Туганайлар

Сәйтәкне гөрләтүче Ясминур

Менделеевск ягына баргач, юл уңаендагы Сәйтәккә дә сугылдык. Башлыча өлкән яшьтәгеләр генә гомер итә торган бу керәшен авылының үз музее, үз ансамбле бар. Аларны оештыручы – мәдәният хезмәткәре, авыл клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина

Сәйтәк клубында урнашкан музей бүлмәсе үзенең экспонатлары күп булуы белән сокландырды. 2017 елда гына ачылган музейда инде 100гә якын экспонат җыелган. Аларның иң борынгысы – XVIII гасырдагы керәшен күлмәге. Авыл халкы көнкүрешендә кайчандыр алыштыргысыз булып та, бу заман өчен яраксызга әйләнгән эш коралларын, савыт-саба һәм башка кирәк-яракны күрергә була монда. Кемдер, хәтта, элекке чордан сакланып калган төреп тарта торган тәмәкегә кадәр китереп биргән.

2018 елны 150 мең сумлык грант откач, музей бүлмәсенә стендлар ясатып, шкафлар алып җибәргәннәр. “Әфганчыларга багышланган махсус почмак та ясап куйдык. Сәйтәктән Әфганстандагы сугышта унбер кеше катнашкан (икесе арада ю инде). Аларны клубка очрашуга чакыргач, “моңа кадәр бер кешенең дә искә алганы юк иде” дип, рәхмәтләрен әйттеләр”, – дип сөйләп торды Ясминур.

Элегрәк, әле авылда эш көчендәгеләр дә, яшьләр дә булган вакытта, Сәйтәкнең престол бәйрәме Питрау зурлап уздырылган. Онытылган ул матур традицияне халыкка кабат кайтару өчен дә Ясминур зур тырышлык куйган. 2015 елдан башлап, Сәйтәкнең Питрау бәйрәме үз көнендә, нәкъ 12 июльдә оештырыла. Сәйтәктә яшәүче 165ләп кеше белән беррәттән, Менделеевск шәһәрендә гомер итүче авылдашлары һәм күрше-тирә авыл халкы да Питрау бәйрәмен сагынып көтеп тора.

Ясминурның оста оештыручы гына түгел, ә максатын тормышка ашырмыйча ярты юлда туктап калмый торган кеше икәнен раслар өчен югарыда китерелгән шушы мисаллар да җитәр иде. Әмма аның әле керәшен халкына хезмәте болар белән генә чикләнми. Ясминур исемле нинди керәшен кызы икән бу, дип уйлап куйдыгызмы? Юк, керәшен түгел, ул – Арча ягындагы татар авылы Кышкар кызы. Кечкенәдән үк сәхнәгә гашыйк була. Шуңа да авыл клубында мөдир булып эшләүче әнисе Үлмәскамал шикелле, үзен мәдәнияткә багышлый. Алабуга культура-агарту училищесының оркестр бүлегендә белем алгач, Бәзәкә авылы мәдәният йортына эшкә билгеләнә. Булачак ире Илгиз белән шунда очрашалар.

Дүрт дистә елга якын гомере мәдәният өлкәсендә үткән Ясминурның. Шуның соңгы җиде елын ул, алда әйтеп үткәнчә, Сәйтәк авылы клубында эшли. Үзләре яши торган Бәзәкә белән Сәйтәк арасындагы биш чакрым араны көн дә үз машинасында үтә.

Көзен бирегә эшкә билгеләнгән Ясминур килгәндә әле авыл клубы урнашкан бина төзелеп тә бетмәгән була. Өч ай эчендә Сәйтәкнең җыр-көйгә оста хатын-кызларын җыеп, 2015 елның январенда “Карендәшләр” ансамбле оештыра ул. Ансамбльгә йөрүче сигез җырчыга сәхнә костюмнары тектерү җаен да таба. Репертуар дип тә баш катырмый, “Карендәшләр”дәге кызлар белән бергәләп, Сәйтәктәге Палый һәм Параска түтиләрдән авылның үз көйләрен өйрәнәләр. Үзешчән коллективларның район күләмендәге концертында катнашып, беренче елны ук лауреат исемен яулыйлар. Хәзерге вакытта “Карендәшләр”гә 15-65 яшьләрдәге үзешчән җырчылар йөри. Араларында лаеклы ялдагы укытучылар, тәрбиячеләр һәм, хәтта, мәктәп укучысына кадәр бар.

“Нинди генә тармакта – мәгариф өлкәсендә яки мәдәнияттә эшләсәм дә, хезмәтем культура-агарту эше белән бәйле иде. Балалар бакчасында музыка җитәкчесе булганда, сабыйларда туган илгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә омтылдым. Ә хәзер кечкенә генә Сәйтәк клубында эшләгәнлектән, керәшеннәрнең гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын ныклап өйрәнәм. Авыл клубында музей булдырырга дигән максатыма да ирештем. Музей бүлмәсен халыкның элекке тормышын, көнкүрешен күзаллау мөмкинлеге бирә торган экспонатлар белән тулыландыруны дәвам итәм. Сәйтәктә яшәгән тыл ветераннарының һәм сугыш чоры балаларының язмышларын өйрәнеп, “Сугыш урлаган балачак” дигән җыентык та чыгардым, – дип үз уңышлары белән таныштыруны дәвам итте Ясминур. – Соңгы вакытта тагын бер бик кирәкле эшкә тотындым: Сәйтәктә туып-үсеп, чит җирләргә киткән, тормышта зур уңышлар яулаган авылдашларны барлыйм. Чөнки үзенең үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Бездән соң килгән буын шуны белеп, аңлап үссен һәм туган җирен, милләтен, үз гадәтләрен, нәсел-ыруын хөрмәт итсен иде. Ә мин хезмәтем белән халкыбызга аз гына булса да ярдәм итә алсам, үземне дөньядагы иң бәхетле кешегә санар идем. Яратып эшләгәнгәме, хезмәтем җан тынычлыгы бирә, иҗатка канатландыра”.

Ясминур Галиевнаның 2020 елның октябреннән Менделеевскийның үзендәге “Туганайлар” керәшен халык фольклор ансамблен җитәкләвен дә әйтим әле. Рульдәге кеше өчен атнага ике мәртәбә ун чакрым юл үтеп, Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге мәдәният йортына, “Туганайлар” репетициясенә йөрүнең һич тә авырлыгы юк кебек. Әлбәттә, читтән карап фикер йөрткәндә... “Туганайлар” ансамбленең хәзерге вакытта 18 үзешчән артисты бар. Күбесе әле эшләп йөрсә дә, барысы да пенсия яшендәгеләр. Аларның узган җәй Сочи шәһәрендә уздырылган фестивальдә катнашулары турында “Туганайлар” газетасында язып чыккан идек инде. Ноябрь аенда фольклор коллективларның Краснодарда онлайн форматта үткәрелгән XXIII Бөтенроссия “Кубанский казачок” фестивалендә “Туганайлар” ансамбле беренче дәрәҗә дипломга лаек булган. Ансамбльнең баянчысы – Ясминурның ире, бар эштә дә ныклы терәге булган Илгиз. Алар, икәүләп, иҗатта янып яшиләр. Өч балаларына биш оныкны карарга ярдәм итү өчен дә вакыт табалар.

“Сәйтәктә эшләгәч, керәшен ансамбльләрен җитәкләгәч, керәшенчә сөйләшергә, бәйрәм үзенчәлекләрен белергә тиешсең инде. Әйтик, пост вакытында авыз җәеп җырлап йөреп булмый. Сәйтәк – бик дини авыл, монда чиркәүне дә халык үз көче белән җиткерде. Авыл уртасында изге чишмәбез дә бар. Халкы гади, киң күңелле булган Сәйтәккә килеп, керәшен авылында үз кеше булып китәрмен, керәшен җырларына, көйләренә гашыйк булырмын дип кем уйлаган?!” 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: