Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез иҗаты белән танышыгыз

Ялларыгыз шәп үтсен

Ана хакы

Үстерә безне әниләр

Кадерләп, сөеп кенә,

“Берүк, сау-сәламәт булсын

Газизем”, – диеп кенә.

 

Кайгысын йота эченә,

Безгә сөйләми зарын.

Бүлешеп тормый телемен,

Безгә тоттыра барын.

 

Бала җаны, бала тәне –

Байлыгы аналарның,

Әни саклап кала алмый 

Чиреннән замананың.

 

Балигъ булгач онытыла

Әниләрнең догасы.

Тәмәкедән ысланабыз,

Чөмерәбез аракы.

 

Әниләргә кадер җитми,

Без, юкса, адәм заты.

“Бала хакы бар”, – диләр бит,

Юкмени ана хакы?!

Никфиор ТУКМАЧЕВ.

22.11.21.

 

 

Әниемнең күлмәге

Әниемнең зәңгәрсу күлмәге

Бик килешә иде үзенә,

Нур өстенә нурлар өсти иде,

Кояш кебек якты йөзенә.

 

Бик яратты әни  шул күлмәген,

Бәйрәмнәрдә шуны салмады,

Исән чакта, яраткан күлмәген

Киеп туздыра гына алмады.

 

Әни киткәч, кигән киемнәрен,

Җилләтергә чыгарып элделәр,

“Үзең кия алмасаң ягарсың”, – дип,

Шул күлмәкне миңа бирделәр.

 

Әни төсе итеп саклармын дип,

Мин күлмәкне кулыма алдым,

Алып кайтып, яулыгына төреп,

Сандык  төбемә салдым.

 

Тормыш  юлы  гел уң гына бармый,

Карасы да була, агы да,

Шул күлмәкне кочып елап алам,

Авырлыклар килгән чагында.

 

Әниемнән ярдәм сорагандай,

Ак яулыгын салам муеныма,

Әниемне кочаклаган кебек,

Күлмәген дә кысам куеныма.

 

Җиңелерәк булып китә  шулчак,

Нурлы йөзе китми каршымнан,

Яргаланып беткән кулы белән,

Әни сыйпый кебек башымнан.

 

Инде дөньялыкта булмаса да

Һаман изгелекләр  тели ул,

Әкрен генә колагыма дәшә:

“Сабыр бул син, кызым, сабыр бул”.

 

Әни үзе бик тә сабыр булды,

Исән чакта безгә гел әйтте:

“Сабыр төбе, сары алтын”,– диеп,

Сабырлыкка безне өйрәтте.

 

Шул күлмәкне  килсә дә киясем,

Юк, кимим әле, кисәм тапланыр,

Зәңгәрсу күлмәкле газиз әнием

Кунелемдә мәңге сакланыр.

 

Раиса ГЕРАСИМОВА.

Кукмара районының Кызыл Тау авылы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X