Туганайлар

Җырчы Җәкәүнең нәсел агачы корымаган

Башкортстанның Бакалы районында яшәүче, метрика кенәгәләре, ревизия кәгазьләре ярдәмендә керәшен авыллары тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләре төзүче карендәшебез Валерий Зарубин Яков Емельяновның (Җырчы Җәкәү) нәселен барлаган

Җырчы Җәкәү кем ул дигән сорауга, кызганычка, “белмим” дип җавап бирүчеләр әле шактый күп. Дөрес, соңгы елларда Республика керәшен иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән, аның исеме еш ишетелә. ХIX гасыр азагы XX гасыр башында иҗат иткән Яков Емельяновның исеме 90нчы елларда халык теленә кайтты.

Җырчы Җәкәү – беренче керәшен шагыйре, агартучысы, ике шигъри җыентыкның авторы. Керәшен мәдәниятен булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш керткән зат. Аның әдәби мирасы, зур булмаса да, бөтен халык өчен олы кыйммәткә ия. 2018 елда керәшен җәмәгатьчелеге Җырчы Җәкәүнең 170 еллык юбилеен Республика күләмендә билгеләп узды.

Күпләр Җырчы Җәкәүнең тормышы бик серле дип саный. 2018 елга кадәр Яков Емельянов 1848 елда туган дип әйтелеп килде. Юбилей елы да шул датадан чыгып саналган иде. Соңрак, моңа кадәр билгеле булмаган архив документлары табылгач, аның 1849 елда Казан губернасы Лаеш өязенең (Хәзерге Балык Бистәсе районы) Алан-Полян авылында күп балалы гади крестьян семьясында туганы билгеле булды.

Шагыйрьнең тормыш юлы, чыннан да, бик кызыклы. Берничә чиркәүдә хезмәт итүе, уй-кичерешләрен нәкъ тә халыкчан итеп рифмаларга салуы, дини караш белән иҗат ителгән шигырьләренең күпләргә ошамавы, китапларын юкка чыгару, җәмгыять законнары алдында көчсезләнеп, депрессиягә бирелүе – болар барысы да Җәкәү дәдәйнең язмыш дәфтәренә язылган. Нинди генә авырлыклар кичерүенә карамастан, халкының аң-белемле, акыллы булуын теләгән ул. Күптән түгел Казанда ачылган Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тә керәшеннәрнең берләшү урыны буларак кабул ителә.

Ә Җырчы Җәкәү псевдонимына килгәндә, келәү вакытында ул иманнарны яхшы итеп җырлаган, дигән сүзләр бар.

Өченче буын племяннигы

Яков Емельяновның туган авылында нигезе һәм туганнары юк дип белә идек. Аның тормыш юлын өйрәнүчеләр дә Җәкәү дәдәйнең берничә буын оныгы Татарстаннан читтә яши дигән мәгълүматлар гына биргән иде.

Күптән түгел Алан-Полян авылында шагыйрьнең туганнары яшәгәнлеге билгеле булды. 19 август көнне 90 яшен тутырган Иван Емельянов үзен Җырчы Җәкәү племяннигы дип әйтә. Ничек туган икәнлекләрен үзләре дә тәгаен гына белмәсәләр дә, бу семьяда “Җырчы Җәкәү – бабабыз” дигән сүзләр буыннан-буынга күчеп килгән. Безгә бу турыда Иван Яковлевичның килене Нина Григорьевна хәбәр итте.

Җырчы Җәкәүнең туганы

Башкортстанның Бакалы районында яшәүче, метрика кенәгәләре, ревизия кәгазьләре (салым салу максатыннан ХVIII-XIX гасырларның беренче яртысында Россия империясенең халык санын алу нәтиҗәләрен чагылдырган документлар) ярдәмендә керәшен авыллары тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләре төзүче карендәшебез Валерий Зарубин Җырчы Җәкәүнең дә нәселен барлаган. Бу яңалыкка тагын да ачыклык кертү максатыннан Валерий Георгиевич белән элемтәгә кердек.

Шәҗәрәдән күренгәнчә, Яков Емельяновның биш бертуганы булган. Иван (1846) исемле дәдәсенең Василий (1871) исемле улы була. 1896 елда аның Яков исемле улы туа. Яковның дүрт баласының берсе – бүгенге юбиляр – Иван Емельянов (1930). Барысының да торган җирләре – Алан-Полян. Шулай итеп, 90 яшьлек Иван Емельянов Җырчы Җәкәүнең өченче буын племяннигы булып чыга (троюродный племянник). Ә менә Җырчы Җәкәүнең туры дәвамчылары – сигез баласы Алан-Полян, Әрнәш, Юкәче, Село-Чура, Урязь Учей авылларына тарала.  

 

Шуны дә әйтергә кирәк, Валерий Зарубин Җырчы Җәкәүнең биш буын бабасын да тапкан. Җәкәүнең атасы – Емельян (1816), аның атасы – Петр (1789-1819), Петрның атасы – Федор (1750), аның атасы – Сидор (1721), Сидорның атасы – Василий (1685), аның атасы да Василий булуы мөмкин. 1685 елгы Василийның туган авылы – Үри Чаллысы.

Нәсел җебеңне, бабаларыңны белү – зур горурлык. Моны үземнән дә чыгып әйтә алам. Валерий Зарубин минем дә нәсел агачымны ясады, иң борынгы бабам 1610 елгы, ул Мокей исемле булган. Бу турыда алга таба бер язармын әле. Менә шул инде ул тамырларның тарихка барып тоташуы. Тарихны өйрәнүне үзеңнән башларга кирәк.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: