Туганайлар

Татьяна Ефремова: Әтием - миңа үрнәк!

Яшь җырчы өчен әтисе үрнәк һәм иң тугры фанаты булып тора икән

Бәйрәм көне уңаеннан, "Керәшен чибәре-2016" Татьяна Ефремова үзенең инстаграмына әтисе турында пост язып элде. Яшь җырчы өчен әтисе үрнәк һәм иң тугры фанаты булып тора икән.

"Күптән инде әтием турында пост язасым килеп йөрдем. Күп кенә психологих китаплар, видео-лекциялар тыңлагач, әти-әтиемнең миңа дөрес тәрбия биргәннәренә инандым. Бигрәк тә  гаиләдә әти кешенең балага карата карашы, кешенең киләчәктә шәхес буларак формалашуының нигезе булып тора. Янәшәмдә әтием булганда мин һәрвакыт тыныч. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында миңа ярдәм кулын суза.

Әтием иҗатымның иң тугры фанаты. Ул һәр кич саен минем җырларымны тыңлый, клипларымны карый. Бер генә чыгышымны да калдырмый диярлек. Минем өчен нәкъ менә Әтием чын ир-ат эталоны булып тора." - дип язган Таня.

 

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: