Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылыбызга иман нуры кайтты

Соңгы вакытларда керәшен авылларында чиркәүләр төзелү, искеләре торгызылу турында хәбәрләр күп ишетелә. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрергә язган икән. Безнең Зур Усы авылына да иман нуры кайтарылды. Җиткерәсе шатлыклы хәбәрем - шул хакта. Безнең авылда 200 ләп хуҗалык исәпләнә.Шуларның 124 е - керәшен хуҗалыклары. Электән авылыбызда чиркәү эшләгән булган....

Соңгы вакытларда керәшен авылларында чиркәүләр төзелү, искеләре торгызылу турында хәбәрләр күп ишетелә. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрергә язган икән. Безнең Зур Усы авылына да иман нуры кайтарылды. Җиткерәсе шатлыклы хәбәрем - шул хакта.

Безнең авылда 200 ләп хуҗалык исәпләнә.Шуларның 124 е - керәшен хуҗалыклары. Электән авылыбызда чиркәү эшләгән булган. Башка
җирләрдәге күк, утызынчы елларда безнекен дә ябып куйганнар. Вакытлар үтү белән, бинасы җимерелеп төшкәч, ул урын ташландык хәлдә ята иде. 2008 нче елның көзендә, авылның бер төркем активистлары җыелып (шул авылдан чыгып, инде анда яшәмәүчеләр дә
бергә), авылга яңа чиркәү салу турында сүз кузгаттылар. Бу уйны башкалар да күтәреп алды. Кайдандыр зур ярдәм булмаганда, үз көчең белән генә мондый эшне җырып чыгу бик авыр. Безгә Ходай үзе ярдәм иткәндер инде, тәки эшләре төгәлләнүгә таба бара.

26 апрель, Пасха көнне, чиркәвебездә инде беренче литургия дә укылды. Аны күрше Рус Шуган авылы настоятеле Отец Никита килеп үткәрде. 14 июль көнне икенче литургияне дә Отец Никита уздырды. Кеше бик күп җыелды. Ул көнне биш баланы чумылдырдылар. Авылыбыз тарихында яңа тормыш башланды, дигән сүз бу. Инде, Ходаем, адашкан җаннарыбыз үз урыннарына кайтып урнашсыннар иде, дип телибез.

Чиркәвебезнең эшләре, алдан әйтеп кителгәнчә, инде ахырына якынлашып килә. Куполларына алтын йөгертәсе, идән сайгакларын җәеп
бетерәсе генә калды. Эшебез беткәч, безнең сөенечебезне бүлешергә, чиркәүне ачу тантанасына күрше-тирә керәшен туганнарыбыз да килер, дип уйлап торабыз.

Тагын бер игелеклеэш турында хәбәр итәсем килә. Ул, Юрий Григорьев, Геннадий Смелов, Олег Игошевлар башлап, инде төгәлләп килгән эш, зират тирәсен тулысынча яңа койма белән тотып алу эше. Бөтен авылдашлар исеменнән бик зур рәхмәт аларга. Бу замананы ничек кенә сүксәләр дә, кешеләрнең бәгырьләре катты, усалландылар, дип әйтсәләр дә, игелекле мәндәләр начарларга караганда барыбер күбрәк. Шулар алып бара дөньяны. Минем белән бөтен авылдашлар да килешә торгандыр, дип уйлыйм.

Агния ТАЗОВА,
Мөслим районы
Зур Усы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев