"Ватанга тугры җегет кем ул?": Александр Новиков
"Ватанга тугры җегет кем ул?" конкурсының катнашучылары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Тиздән безнең сайтта онлайн-тавыш бирү башланачак. Җиңүче 22 февраль көнне, җыелган тавышлар санына карап билгеләнеләчәк.
Александр Новиков
Мин тумышым белән Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан. Армиядә 2012-2013 елларда Радиацион, химик һәм биологик саклану гаскәрләрендә хезмәт иттем. Минем хәрби хезмәтем Екатеринбург шәһәрендә башланып китте, шуннан соң безне Оренбург өлкәсенә күчерделәр. 4 айдан соң кабат Екатеринбург шәһәренә әйләнеп кайттык.
Кыш көне полевой выходка чыгардылар. Шулай бервакыт, учениялар уздырыр өчен урын әзерләргә дип, лейтенант Чернов белән бергә киттек. Бераз баргач лейтенат: “Машина алдыннан нәрсәдер чаба”,- дип әйтеп куйды. Безгә шул гына җитмәгән, машинаны туктаттык та, җәнлек артыннан икәүләшеп чаба башладык. Чернов уң эздән, мин сул эздән. Куып җиттек кенә дигәндә, кечкенә җәнлегебез кар астына кереп тә китте, күздән дә юк булды. Җәнлекне табарга кирәк бит, карны актара башладык. Шулай тырышып актара торгач, тоттык без моны. Бу җәнлек “крошечная бурозубка” булып чыкты. Фотога төшердек тә, кечкенә җәнлегебезне иреккә җибәрдек.
Армия сафларында кызыклы хәлләр булгалап тора иде инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев