Туганайлар

Тырлауда аткан таң, яки Атна буена сузылган Питрау ни белән тәмамланды?

«Ай-һай, тихо гуляй, мой милай…» Шулай дип җырлаган була үзләре, тик керәшеннәрнең «җөреш»ләре «тихо» уза, дияргә һич тел әйләнми бит әле монда. Мамадыш районының Җөри авылында узган Питраудан соң –бигрәк тә

Бер бәйләм чәчәк

Бездә халык рәхәт яшәгән һәм яши, дип кем әйтмәс? Сабан эшләрен, ягъни чәчүне тәмам иткәч, олысы да, кечесе дә кыр бәйрәме – Сабан туена җыела. Җыела һәм арыганчы ял итә. Көннәр үтеп, җәй уртасы җитүгә, олы вә җаваплы эшләр – игеннәрне урып-җыю алдыннан ни була дисезме? Питрау, билгеле. Табигатьнең үзгәреш чоры башлануы, аны олылау һәм аңа мәдхия җырлау бәйрәме генә түгел ул, ял белән эшне чиратлаштыру алымы да. Быел урып-җыю эшләре Питраудан күпкә алдан башланса да, бу һич кенә дә халыкка ял итәргә комачауламады.

Ике бәйрәмне янәшә куеп, аларны чагыштырырга, берсенә берсе охшап беттеләр, дип сүз куертырга теләүдән түгел. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләрен хуплап, бүген дини бәйрәмнәрнең дә заман белән яхшы бәйләнештә булуын, кайсын алсаң да, халыкларны бер аланга җыеп берләштерүен искәртәсе килде.

– Питрау – җыр, моң, табигать, татулык һәм дуслык бәйрәме. Петр һәм Павел апостоллар хөрмәтенә уздырылучы дини чарадан ул чын мәгънәсендә заманча бәйрәмгә әйләнде. Питрау яшь буында телләргә һәм мәдәниятләргә карата хөрмәт һәм горурлык хисе уятырга ярдәм итә, күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калуга үз өлешен кертә, милли мәсьәләләргә, тел һәм традицияләргә бәйле проблемаларга йөз тотарга өнди. Үзенчәлекле колориты, дәрте белән аерылып торучы Питрау быел күңелле узып, һәрберебезнең хәтерендә саклансын иде, – дип сәламләде Анатолий Иванов.

Республикада яшәүче халыкларның мәдәни, рухи-әхлакый мирасының кабатланмас булуы һәм бүгенгә кадәр саклануы турында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да әйтте:

– Ел саен бездә татар, рус, мари, мордва, удмурт, чуаш мәдәнияте бәйрәмнәре уза. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бәйрәмнәр аеруча игътибар үзәгендә. Мондый бәйрәмнәр аша бездә яшәүче халыкларның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре сакланып калуы белән без чын күңелдән горурланабыз, – диде ул.

Питрау – чәчкәләр бәйрәме. Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башлыгы Иван Егоров бәйрәмне шулай сыйфатлады:

– Биредә үскән һәр чәчәкнең үз исе, төсе, матурлыгы, үз көче бар. Барысын бергә җыйсаң, үзенчәлекле, матур, хуш исле чәчәк бәйләме булачак. Без, керәшеннәр, шушы чәчәк бәйләменең бер чәчкәсе. Татарстанның милли йөзен тагын да баетып яшибез, – диде ул.

Мунча һәм йөрәк кайнарлыгы

Питрауның ачылышын, рәсми өлешен күреп һәм тыңлап рухланганнан соң, үз «даруга»сы белән сузылган Тырлау аланы буйлап «җөреш»не башладык. Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хазинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» мәйданнары эшләячәк, дип вәгъдә иткәннәр иде. Барыннан элек керәшеннәрнең ишегалдына рәхим иттек. Шактый гына зур мәйданда төрле районнардан килгән кардәшләр үз байлыкларын, керәшен йортының үзенчәлекләрен күрсәтүче күргәзмә-ишегаллары әзерләгән. Кайсына кермә, барысы да күңел киңлекләре турында сөйли һәм шуны ук раслый да. Ишегалды саен йөрсәң, Мамадыш райпосы кибетләренә якын да барасы түгел: чәе дә, сые да әзер. Теләгән кешегә – мунчасына кадәр ягылган. «Бераз караңгылансын инде, юынып та чыгарсыз», – дип көлә шул мунчага дәшүче ханым. Шул рәвешле эчкерсез булуларын күрсәтергә телиләр икән.

Ишегалларыннан ерак китәсе түгел, шунда ук бәйрәм тәкыясы үрү серләренә өйрәтәләр. Иң күп халык җыелган урыннарның берсе иде ул. Юк, өйрәнү өчен түгел, әзерләре белән фотосурәт ясау максатыннан йөри иде ханым һәм туташлар. Без исә өйрәтүләрен сорадык. «Тәкыя үрү өчен, безгә Питрау чәчәкләре кирәк. Нәкъ менә алар чәчкәләргә хас барлык файдалы үзлекләргә бай була», – дип сөйли Луиза Иванова. Тәкыя үрү өчен, ким дигәндә, 12 төрле чәчәк кирәк икән. Аның һәркайсы билгеле бер сыйфатны белдерә, ди Луиза. «Мәсәлән, мәк чәчәге – кайгы, ромашка – сафлык, ягымлылык билгесе. Элек-электән кызлар күңелләрендә булганын тәкыяларына күчергән». Остаханә бара торган урында чәчкәләрнең ниндие генә юк иде. «Тәкәнеш якларының чиста, киң болыннарыннан үзем җыйдым аларны», – ди ул.

Чираттагы тукталышыбыз – «Димче почмагы»ннан да сөенеп чыгып киттем. Ник дигәндә, бирегә килеп, кавышып, гаилә корып, матур тормыш кичерүчеләр бүген дә бар икән. Исем һәм телефон номерын язып калдыру өчен махсус такталары бар. Без килгәндә, «Егетләр» язуы астында 10лап исем булса, кызлар танышырга ашыкмый иде әле, «N, 28 яшь» язуыннан ары башкасы күренмәде. «Егетләргә туташларны ничек җиткерерсез инде?» – дим, кавыштыру мәйданында торучы Марат абый Баязитовка. «Кара әле, башка елларда киресенчә була иде ул, үзем дә аптырадым», – ди ул да. «Димче почмагы»н Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин читләтеп үтмәгән. Кулын тотып, бозым-фәлән юкмы, дип, тикшереп тә караганнар үзен.

«Чибәрләрнең чибәре шул Марья, Лина, Натуша…»

«Димче Гөрпи почмагы»нда кызлар таба алмагач, «Керәшен чибәре» бәйгесе уза торган мәйданга киттек. XXII тапкыр уздырылды ул быел. Төп бүләк – «Керәшен чибәре» таҗы өчен тугыз кыз көч сынашты. Чибәрлектә генә түгел, билгеле. Йолаларны, телне, мәдәниятне белү дәрәҗәсен дә тикшерделәр, җырлатып, биетеп тә алдылар. Сәхнәдә бар да уңган, тормышта кызлар нинди микән, дип, яннарына бардым. Заманча керәшен кызларының нинди үзенчәлекләре бар икән, соравым да шул турыда иде.

– Алар тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур, саф булырга тиеш. Пешерү, бәйләү, тегү, чигү, җырлау, бию – барысын да булдыра чын керәшен кызлары. Ә «Керәшен чибәре» таҗын кисә, ул аны күңеленә дә кия, – диде Мамадыш районы кызы Анастасия Шумитова.

– Без бүген дә, нәкъ элеккегечә, бәйрәм саен дус-туганнар белән җыелышабыз, гөрләтеп күңел ачабыз. Керәшен кызлары әби-бабаларыннан калган һәр җоланы, һәр җырны күңеленә сеңдереп үсә. Без аеруча әбиләребездән үрнәк алабыз, чөнки нәкъ менә алар безне җырларга да, пешерергә дә, күңел ачарга да, кул эшләренә дә өйрәтә. Керәшен кызы шуларның берсен генә булса да белмәсә, аның өчен, иң беренче чиратта, әбисе кызара, – дип өстәде Кайбыч кызы Марина Тараканова.

Матурлык һәм милли традицияләргә бәйле башка бәйгеләрне дә күзәтеп баргач, чагыштырырлыгы да булды. «Керәшен чибәре»ндә катнашучыларның татар телендә иркен һәм рәхәт сөйләшүләренә, гадилекне сөюләренә игътибар иттем.

Ә җиңүче таҗы бу юлы Сарманның Ләке авылыннан Лиана Антоновага эләкте. Лиана шулай ук «Иң яхшы җырчы» номинациясендә дә җиңү яулады. Бүген ул Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

– Кызлар арасыннан иң лаеклысын сайлау бик авыр булды. Быел алар барысы да бик яхшы әзерләнгән, бәйгенең сыйфаты, чыннан да, яхшыра. Җырга да оста алар, биюгә дә, күргәнегезчә, йолаларны да әйбәт беләләр. Чын керәшен кызлары! – диде 2019 елның «Керәшен чибәре», жюри әгъзасы Алиса Исакова

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр

«Иң яхшы биюче» – Оксана Фёдорова, Мамадыш;
«Иң сөйкемле» – Анастасия Шумитова, Мамадыш;
«Йолаларны яхшы белүче» – Маргарита Петрова, Питрәч;
«Иң җор телле» – Алёна Евдокимова, Мамадыш;
«Этник костюм белгече» – Ангелина Кузьмина, Зәй;
«Иң оста пешерүче» – Аида Сахарова, Питрәч;
«Иң оста чигүче» – Марина Тараканова, Кайбыч;
Мамадыш районының «Керәшен чибәре» – Алена Евдокимова.

Таң вакыты

Питрау моның белән генә тәмамланмады. Хәер, иртәнге өчтә көрәш карап утыручылар өчен ул мәңге тәмамланмас төсле тоелгандыр. Көрәш кенә түгел, башка уеннар да таң атканчы барды. Урта яшьтәге бер апаң, мәсәлән, авыр гына герне бауга асып, шул бауны теш арасына кыстырып, мәйданны шактый әйләнде. Ару да юк, талу да. Янә көрәшкә кайтсак, чык төшә башлагач, ялан үләндә бил алышты егетләр. Тәкәне исә 100 килограммнан югары авырлыкта көрәшүче Радик Сәлахов алып кайтып китте һәм зурлар арасында абсолют батыр исеменә лаек булды.

Үсмерләр арасындагы абсолют батыр – Рафаэль Билданов. Тәкәнең икенчесен ул алды. Алды, дип, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән килгән егет тәкәне Мамадышта гына калдырырга булды. Төп бүләкнең мәйданда утырып калуы гадәткә кереп китмәсә ярый инде…

Җиңүчеләр:

100 килограммнан югарырак авырлыкта – Радик Сәлахов;
100 килограммга кадәр – Эльдар Хәмитов;
90 килограммга кадәр – Илнар Галимов;
80 килограммга кадәр – Ренас Кәлимуллин;
70 килограммга кадәр – Ислам Фәләхов;
60 килограммга кадәр – Раббани Нургалиев.

Һәр авырлыктагы җиңүчегә акчалата бүләк әзерләнгән иде. I урынга – 100, II урынга – 50, III урынга – 30 һәм IV урынга  20 мең сум акча бирелде.

Лилия Гыймазова? "Ватаным Татарстан"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: