән?
Ак болытлар төсле куе микән,
Галәм кебек гаҗәп киң микән?
Без эзләгән Бәхет кайда икән,
Күк йөзендә микән, җирдәме?
Без эзләгән Бәхет шушы мәллә:
Иреннәрдә сусыл... җыр тәме.

Тәүге очрашу
Сине күрдем - иң беренче тапкыр!
Хисләр бөтерелде күңелдә.
Әйтерсең лә, янә тудым бүген,
Дөнья хәзер үзгә күренә.
Сине күрдем - иң беренче тапкыр!
Син үзгәрттең уйлар агышын.
Алтын алма төште алларыма,
Син - җимешем минем, табышым.
Сине күрдем - менә бу көннән соң
Саф, пакъ хискә чумды бар хәят.
Күңелебездә мәңге сүнмәс ялкын -
Сине таптым, сине, ниһаять.

Кичермим
Ничәмә ел узган...
Яңа хисләр сызган...
Хәзер, килеп, "кичер" дисеңме?
Мәхәббәтең белән
Күңелем төрмәгәнсең,
Йөрәк җуйган синең исемне...
Җәрәхәтләремә
Кемдер шифа булып,
Назлар булып, җылы тын өргән.
Сөю ишекләрен
Йөрәк сиңа мәңге
Ачмаска дип ябып өлгергән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев