Туганайлар

Унҗиде кешеле Талкышта

Соңгы вакытларда кайсы авыл турында гына яза башласаң да, “заманында гөрләп тора иде” дигән сүзне ишетәсең. Питрәч районының нибары унҗиде кешелек Талкыш авылында да әле кайчан гына сыер, тана, сарык, дуңгыз, хәтта куян фермаларына кадәр булган. Без очрашкан хатыннарның да күбесе фермада эшләгән

Талкышны Мишә елгасы үз куенына алып, ярымутрау хасил иткән. Мишәнең икенче ягында – болынлыклар. Чүкәй, Шәтке һәм тагын әллә нинди атамалары булган ул болыннар тирә-якны печән белән тәэмин итеп торган

Юл салынып бетә язган

Берничә ел элек авылга таш юл салганнар. Ябылган клуб та юл төзелеше проектына кертелгәнлектән, түбән очка төшеп җитәрәк таш юл кырт борылып уңга, читтәрәк торган ташландык клубка таба сузыла. Урамның аскы очында юлның әллә 70, әллә 100 метрлабы гына онытылып кала. Тыкрыктагы клубның 1915 елны ябылганын, ташландык икәнен һәм ул юлдан беркемнең дә йөрмәячәген юл төзелеше өчен җаваплы кешеләрнең берсе генә дә уйларга теләмәгән дигән фикер кала. Күрәсең, авылның юаш халкына ярамаган тагын дигәнрәк фикердән торып эш ителгән. Әле ярый, Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов “юл салынып бетәчәк” дип, авыл кешеләрен өметләндергән. Җирлек җитәкчелеге тырышлыгы белән, узган елны урамдагы электр баганаларына ут көйләнгән. Әле без килер алдыннан гына, үзара салым акчасына, бер тыкрыкны басып киткән агач-куакларны чистартып, урамнан читкә эттереп куйганнар.

Шул тыкрыкта такталары череп беткән иске чачауниклары тора. Аңа эленгән бистәр, яулыклар шактый ишле күренә. Ул тыкрыкның урамга тоташкан турысында агачтан затлы итеп ясалган биек кач урнаштырылган. Анысын Казанда яшәүче авылдашалары Олег Чувашов ясаткан. Янсуар зиратына часовня төзеткән Сергей Смирновның да башта аны үз туган авылы Талкышта җиткезү уе булган. Янсуарныкы дигәч тә, ул  зират өч авыл өчен дә: Янсуар, Талкыш һәм Тегермән тавы. Зират Талкыштан дүрт чакрым ераклыкта. “Бу таш клуб элекке агачы нигезендә салынды. Клуб урынында элек авыл зираты булган дип ишеткән бар”, – дип сөйләп утырды түтиләр. 

Авылның узганы һәм бүгенгесе

86 яшен тутырган Мария түти Любова үз әтисенең әнисе Кәткә әби сөйләгәннәрне дә исенә төшереп алды: “Сүс талкыганда талкышы күп булгач, авылны да Талкыш дип атаганнар, ди иде әби. Талкыш ул сүснең бернәрсәгә ярамый торган чүп-чары, калдыгы була”.

Аның сүзен дәвам итеп, Зоя Егорова үз әтисеннән ишетүе буенча, авылның XVI гасырда барлыкка килгәнен, элгәре Талкышта ике лавка, миссионер Гурий ачкан мәктәп эшләгәнен сөйләде. Ике чакрым ераклыкта элек Чапай дигән рус авылы урнашкан, сугышка кадәр анда 300ләп кеше яшәгән, бөтенесенең дә велосипеды булган. “Мин белгәндә берничә өй бар иде. 5-6 гаилә Талкышка төшеп утырган. Кайсы үлеп беткән, кемнәрдер Чиләбе өлкәсенә киткән. Биредә алпавыт утарлары булган. Мишә елгасының икенче ягында, элекке үләт базы янындагы таш нигезләр шул алпавытлардан калган булырга тиеш. Авылдан өч чакрымлар ераклыктагы Әби урманын да алпавыт исеме белән бәйлиләр”. Чапайдан күченеп, соңгы көннәренә кадәр Талкышта яшәгән, татарча сөйләшкән картлы-карчыклы русларның өйләрен дә күрсәтеп киттеләр урам әйләнгәндә.

Әллә халкы бертуганнардай тату булганга, кешене үзенә тарту көче бар, ахры, Талкышның. Югары очта, урам башында ук, шушы тирәдә юл төзелешендә эшләгән берәү берьюлы ике йорт җиткезеп куйган. Түбән очка барышлый үз авылдашлары Алевтина Николаевнаның заманча йорты күренә. Ире белән Төмән ягыннан кайтып, узган ел төзегәннәр. Быел яши башлаганнар. Йорт аралаш ташландык хуҗалыклар да күзгә  чалына. 7 йортка дачниклар кайтып йөри, кыш көне кичләрен 13 йортта ут яна икән.

“2014 елда туган нигездәге өйне яңарттым. 46 ел шәһәрдә яшәсәм дә, барыбер, авылга кайтып китәм дип йөрдем. Казанга барып ике-өч көн торсам, башым кайный башлый. Анда кирәкмәс проблема күп, авылда тыныч, рәхәт. План буенча, ун йорт салырга тиешләр авылда. Читтән килеп йорт төзергә теләүчеләр арасында татарлар да, руслар да бар. Миңа каршы йортны да килеп карадылар. Буш йортларны алсыннар, яңасын салсыннар. Талкышның яшәве, киләчәге бит ул”, – ди Зоя Егорова. Казандагы төзелеш оешмаларының берсендә кадрлар бүлеге начальнигы вазифасыннан пенсиягә чыккан Зоя Гурьевна авылга кайтып, әтисе белән мамасы яшәгән, үзләре үскән йортны өр-яңадан үзгәрткән. Уты-суы, газы кергән, туалетына, ваннасына кадәр булган йортка тоташкан ачык киң веранда, каршыда – табигый ташлардан өелгән бик зур җәйге беседка, бакчаның уң ягыннан Мишәгә кадәр тигез рәт булып сузылган җиләк-җимеш агачлары, елга яклап тезелгән яшь  наратлар. Кинолардагы затлы йортларың бер читтә торсын...

Талкыш халкы терлек асрап мәшәкатьләнми, аның өчен хуҗалыкта ныклы ир-ат кулы кирәк. Ә авылда яшәүчеләрнең күбесе алтмышның өске ягында.  Талкышның үзендә кибет булмагач, һәр атнаның сишәмбесендә Питрәчтән автолавка килгәнен көтеп торалар. Чәршәмбедә Татар казысыннан сөт, каймак китерәләр. Валялар өендә чәй янында сөйләшеп утырган җирдән, барысы да дәррәү торып, сөтчеләр янына чыгып китте.   Пәнҗешәмбе көнне зур машина килеп, көнкүреш калдыгын төяп китә.

Корман боткасы җыя

Талкыш  керәшеннәре үз ата-аналарыннан калган гадәтләрне, йолаларны да сакларга тырышалар. Без кергән йортларда тәре алды бар, аларның аллы-гөлле чигешле тәре алъяпкычлары күз явын алырлык.

Үз әниләреннән, әбиләреннән калган чын керәшен күлмәкләрен дә кадерле ядкарь итеп сандыкларында саклыйлар. Мәсәлән, Зояда әнисе Начтуктан калган биш керәшен күлмәге саклана. Узган гасырның илленче елларына кадәр сатин тукымадан кул белән   тегелгән алар.

Җәй аенда авылның элгәредән калган бер йоласын үтиләр. Һәр елны июль аеның беренче атнакөнендә корман боткасы талкышлыларны үзенә җыя. Шәһәрдә яшиләрме, Питрәчтә яки башка төбәктәме – барысы да кайтырга тырыша. Ул көнне иртүк ярма, күкәй, май, җиләк-җимеш – кемнең нәрсәсе бар шуны корман боткасы пешереләчәк урынга илтәләр. Ә ул урынны һәркем белә – Чапай чишмәсе турысында, Мишә елгасының бу як ярында. Зур казанда ботка пешә, самоварда  чәй кайный, табын әзерләнелә. Килә алмаган кешеләрнең өйләренә корман боткасы илтәләр. Быел да мотоциклга утырып, ботка өләшкәннәр. Корман боткасыннан артып калган ярмаларны Рус казысындагы чиркәүгә илтү дә матур бер гадәткә әйләнгән биредә.

 

Һәвәскәр бакчачылары бар

Талкышлыларның һәвәскәр бакачылары да бар. Ул – Чита өлкәсендә туып, гомере читтә үткән Людмила. Әтисе Николай шушы авыл егете. Талкышка алар Людмила бишенче класста укыганда күченеп кайталар.  Ата-ана сүзе закон булган чор. Авылдагы әти-әнисе Николайга да авылга кайтырга кушкан. Людмила үз яшьтәшләре белән биш чакрым ераклыктагы Янсуарга йөреп укый. Мәктәпне тәмамлагач – Казанга, аннары Ленинградка китә. Трамвай йөртүче булып эшли. Соңыннан алар 20 еллап Марий-Эл якларында үз йортлары белән яшиләр, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Әтисенең туган авылына кайтып төпләнүенә ун елдан артык. Ире, белорус егете Владимир белән бергәләп 57 сутый бакча ясаганнар, анда 40 төпләп җиләк-җимеш агачы үсә. Людмила үзе орлыктан алмагач, груша кебек агач һәм җимеш куаклары үстерә. Бер ел үскәннән соң, аларны ялгый. Ике-өч еллык үсентеләрне сата. Балтач, Арча кебек тирә-як районнардан алдан ук язылып, әзер үсентеләрне кулына да тигезми алып бетерәләр. Ул үстергән зелпе (жимолость), чәнечкесез крыжовник, кара карлыган үсентеләрен  сораучылар шактый.

Людмила бакчачыларның бигрәк тә “Московская грушевка”, “Серебряные копытце”, “Юнга”, “Штрифель”, “Северный синап” сортлы алмагач үсентеләрен яратып алуларын сөйләде.

Кызыксынуыбызга җавап итеп, базардан агач үсентесе алганда үзеңә кайсы сорт кирәген әйтмичә, сатуда аларның кайсылары булуын сорарга киңәш итте ул. Җиләк-җимеш агачлары өч-дүрт елдан соң гына уңыш бирә башлый. Шуңа да табыш артыннан гына куучы кайбер сатучылар дөресен әйтмәскә дә мөмкиннәр. Гадәттә, алмагачның алмалары иртә һәм соң өлгерә торган сортлыларын сайлап алып утыртасың. Ә берничә елдан барысының да бер үк вакытта һәм сортын да аерып булмый торган алмалар бирүен күреп, исләрең китә. Җиләк-җимеш аагчлары үстерү буенча ачы тәҗрибәсе булган кешеләргә Людмила Николаевнаның киңәше ярап куяр... Газета укучылардан кемнең дә булса орлыктан җиләк-җимеш үсентеләре үстерү буенча киңәш-табыш итәсе килсә, Людмила Николаевнаның телефон номеры – редакциядә.  

 

Фирая МОРАТОВА.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: