Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 октябрьдән хезмәт хакы арта. Кемнәргә һәм күпме?

1 октябрьдән күп кенә һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак

1 октябрьдән хезмәт хакы арта. Кемнәргә һәм күпме? 1 октябрьдән күп кенә һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак. Шул ук вакытта бу артуның үзенчәлекләре дә булачак. Хезмәт хакы кемнәрнеке иң күпкә үсәчәк соң?

“Май указлары”нда билгеләп үтелмәгән бюджет оешмалары хезмәткәрләренә кагыла бу. Гадәттә, көзен хезмәт хакы инфляциягә бәйле рәвештә үсә. Ә бу юлы төбәкләрдә өстәмә түләүләр турында игълан ителгән. Кайбер субъектларда бюджет оешмаларында аз хезмәт хакы алып эшләүчеләргә берьюлы 20 процент өстәләчәк.

“Май указлары”нда билгеләп үтелгән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең – педагог һәм табибларның хезмәт хакы исә 1 гыйнвардан индексацияләнә. Белгечләр әйтүенчә, быел индексация чама белән 4 процент тәшкил итәргә мөмкин. Шул ук вакытта федераль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләренең – судьялар, сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатларының эш хакын индексацияләүне әлегә туктатып тору турында закон кабул ителгән.

Ә төбәкләрдә дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләү Россия субъектының тиешле елга бюджеты турында төбәк законы нигезендә башкарылачак.

Белгечләр аңлатканча, хезмәт хакына өстәмәне һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә үзенчә түләүгә хокуклы. Аны федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нормадан кимрәк дәрәҗәдә түләргә ярамый, ә күбрәк – ярый.

Тагын шунысы да бар икән әле: көзен төбәкләрдә билгеле бер һөнәр ияләренә бер тапкыр акча бирү күздә тотылган. Әйтик, Иваново өлкәсендә укытучылар һәм тәрбиячеләргә – 10ар мең сум, Тверь өлкәсендә укытучыларга – 10ар мең, мәгариф өлкәсендә эшләүче башка хезмәткәрләргә – 5әр мең сум түләнеләчәк.

 

ВТ

1 октябрьдән хезмәт хакы арта. Кемнәргә һәм күпме? 1 октябрьдән күп кенә һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак. Шул ук вакытта бу артуның үзенчәлекләре дә булачак. Хезмәт хакы кемнәрнеке иң күпкә үсәчәк соң? “Май указлары”нда билгеләп үтелмәгән бюджет оешмалары хезмәткәрләренә кагыла бу. Гадәттә, көзен хезмәт хакы инфляциягә бәйле рәвештә үсә. Ә бу юлы төбәкләрдә өстәмә түләүләр турында игълан ителгән. Кайбер субъектларда бюджет оешмаларында аз хезмәт хакы алып эшләүчеләргә берьюлы 20 процент өстәләчәк. “Май указлары”нда билгеләп үтелгән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең – педагог һәм табибларның хезмәт хакы исә 1 гыйнвардан индексацияләнә. Белгечләр әйтүенчә, быел индексация чама белән 4 процент тәшкил итәргә мөмкин. Шул ук вакытта федераль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләренең – судьялар, сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатларының эш хакын индексацияләүне әлегә туктатып тору турында закон кабул ителгән. Ә төбәкләрдә дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләү Россия субъектының тиешле елга бюджеты турында төбәк законы нигезендә башкарылачак. Белгечләр аңлатканча, хезмәт хакына өстәмәне һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә үзенчә түләүгә хокуклы. Аны федераль дәрәҗәдә билгеләнгән нормадан кимрәк дәрәҗәдә түләргә ярамый, ә күбрәк – ярый. Тагын шунысы да бар икән әле: көзен төбәкләрдә билгеле бер һөнәр ияләренә бер тапкыр акча бирү күздә тотылган. Әйтик, Иваново өлкәсендә укытучылар һәм тәрбиячеләргә – 10ар мең сум, Тверь өлкәсендә укытучыларга – 10ар мең, мәгариф өлкәсендә эшләүче башка хезмәткәрләргә – 5әр мең сум түләнеләчәк. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34328

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев