Туганайлар

Шәһәр буш җирдә, кырда төзелмәде

Булачак Түбән Кама шәһәре төзелешенә эшчеләр килгәч, Актүбә авылы зур бер гомуми торакка әйләнә

Булачак Түбән Кама шәһәре төзелешенә эшчеләр килгәч, Актүбә авылы зур бер гомуми торакка әйләнә. Актүбә керәшеннәре килүчеләрне ачык йөз белән каршы алалар. Өйләре кечкенә булса да, күңел киңлеге ишле гаиләләр янына аларны да сыйдыра.

Актүбә басуында биек-биек йортлар калкып чыга башлый. Шәһәр, әкренләп, Актүбәне “йота” бара. Күңелләрендә өермәләр купкан актүбәлеләрнең төрлесе-төрле якка тарала башлый. Күпләре шәһәр квартирларына күченә. Актүбәдә – гаражлар, тулай тораклар салына башлауга, ташчы Вераның әтисе Гаврил, өен  күчерү өчен урын сорап, совхоз конторасына бара. Гомерен авылда уздырган кеше шәһәр йортында яшәргә теләми.

Нәтиҗәдә, 1965 елның май азакларында алар башта – каралты-кураларын, аннары өйләрен буш урынга, басу уртасына күчереп салалар. Бу Гаврил картларның Актүбәдән бөтенләйгә чыгып китүләре була. Аларга тагын берничә кеше иярә.  Һәм шулай итеп, кыр уртасында дүрт өй барлыкка килә: улы белән Анна Емельянова; карчыгы, кызы Вера, оныгы белән Гаврил карт һәм тагын ике керәшен карчыгы.

Суны машина белән китерәләр. Көянтә-чиләк күтәреп, Афанаска да суга баргаларга туры килә аларга. Җитәкчеләр буш кырдагы берничә генә өйле бу авылга исем бирү турында да уйланалар. Шәһәр төзелеше өчен җаваплы булган Рафаил Глянц тәкъдиме белән, авылга иң беренче күчеп утырган Гаврил карт хөрмәтенә, авылга Гавриловка  исеме бирелә. Икенче елны бирегә башка гаиләләр дә күченеп килә башлый. Халык, шул исәптән Гаврил картның кызы, ташчы Вера да Гавриловкадан җәяүләп йөреп, Түбән Кама шәһәрен төзешә... Соңыннан  Гавриловка авылы Олы Афанасның бер урамына әйләнә. 

Гомерләр уза. Актүбәнең шау-гөр килеп торган чакларын хәтерләүче керәшеннәр чын дөньяга күчә бара. Шәһәр кысрыклый торгач, бер генә урамга калган Актүбә үзенең чирәмле урамнарын, олы һәм кече күперләрен, тирән буаларын, басмаларга басып, суда кер чайкаучы чибәр кызларын әле дә сагынамы икән? Федор Исакиев, Иван Потапов кеебк егетләрнең хәрби хезмәткә китәр алдыннан урам иңләп, гармунда уйный-уйный, җырлап йөргән чаклары Актүбәнең хәтерендәме икән? Түбән Кама шәһәре урамнарының да кайчандыр үз җирләре булганы авылның исенә төшәме икән? 

Бу урында бар гомере шәһәрдә – үзенең туган авылы Актүбә ягына карап, аны сагынып үткән Вера Гавриловна Боярованың бер истәлеген китереп үтү урынлы булыр. Җирле газета редакциясенә еш килеп йөрде Вера түти.

Яшь чагында Актүбә авылы басуында (шәһәр төзелгәч, “Кама” кибете урнашкан урын) бодай урганда кош оясына тап була ул. Бодайны ура-ура якынлашуга, оясыннан пырхылдап күтәрелгән кош куркып оча,  канатлары гына Вераның битенә бәрелеп китә. Тора салып, кызның йөрәген әллә нинди ачы бер әрнү сызлатып уза. Кош ерак та очмый алай. “Оямны туздырма”, дигәндәй, баш очында сайрапмы сайрый... Оя тузуның (авыллары таралу) ни икәне үз башыннан үткәч, бу вакыйганы еш искә төшерә Вера. Ул тирәдәге басуны, андагы салкын сулы чишмәне әле дә хәтерлиме икән таш каланың бер урамы гына булып калган Актүбә?

Архивларда саклана торган борынгы документларның “рәсми теле” ничек аңлатадыр, ә менә Актүбә өлкәннәре авылның барлыкка килү мизгелләрен телдән-телгә тапшырып калдырганнар.

Булачак Актүбә авылы урыны урман-сулыклардан торган. Беренче килүчеләр өйләрен елга  буена салганнар. “Елгасы зур булмаса да, күлдән агып чыга иде”, – дип сөйләгәннәр картлар. Чургат (хәзерге Красный Ключ поселогы) пристанена баручылар кояш нурларында ап-ак булып ялтырап утырган салам түбәле өйләрне күреп, ул йортларда яшәүчеләрдән авылның исемен сораганнар. “Актүбә”, – дип җавап биргәннәр, имеш, бу өйләрдәге кешеләр...

Еллар үтә-үтә, авылда йортлар саны арткан, урамнар барлыкка килгән. Керәшеннәр яшәгән башка авыллардагы шикелле үк, кичләрен биредә урамга чыгып утырулар, скрипкада, гармунда уйнаулар гадәти нәрсә булган. Авыл бай булмаса да, яшь-җилкенчәк матур киенергә, күңел ачарга яраткан. Алар чирәмле Олы урамга бәйрәм түгәрәгенә җыелганнар. Актүбә белән янәшәдәге керәшен авылы Чәбия ут күршеләр булып, кыз алып, кыз биреп яшәгәннәр.

1921 елгы ачлык Актүбәнең бик күп гаиләсен кыра. Шәһәргә күчәргә теләмичә, кыр уртасындагы Гавриловка авылына нигез салган Гаврил карт ул чагында әле малайлыктан чыгып килүче үсмер була. Әти-әнисе үлеп, биш энесе белән ятим кала ул. Аларның йортлары алты почмаклы булып, шуның бер ягында ачлар өчен Америка ашханәсе ачалар. Гаврил үзенең ике энесе белән шунда эшли башлый. Өстәвенә, балта остасы буларак, күрше Ильинка, Дмитриевка авылларында бура бурап, тәрәзә рамнары ясап йөри. Шулай итеп,  үзенең дә, биш энесенең дә гомерен саклап кала. Сабантуйларда оста көрәшче, йөгерешче дә була Гаврил.

Актүбәнең яртылаш кына калган урамында  авылның үз керәшеннәре күпме икән?! Булсалар, бәлки кипкән күл урынында Сабантуй оештырылган чакларны хәтерлиләрдер. Ул күлнең иңкүлек булып торган урынын безнең буын да белә әле. Туксанынчы елларда, редакциядәге төшке аш вакытында, Актүбәнең исән урамы башындагы чишмәгә  суга барганда шул иңкүлек аша үтә идек. Кайчандыр аның мул сулы күл булганына, яшьләрнең көймәдә йөргәннәренә һич кенә дә ышанырлык түгел иде. Төзелеш кысрыклый торгач, чәй өчен суы тәмле булган чишмә дә юкка чыкты, ахры. Соңыннан барып эзләп тә таба алмадык.

 Узган гасырның сиксәненче еллары азагында шәһәр янәшәсендәге шул Гавриловка урамы аша узарга туры килде. Көз ае булдымы икән, әллә язмы, анысын хәтерләмим, әмма Гавриловка үзенең язгы-көзге пычракларда ерып йөргесез юлы, кар-яңгыр каралткан коймалары, өйләре  белән истә калды.

Актүбәдә туган, балалык еллары шунда узган Сергей Шадрин шикелле булдыклы  керәшеннәр еллар дәвамында Актүбәнең зиратын карап-төзекләндереп торалар. Анда часовня да салып куйдылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл дә төзеделәр. Бу елларда Актүбә зиратына барып күргәнем юк, әмма ишетүемчә, Актүбәнең генә түгел, Чәбиянең дә чын дөньяга күчкән керәшеннәрен шунда җирлиләр.

Күптәннән инде  Актүбә таш шәһәрнең бер урамы гына булып калды... Ә шулай да Актүбәне сагынучылар, аны төшләрендә күрүчеләр әле хәзер дә бармы икән? Авыл артындагы камышлы күл исәнме икән? Анда язларын киек кошлар кайтамы икән?.. 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: