Туганайлар

Винера Ганиева: Өйдә Камилем көтәдер сыман...

Винера ханымның тормыш иптәше, танылган тавыш режиссеры, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Фәйзрахманов яңа ел алдыннан кинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барды

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Винера ГАНИЕВАның иҗаты, тормышы белән кызыксынып, редакциягә еш мөрәҗәгать итәләр. Винера ханымның тормыш иптәше, танылган тавыш режиссеры, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Фәйзрахманов яңа ел алдыннан кинәт арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ялгыз калу ачысын бу хәсрәтне үз башыннан кичергәннәр генә аңлыйдыр. Аллаһ сабырлык бирсен. Ничек кенә авыр булса да, Винера ханым елмая, яңа җырлар яздыра, шәкертләрен укыта. Әңгәмәбездән соң да ул студентлары янына ашыкты. Аның белән тормышы, иҗаты турында сөйләштек, Камил абыйны искә алдык. Урыны җәннәттә булсын.

“БЕР ТӨН ЯЛГЫЗ КУНГАНЫМ ЮК”
— Винера ханым, институтка барганда гел шулай әзерләнәсезме? Чәчегезне ясыйсыз, матур итеп бизәнәсез...
— Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы татар мәктәбендә укыдым. Пөхтә, затлы укытучы образы шул вакытта ук күңелемә кереп калган. Кечкенәдән укытучы һөнәренә гашыйк булдым. Хәзер үзем дә профессор, өстәвенә артист булгач, шәкертләрем янында матур күренергә, төс-кыяфәт, тавыш ягыннан да формада булырга тырышам. Грим бүлмәм бар. Битемне яктыртып торган утлы көзгегә карап, прическа ясыйм, бизәнәм. Студентларымны бик яратам. Камил дә аларны якын итә иде. Берәрсенең туемы, бәби ашымы, гел бергә йөрдек. Шәкертләремә зур рәхмәт. Ярдәмнән ташлаганнары юк.

— Җырчы булырга теләүчеләр күп киләме?
— Укырга күп киләләр, талантлы яшьләр җитәрлек. 40 еллык тәҗрибәмне аларга тапшырырга тырышам. Күпләр җырчы һөнәрен матур киенеп сәхнәгә чыгу, микрофон тотып җырлау дип кенә уйлый. Әмма бу зур тырышлык сорый торган авыр хезмәт. Бүген 500 дән артык җырчы санала, тик аларның бөтенесе дә халык мәхәббәтен яулый алмый. Үземне дә баштарак халык опера җырчысы буларак кабул итмәде бит. Янәсе, чәрелдек тавыш. Ләкин мин — үҗәт кеше. Артка чигенмәдем. Наил Касыймов сүзләренә, Резеда Әхиярова көенә язылган “Туй күлмәге” җыры белән бер көндә танылдым. Шөкер, тамашачы сыйфатлы чыгышларны бәяли белә. Институт тәмамлап, диплом алган яшь белгечләребез өчен күңелем тыныч. Алар җырчы гына түгел, педагог, ансамбль җитәкчесе дә була ала.

— Йортыгыз бигрәк зур, үзегез генә яшәргә курыкмыйсызмы?
— Өебездә һәр нәрсә үз урынында. Аскы катта подвал. Анда бильярд бүлмәсе, сауна урнашкан. Кассеталарым шунда саклана. Беренче катта аш, кунак бүлмәләре. Өске катта йокы бүлмәсе. Кием-салымым саклана торган бүлмә бар. 40 ел дәвамында концерт костюмнарым күп җыелды. Иң матур концерт күлмәкләре киюче артист булып тамашачы күңеленә кереп калганмын икән, шул дәрәҗәне сакларга кирәк. Затлы киемнәр тектерергә тырышам. Кайбер элекке күлмәкләр дә ярый әле миңа. Үземне формада тотам. Камилнең аерым бүлмәсендә яздыру студиясе урнашкан. Киемнәрен саклыйм. Алардан әле дә Камил исе килә. Бу йортка 2005 елда 50 яшьлегемә күченгән идек. Аңа кадәр фатирда яшәдек. Әлеге өй минем өчен бик кадерле. Җиргә якын булу башка икән. Тәрәзәдән чәчәкләремне карап торам. 16 ел элек Камил белән утырткан туялар үсеп утыра. Үз йортың белән яшәүгә җитми. Үзем генә курыкмыйм, бер төн дә ялгыз кунганым юк. Беренче өч айда иптәш кызларым чиратлап янымда булды. Дус кызым Гөлүсә гел минем белән. Янәшәмдә туганнарым яши. Ерак түгел энемнең йорты. Кайгысын да, шатлыгын да бергә бүлешәбез. Ташламыйлар, Аллага шөкер.

“ТОРМЫШКА КАРАШЫМ ҮЗГӘРДЕ”
— Хәзер ниләр белән шөгыльләнәсез? Яңа җырлар яздырасызмы?
— Камил киткәннән соң дөньяга, тормышка карашым 90 %ка үзгәрде. Ул калдырган эшләрне, аның гамәлләрен дәвам итү бурычым кебек, зур җаваплылык тоям. Җырлар яздырам. Язмышыбызга, Камилгә багышланган җыр язып биргәннәр иде. Бер-ике тапкыр студиягә барып карадым. Тик әле булмый, күз яшьләренә буылам, тамагыма төер тыгыла. Бу хакта җырларлык хәлдә түгелмен.
“Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе, “Болгар” радиосы проектларында катнашам. “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленә әзерләнәбез. Анда җырчыларга репертуар сайларга булышам. Эльмира Кәлимуллина катнашыр дип көтелә. Шәкертем Татьяна Ефремова, шулай ук Илгиз Мөхетдинов, талантлы баянчы Айнур Муратов чыгыш ясаячак. Институтта беренче курслар көненә әзерләнәбез. “Йолдызлар фабрикасы” проекты буенча эшне башларга телим. Татарстан районнарына, Теләчемә кайтасым килә. Ул — әти-әниемнең туган ягы. Нигездә әтинең туганнары яши.

 

Чыганак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: