Туганайлар

Ун бертуганның иң бәләкәе

Эшле көннәре Түбән Кама шәһәрендә үтсә дә, үзләре туган авыллары Балчыклыда яшәүче керәшеннәр арасында Валерий Маркелов та бар

Валерийлар йорты дип тукталган идек, ул аларның төп нигезләре булып чыкты. Әниләре Аня түти туксанын тутырып бер ел элек дөнья куйган, ә әтиләре Павел дәдәйнең киткәненә егерме бер ел икән инде. Туган нигездә Валерийның бертуган дәдәе Павел яшәп ята. Валерийның үз өе шул төп йортның бәрәңге бакчасында. Ә капкасы – күпергә төшә торган юлга борылып берничә метр үтүгә үк.

Бәрәңге бакчасы – Маркеловлар гаиләсендәге ун баланың тәпи йөри башлауга ук эшләп үскән урыны. Малай-шалай бәрәңге чүбен утыйсы урында уйнарга чыгып качмасын дип,  яннарында бабалары Җәкәү карап-күзәтеп кенә тора. Аның кулындагы таягына күз салып алгач, малайларның берсенең дә урамга таю теләге калмый. Бабай кушкан икән, бәрәңге төбенә дә өясең, чиләгеңне көчкә өстери-өстери, бәрәңге дә чүплисең. Чиләк күтәрерлек яшькә җитүгә үк, үзенең дә очы-кырые күренмәгән бакчада дәдәйләре белән бергә эшләвен искә төшереп утырды Валерий.

Маркеловлар ун бала дидек. Зинаида, Федор, Борис, Михаил, Зоя,  Вера,  Павел, Аня, Анатолий һәм төпчекләре Валерий... Ул да илленең өске ягына чыккан инде.

Олы туталары, лаеклы ялга киткәнче “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятендә эшләгән җитмеш яшьлек Зинаида хәзерге вакытта ире белән Балчыклыда гомер кичерәләр. Гаиләдәге икенче бала, олы тутасыннан өч яшькә бәләкәйрәк Федор да шул ук акционерлык җәмгыятендәге цехларның берсендә начальник булган. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре, майор званиесендә отставкага киткән бертуганнары Борисның дөньядан китүенә – ун ел. Федор, Борис һәм Анатолий шикелле үк, Байгол авылында йорт җиткезгән Михаил гомере буе  “Нижнекамскнефтехим”да ташчы булган. Аппаратчы һөнәрен үзләштергән Зояның да хезмәт гомере туганнары эшләгән предприятиедә үткән. Зояның ире – “Мунча ташы” артисты, “теща”сы Аня түтине һәм Павел дәдәйне дөнья бәясе кешеләр иде дип, олы хөрмәт белән сөйләүче Рөстәм Рәхманкул. Төзелештә шуткатур-маляр булып эшләгән Вера да, Зоялар кебек үк, шәһәрдә гомер итә. Кызларның иң бәләкәе, 1966 елгы Аня – сатучы. Ул да Түбән Камада яши.Токарь Павел турында алдарак телгә алган идек.

“Нижнекамскнефтехим” карамагындагы автотранспорт идарәсе директоры булган Анатолий  –  Балчыклы чиркәвенә бик нык ярдәм иткән кеше. Балчыклылар аның турында “чиркәү настоятеле өчен йортны да тулысынча ул салдыртты; чиркәү ишегалдын койма белән уратып алдыртты; безнең якка ят булган әллә никадәр агач-куак утырттырды”, – дип рәхмәт хисләре белән сөйлиләр.   

Моннан берничә ел элек Балчыклы бөясен тәртипкә китерүчеләр дә – Анатолий һәм Валерий Маркеловлар. Махсус трактор ярдәмендә, алар бөя төбен 4-5 метр тирәнлектә чистарта алганнар.

Валерий үзе эшмәкәрлек – йортларга су һәм җылылык торбалары уздыру белән шөгыльләнә. Кызы Анна да әтисе янында, ул исәп-хисап эшен тулысынча алып бара. Улы Юрий, таможня эше белгечлеге буенча, Казан федераль университетын әле быел гына тәмамлаган. Валерийның хатыны Марина Юрьевна – Чистай ягы кызы, рус милләтеннән. Түбән Камадагы балалар бакчаларының берсендә мөдир булып эшли.

 – Йортны 2004 елда сала башлаган идек. Башта төзүчеләр ялладык. Булдыра алмаганнарын күргәч, алар белән саубуллашырга туры килде. Үземнең Михаил дәдәй ташчы, ул булышты. Ун ел дигәндә йортны җиткезеп бетердем. Үз кулларың белән төзегәч, озаккарак сузыла, – дип сөйләде Валерий Павлович.

Гадәттә, күпчелек кеше яшь чагында шәһәрдә рәхәтләнеп яшим әле, пенсиягә чыккач, авылда йорт салырмын, дип уйлый. Ә ул вакытка аның көч-куәте калырмы-юкмы, анысын уйламый. Балчыклы егете, эшмәкәр Валерий Маркелов та әнә, ныклы чакта йорт-җир җиткезгәненә шатлана. Бабасы, балта остасы Яков Маркелович шикелле үк, Валерийның да такта эшенә кулы ятып тора. Түбә кәрнизе агачындагы бизәкләрне  кисеп-уеп ясау өчен генә дә аның күпме вакыты киткәндер. Аның каравы, ерактан ук игътибарны үзенә тартып, балкып утыра.

Җәйге эсселектә салкынча бер рәхәтлек биреп, бакча уртасында, яшел чирәмлекне дым белән туендырып, автомат сугаргыч эшләп тора. Көяз агачлар, нәфис чәчкәләр... Түгәрәк бассейн тирәнлегеннән зәңгәрсу төстә тоелган суда кояш нурлары уйный... Биек койманың теге ягында Балчыклыдан алты авылга (Келәтле, Ключ Труда, “Кызыл юл” лесхозы, Шәңгәлче, Кушай, Ташлык) илтә торган олы юл да күренми, аның шау-шуы да ишетелми. Бу хозурлык, бертуктамый төзелә торган зур-зур заводларның  Балчыклы авылына килеп терәлә язган биек торбаларын да оныттыргандай була...

Фотода: Валерий Маркелов

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: